Туганайлар

"Әни, әйдә, кайтабыз!"

Олыгая барган саен, нәсел-нәсәбең, тамырларың белән ныграк кызыксына башлыйсың икән. Еш кына әти-әни, түти-җиңгиләр, дәдәйләр искә төшә. Эх, үзләре исән чагында күбрәк сорашып калмаганбыз… Бөек Җиңү көне якынайган көннәрдә, тагын бер кат туганнарымны искә алып китәсем килә.

Илдә сугыш кагылмаган бер генә нәсел дә калмагандыр. Минем бабам Иван Тимашев (Апанас Иваны) сугышның беренче көннәреннән фронтка китеп, 1945 елның маенда (!) хәбәрсез югалган. Бүгенгә кадәр язмышы билгесез. Папа Данил Иванов 1943 елда 17 яшендә фронтка китеп, сугыштан соң да 5 ел хезмәт итеп, 8 елдан соң гына әйләнеп кайткан. Мама ягыннан бабам сугышка кадәр үк ис тиеп үлеп киткән. Әбинең фронтка озатырлык кешесе юк – 4 кызы, улы Валентин әле кечкенә. Һәрхәлдә, ул шулай уйлагандыр… Сугыш барышында афәт барысын да тигезләгән: икенче кызы 18 яшьтән фронтка киткән, өченче кызы торф эшләренә җибәрелгән, олы кызы белән кече кызы (минем мама) колхоз арбасына җигелеп, ирләрне алыштырганнар. Сугыш башланганда әле 10 яшьтә генә булган улына да артыгы белән җиткән. Исәя төшкәч, аны да ФЗУга (фабрично-заводское училище) җибәргәннәр. Сугыш чорында хәрби тәртип кертелгән бу училищеларда нинди кырыс таләпләр булганын һәм малайларның нинди авыр шартларда укып эшләгәнен, ачлы-туклы көн күргәнен сугыш чоры кешеләре хәтерлидер. ФЗУларның хәрби заводлар каршында оешканы аңлашыла булыр.

Минем туталарымның-дәдәләремнең исемнәре авылча түгел иде. Әбиебез Евдокия Дмитриевна (авылда Дүнә карчык), урыс хатыны булганлыктан, балаларын да үзенчә атаган. Алар үзләре дә бер-берсен “урысча” атап йөрттеләр. Олы җырак тутабыз Машенька, икенчесе Нюрок, өченчесе Настенька, минем мама Верок, җырак дәдәбез Валёк. Мәскәү оборонасында катнашкан, зенитчылар полкы гвардия ефрейторы Нюрок җырак тутам турында (Высоцкая Анна Александровна) инде язган идем. Бу язмамда Машенька җырак тутам – Высоцкая Мария Александровнаның язмышы турында сөйләргә телим.

Сугышка кадәр үк, 17 яше тулар-тулмас, кичке уенга чыккан җиреннән, күрше Ләке авылына урлап киткәннәр аны. Урлаучы Иван җизнәбез, сорап барсам, кул арасына гына керә башлаган кызларын бирмәсләр, дип шикләнгән. Ни дисәң дә, бер-бер артлы үсеп килүче 4 бала бар, ялгыз анага аларны ашатырга, киендерергә, укытырга кирәк. Шулай итеп, җамаулы киемнәрен дә алышмый, килен булып төшкән ул. Әби каршы килмәгән, эшчән, затлы нәсел белән туганлашуына риза булып, бәхиллеген биргән. Нәселләре белән балта осталары булганнар яңа кодалар. Җизнәбез башка чыгарга йорт сала башлаган. Тик йортның рәхәтен генә күрергә язмаган, озакламый сугыш башланган. Сугышның беренче көннәреннән үк җизнәбезне фронтка алганнар. Озак та тормый, үле хәбәре дә килеп ирешкән. 20 яше дә тулмаган тутабыз, иренең туганнары ярдәме белән йортын җиткереп кереп, колхоз арбасына җигелеп, тол хатыннар тормышы белән яши башлаган... Үзәккә үткән ачлыгын да, ялангачлыгын да, налог түләү михнәтләрен дә, Ләкенең тормыш күргән, олы хатыннары белән бертигез күтәргән безнең җырак түти.

Ниһаять, сугыш беткән. Высоцкийлар семьясында икеләтә шатлык – фронттан исән-сау Нюрок җырак тутабыз кайткан. Әбиебез үзенчә бәйрәм табыны корган – саклап тоткан бер уч оныннан умач пешергән. Түтинең американский яшел шинелен бозып, буй җиткергән кече кызга – минем мамага пәлтә тектергәннәр.

Питрау җиткәч, сеңелләр, җыелышып, Ләкегә олы туталарына (алар аңа гомер буе “няня” дип дәштеләр) кунакка килгәннәр. Кичке уенда кунак кызына – безнең Нюрок җырак түтигә Ләке җегете Таз Күчтәсенең күзе төшкән. “Миңа пар булырдай кыз Чыршылыда икән”, – дип уйлаган гәүдәсе ике метрлы фронтовик танкист егет, буе-сыны белән үзеннән аз гына кайтыш фронтовичка кызга карап. Озак уйлап тормаган, түтигә яучы җибәргән. Шулай итеп, әбинең олы кызы янына икенче кызы да Ләкегә килен булып төшкән. Шул көннән Нюрок җырак тутамның гына түгел, Машенька тутамның тормышында да үзгәрешләр башлана.

