Туганайлар

Әйдәгез, “тынга барабыз”

Пидәр авылы керәшеннәрендә борынгыдан калган гадәтләр - сихерләү, бозу, күрәзәчелек, җен - пәриләргә, үлгән кешенең җаннарына, теге дөнья барлыгына ышану, элгәре заманнардан ук килеп, әлегә тикле сакланып калган. Нардуган вакытында хатын -кызларның, бер өйдә җыелышып, йөзек - балдак салулары, балдак хуҗасына атап җырлаулары, җыр сүзләренә карап, киләчәкне юраулары, нардуган атнасында...

Кияүгә чыгарга өметләнгән кызлар, берәр нәрсәне ачыкларга теләгән хатыннар, төнлә, берәр кешенең тәрәзә төбенә килеп, яшерен рәвештә, мантра - үзләре дә аңламый торган сүзләр тезмәсен (мисалга - "Ом, Хрим, Крим, Шрим, Намах!") укыйлар. Аны тугыз тапкыр кабатлагач, өйдәге тавышларга колак салып, тыңлап торалар. Бер сүз ишеткәч, башка йорт тәрәзәсенә күчәләр. Анда тагын өй эченнән килгән тавышка колак салалар. Шулай өй саен йөри торгач, тулы бер җөмлә килеп чыга. Югалткан әйбереңне табасыңмы, кияүгә чыгасыңмы, чирләгән булсаң - тереләсеңме - нинди сорауга җавап эзләгән идең - шуңа җавап табыла.

Билгеле, ул чакта өйнең хуҗасы да йоклап ятмый. Хуҗа кеше, алдан укып, кучкарга усак чыралары әзерләп куя. Тәрәзә төбенә килгәннәрен сизсә, ул, шул чыраларын сындырып, тегеләрнең юлына атарга тиеш була. Чыра сындырып атмасаң, өйнең тынычлыгы югала, дип ышаныла. Шуңа күрә "тынга йөрүчеләр" хуҗа чыкканчы качу ягын карый.

Безнең Питер бабай бик шаян кеше иде. "Тынга йөрү"ләр турында миңа күп нәрсә сөйләп калдырды. Бертуган тутасының иптәш кызлары белән әвен базына "тынга бару"ын болайрак сөйләгән иде.

"Әвен базы дип, көлтәләрне киптерү өчен казылган чокырны атыйлар. Көлтәләрне, башакларын аска, саплары белән өскә каратып, чокырдан биегрәк итеп тезеп чыгалар. Әвен базы үзе 2 метр тирәнлектәге 3 метр диаметрлы чокыр ул. Аның төбенә учак ягып, көлтә киптерәләр. Хәзергечә әйтсәк, сушилка инде. Түтиләрнең сөйләшүеннән шуны аңладым: алар бүген төнлә тегермән янындагы әвен базына "тынга" барырга җыеналар. Әвен базындагы юрау - бөтен юраулардан өстен икән... Күлмәгеңне билгә кадәр күтәреп, "бөтен байлыгыңны" әвен базына каратып утырасың. Нәкъ шул чакта, арт ягыңа әвен иясе кагылып узса, шул кыз быел кияү куенына керәчәк, ди...

Сөйләшүләрен ишеткәч, түтиләрне кызык итәргә булдым. Алардан алданрак барып, әвен базы төбенә чумдым. Көтәм. Менә кызлар, килеп җитеп, әвен базының өч ягына да чүгәләп утырдылар. Бераз көттем дә, сак кына, бер иптәш кызының йомшак җиреннән тун итәгенең җонлы ягы белән сыпырып куйдым. Ул, пышылдап кына: " Әвен иясе миңа кагылды", - диде. Утыралар. Әзрәк торгач, икенче иптәш кызының да йомшак җиреннән шул рәвешле итеп, сак кына сыйпап алдым. Ул да, пышылдап кына: "Миңа да кагылды", - дип, куанып хәбәр итте. Үзем белән әтидән калган апайка (казак камчысы) алып килгән идем. Бераз көткәч, шул камчы белән түтинең арт ягына берне сыпырып җибәрүем булды - өч кыз өч якка, җен куркыткандай, торып чаптылар. Шул хәлдән соң, авылда, кызлар әвен иясен бик нык ачуландырганнар икән, дигән сүз таралды. "Әвен иясе"нең кем булуын миннән башка берәү дә белмәде. Шунысы кызык: кызларның өчесе дә шул елны кияүгә чыктылар. Кияүләре дә затлы нәселләрдән иде. Кайчак үзем дә, әллә миннән башка, әвен иясе дә сыпырдымы икән соң кызларның "йомшак җирен", дип әле дә уйланып куям."

Питер бабам сөйләгән кызыкларның берсе менә шул. "Тынга йөрү" - үзе кызык, үзе куркыныч йола булып, күңелгә уелып калган. Хәзер Нардуган вакыты. Кызлар, егетләр, йоклап ятмагыз. "Тынга барып", киләчәгегезне юрагыз.

Василий Васильев

Зәй районы Федоровка авылы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: