Туганайлар

“Әйдә, җырла, иркәм!..”

"Туганайлар"ның ветеран журналисты Мария Мартынова-Насыйбуллинаның гомер бәйрәме уңаеннан

Журналист кешегә әллә кайларга барып, әллә кемнәр белән аралашырга туры килә. Әңгәмәдәшеннән ишеткән язмышлар да төрле — берсе күкләргә күтәрерлек итеп канат бирсә, икенчесе сулардан алып, утка сала. Каләм иясе язма геройларының күңелен, тормышын газета укучыларына җиткерер өчен иң элек әлеге кичерешләрне үз йөрәге аша үткәрә. Мәкалә аша, бер-берсен моңа кадәр күрмәгән, белмәгән кешеләр арасында якынлык җепләре суза. Шулай булмаса, язмалар җилгә очкан сүзләр, аңлау тапмаган җөмләләр генә булып калыр иде. Нәкъ тә шундый өзелмәс җепләр белән карендәшләрне берләштереп, туплап торган ветеран журналистыбыз Мария Мартынова-Насыйбуллина 1 октябрь көнне гомер бәйрәмен каршылый. Коллегабызның түгәрәк датасы газетаның 15 еллык юбилее белән тәңгәл килде. Газетабызның беренче көннәреннән диярлек халкыбызга хезмәт иткән Мария “Туганайлар” битләрендә үтә дә тирән эчтәлекле язмалары белән укучыларыбызны дөреслек, матурлык һәм мәхәббәт дөньясында яшәтте. Бер генә укучыбызны да битараф калдырмаган Мария Михайловна, үзе турында сүз чыкканда, һәрвакыт тыйнак һәм сабыр була белде. Инде күркәм гомер бәйрәме уңаеннан, мәхәббәт тулы йөрәген сагынган укучысына ачып, күп сәламнәр белән, үзе турында да сөйләде.

"Туганайлар"да җырлап яшәдем

28 ел буе яратып эшләгән мәктәбемнән, укытучылар коллективыннан аерылып, "Туганайлар"га килдем. Чөнки тормышымның бер чоры йомгакланганын аңладым. Балалар алдында да матур укытучылар булсын, дисең. Монсы беренчедән. Икенчедән, әгәр син керәшен баласы булып тугансың икән, югары уку йортында ниндидер белемнәр белән кораллангансың икән, шул тәҗрибәңне аз санлы халкың өчен кулланырга тиеш, кебек уйлар туды. Керәшен дөньясында кайнарга тиешле кеше булып та, читтә калганмын кебек, хис иттем үземне.

...Төнлә белән укучыларның дәфтәрләрен тикшергәндә, кылт итеп берәр нәрсә искә төшә дә, адәм танымаслык язулар белән, ашык-пошык шуларны теркәп барам. Ул вакытта газетаның редакторы булган Зинаида Мөхлисова, "И, Мария Михайловна, языгыз инде",- дия иде. Иртән редакциянең шоферы мине гимназиягә барыр юл өстендә көтеп тора. Кулъязмаларымны ул вакытта хәреф җыючы булып эшләүче Ләйлә Харисовага тапшыра. Менә шулай итеп, акрын гына керәшен дөньясына таба атлый башладым.

"Туганайлар"да эшләү дәверендә халкыбызда шулкадәр дә эчкерсез, зур талантлы, яраткан хезмәтенә әҗерен көтми, ихластан эшләүчеләр барлыгына ышандым. Комбайнермы ул, укытучымы, я булмаса галимме - барысы белән дә сокландым. Алар турында "Туганайлар" укучыларына ишеттерәсе, күрсәтәсе килде.

Эшли башлаганда, редакциядә төп коллектив татар кызларыннан тора иде. "Туганайлар"ның кайбер укучылары, "Сезнең анда татарлар эшли бит, алар керәшеннәргә нинди хезмәт күрсәтсен инде",- дип әйтергә яраттылар. Рушания Михайлова, Фәнзилә Солтанова, Гөлфия Шәйхразиева, Ләйлә Харисова, Идая Габдрахмановалар, керәшен дөньясыннан ерак булсалар да, культурабызның эченә кереп китеп, безгә хөрмәт белән, зурлап карыйлар иде. Тарих, иман китапларын актарып, без үзебез дә моңарчы белмәгән нәрсәләрне дөньяга чыгардылар алар. Көчле этнограф Валентина Максимова, галим Геннадий Макаровлар белән танышып, күзгә-күз карап аралашып, халык бит без, дип, очынып яшәдем.

Шулай бер командировкага Ташкирмәнгә барып, Раниф абый Петровларда тукталдык. Яшенләп яңгыр ява, ә без икенче этажда аның шундый да кызыклы нәрсәләр сөйләвен тыңлап утырабыз... Аннан соң, "Безнең халык шундый бит инде ул"-, дип, төне буе уйланулар... Хәзер, инде эштән киткәч тә, искә төшеп, йөрәгем кысып куя.

Владимир авылында Георгий Ибушевның йортында булып, аның үзе үстергән алмагачларын сыйпый-сыйпый, алмаларын күлмәк итәкләренә җыя-җыя бакчасында сыйлану беркайчан да онытылмас. Дөресен чатнатып әйтә алучы, нәрсә булыр икән, дип, икеләнеп тормыйча, талантын халыкка бирергә тырышып йөрүчеләрне күрүем, алар белән аралашуым белән, алар турында, булдыра алганча, гәҗиткә дә язмалар бирә алуым белән, гомеремнең икенче чоры шулкадәр дә матур, бәхетле мизгелләр белән истә кала. Җырлап яшәгәнмен икән, дип уйлыйм.