Тазлар гомер-гомергә затлы, эшчән, хәлле нәсел булдылар. Күчтә җизнәбезнең анасы Лөкия әби үз заманы өчен бик укымышлы карчык булган. Аларда, иман кенәгәләреннән кала, керәшен телендә басылган әдәби китаплар да шактый иде. Кодагый әбиебез чиркәү-приход мәктәбен бетергән, иманлы, гадел, Югары Баграж авылының данлыклы Тараслар нәселеннән булган төпле акыллы карчык иде. Нюрок җырак түтиемнең шушы игелекле биеменең канат асты җылысы ятим Машенька түтиемә дә җиткән. Алар бер-берсенә ярдәмләшеп, кунакка йөрешеп, матур гына яши башлаганнар.

Бер көнне Лөкия әбигә кайгылы хат килә. Сугыштан соң Көнбатыш Украинада хезмәт итеп калган хәрби энесе Тимофей хатыны үлеп китүен хәбәр итә. Майор чинындагы энесе 4 баласы белән тол калган. Чыгышы белән Баграж кызы булган хатыны Ульяна, соңгы сулышын алганда, “Балаларны ятим итмә, үзебезнең кеше булган әйбәт хатынга өйлән”, – дип әйтеп калдырган…

Ашаудан, йокыдан калган Лөкия әбинең башына бер уй килә: нишләп әле энесенә килененең тутасын димләп карамаска? Тәфсилләп хат язып, Машенька җырак түтинең фотосын конвертка салып, энесенә хәбәр юллый. Арада хатлар йөри, киңәш-табыш итү башлана. Тимофей Трофимович кайтырга була. Тик, кайтыр чагы җиткәндә генә, кайта алмавын, үзе урынына олы улы Пименны җибәрүен хәбәр итә.

... Менә әби белән Лөкия кодагый җырак түтине юлга әзерлиләр. Бер төенчеккә әйберләрен төйнәгән, икенче төенчеген, ике мендәр салып, иңенә аскан, Настенька җырак түтинең кешелеккэ дип тектергэн кыска пальтосын кигән түтине олы юлга озата чыгалар. Ләкенең басу капкасын чыккач, җырак түти, төенчекләре өстенә утыра да, үксеп-үксеп еларга тотына. Нишләргә белми аптырап басып торган Пимен, килеп иңенә кулын сала да: “Әни... , әйдэ, кайтабыз”, – ди… Шул сүзләрдән соң, җырак түти, 16 яшьлек үсмер белән җитәкләшеп, үзенең билгесез язмышына таба атлап китә…

* * *

Җырак түти белән Тимофей җизни тату, бәхетле тормыш кичерделәр, балаларын аякка бастырып, белем бирделәр, башлы-күзле иттеләр. Озак еллар Көнбатыш Украинаның Владимир-Волынский һәм Любомль шәһәрләрендә хәрби хезмәттә булдылар алар. Җизни отставкага чыккач, ничә ел җирсеп яшәгән туган якларына кайтып, Зәй шәһәрендә төп ләнделәр.

Җизнәбез Тимофей Тарасов 1933 елдан бирле Совет Армиясендә булып, Бөек Ватан сугышын кичеп, тыныч тормышта да Ватанга хезмәт итеп, подполковник чинында отставкага чыкты. Армияне азык-төлек белән тәэмин итүче структурада җитәкче постта торып, Украина, Польшаны кичеп, Җиңүне Германиядә каршылаган ул. Сугыш шартларында армияне туйдыруда, алгы сызыкта азыктөлек туплауда күрсәткән батырлыклары, кулланган алымнары “Наградной лист”ларында язылган. Алар турында яза башласаң, аерым бер статья багышларга кирәк. Җизнәбез ике “Кызыл Йолдыз” (1945, 1949) ордены; “Кызыл Байрак” (1954) ордены; ике “Сугышчан казанышлары өчен” (1943, 1945) медале, “Берлинны алган өчен” (1945) һәм “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” (1945) медальләре белән бүләкләнгән.

Тарасовлар кунакка кайткан көннәр зур бәйрәм була торган иде. Җырак түтиләр, дәдәйләр бергә җыела, фронтовик кияүләр күрешә. Җырак түтиләр “няня”ның авызына карап торса, кияүләр “старший по званию” булган Тимофей җизнинең күзенә карап торалар, ә ул аларга берсеннән берсе кызык, берсеннән-берсе гыйбрәтле тарихлар сөйли. Шулай итеп, таң ата….

Җизнәләрем дә, җырак туталарым да, папа, мама да мәрхүмнәр инде. Барыгызны да сагынып искә алам, сугыш елларында да, аннан соң авыр хезмәттә күрсәткән батырлыкларыгыз өчен дә, барыгыз алдында да башымны иям.

Людмила Иванова-Высоцкая-Белоусова

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 23 май 2020 - 08:53
    Без имени
    Большое спасибо за сведения о Машенька- жинги, она спасла моего папу, когда его заразили в больнице гепатитом, отпаивала лимоном и ухаживала за ним. Когда дядя Тимофей умер, папа всегда помогал ей. У меня о ней только хорошие воспоминания: всегда нас хорошо встречала. угощала, приезжала к нам в гости.