 

Көзләрдә дә язлар кабатлана

Былтыр сентябрь аенда ырулар, тарих турында үзлегеннән өйрәнүче, Федоровка авылында фермер булып эшләүче Василий Васильевтан интервью алырга туры килде. Ул вакытта аның хатынын югалтуына бер ел булган икән. Моңа кадәр кырысрак кына кеше буларак белгән әлеге ир-атның күзләрендә бераз югалып калу да, тирән моң да, дөньямны аңлый торган караш та, тулып ташыган күңел дәрьясы да күрдем. Андый чакта, карале, бу кеше белән җаннарыбыз ничек якын икән, дип уйлыйсың. Ул да миңа шулай тартылгандыр, күрәсең. Шулай итеп, тормышымның өченче чоры башланды...

"Фотоаппарат асып егылганчы йөрерсең микәнни. Үзең турында да уйла. Яшьләргә дә юл бирергә кирәк",- дип әйтә башлады Василий. Чыннан да, бу чорда "Туганайлар"да шулкадәр көчле яшь кызлар эшли башлады. Газетаның йөзе үзгәрде, матурайды, баеды. Чаллыдан Казанга күчкәндә, без, өлкәннәр, "Туганайлар"ның киләчәге өчен бик борчылган идек. Зур күтәрелеш булды бу.

Тирә-яктан таулар белән әйләндереп алынган, гаҗәеп матур Федоровка авылына кунакка кайткач, шундый мөлдерәп торган күңелле кеше, иңне-иңгә куеп, калган гомерне бергә атлыйк дигәч, каршы килә алмадым... Яшьлектә сыңар канат белән дә кайгыларны җиңеп була ул, чөнки яшьлек үзе ярдәм итә. Ә картлыкта сыңар канат белән атлау бик авыр икәнен яхшы аңлыйм. Балаларым исән-саулар, мөстәкыйльләр. Аларга алга таба ярдәм итәрдәй, әтиләре урынына булырлык шушындый киң күңелле кеше табылу зур бәхет, дип саныйм. Шулай итеп, моңарчы күрмәгән, белмәгән дөньяга аяк бастым...

Мин шәһәр хатынына әверелеп беткән идем инде. Быел Мәскәүдән кунаклар кайткач, авыл тормышының ни дәрәҗәдә рәхәт икәнен, җан тынычлыгын никадәр сагынганлыгымны тагын да ныграк аңладым. Аларның һәрбер бүрәнәне сыйпап, тотып карауларын, тәгәри-тәгәри җиләк җыюларын күреп, миңа да боларның барысының да бик кадерле икәненә төшендем. Чаллыга барып кайткалыйм. Инде шәһәрдән, шау-шудан бизелә башлаган кебек. Үземне гомер буе шушында, авылда яшәгән кебек хис итәм.

Василий беркайчан да ямансуларга ирек бирми. Кичләрен гармунын алып, "Әйдә, җырла, иркәм!"- дип, матур көйләр суза. Шул чакта, бөтен өй моң белән тула, шул моң бөтен тормышымны, бушлыгымны тутыра.

Сарман районында яшәүче шагыйрь Дамир Гарифуллин белән Василийның тормышларында бертөрле язмышлар, аралашып торалар. Василий үзе язган шигырьләрен аңа укый, Дамир да кичләрен безнең белән яңа "табадан төшкән" иҗат җимешләре белән бүлешә. Күңелләребез җан азыгы теләгәндә, Чаллыга спектакль, концертлар карарга барып кайтабыз. Күрше авыллардан әйләнәбез. "Көзләрдә дә язлар кабатлана", дип җырлыйлар. Моны бөтен тулылыгы белән үз башыннан кичергән кеше генә аңлый. Чыннан да, кабатлана икән. Картаябыз, дип уфтанырга бер вакытыбыз юк. Узган кыш, инде 40 елдан соң, яңадан чаңгыга бастым, урманнарга барып, агачларны кочып, алардан көч, энергия алып йөрдек. Бер белмәгәне юк аның. Василий мине дә үзенең сихри дөньясына алып керә. Ходай аңа гомер, сәламәтлек бирсен, дим. Аңа бирсә, миңа да бирер.

Пидәр элек зур булган, хәзер генә әбиләр авылы булып калды. Яхшы, матур итеп иманнар укучы Зоя Тарасова белән таныштым. Бәйрәмнәрдә, чиркәү булмагач, әбиләр бер-берсенең өенә җыелалар, мине дә үзләре белән чакыралар. Үзебезнең динебезгә, телебезгә якынайталар. Эш юк арада, аларны үзебез ясаган сөтөсте белән сыйлап, урам буенча әйләнеп тә кайтам. Сыер савып, сепарат аертып, иремнең шигырьләрен тыңлап, өнемме бу, төшемме, дип уйлап йөргән көннәрем...

Шушылай матур гаилә җылысында, тынычлык, рәхәтлек алып, "Туганайлар"дан аерылу хәсрәтен басып ятам. Гомеремнең өченче чорын уртак тормышка багышладым. Ике яктан да балаларны, оныкларны сагынып көтеп алабыз. Василийның башлаган эшләренә күпмедер дәрәҗәдә ярдәм итә алсам, тагын да шатланырмын. Гомеремнең көзендә якты, озын язга кергән кебек халәттә мин. Билгеле, әлеге халәт гел булып тормас, ләкин бүген мин шушы хисләр эчендә кайныйм.

 

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: