Туганайлар

Язмыш чигешләре

Бу мәкаләмне Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романында әйтелгән сүзләр белән башлап китәсем килде. “Халык — художник ул, бөек художник. Ул табигать биргән матурлыкка гына канәгать түгел, ул хәтта табигатьнең иң назлы иркәсе, иң нәфис сәнгате — чәчәкләрне дә яхшырта, матуррак, чибәррәк, сөйкемлерәк итә...”, дип язган танылган язучы.

Бу сүзләр, минемчә, Мамадыш районы Казаклар авылында гомер итүче Мария Абрамовага да кагыладыр. Чигү остасы Мария түти дә табигать матурлыгына сокланып кына калмый, тукымага күчереп, кул эшләрен­дә аларны матурлый, яңа тормыш бирә. Аның йортына килеп кергәч тә, йокысыз төннәрдә, тынгысыз көннәрдә чигелгән бистәрләр, чаршауларга тап буласың. Өйдә бер генә буш почмак җир калмаган. Хәтта ипи савытлары­на хәтле чигешле япмалар белән бизәлгән аңың. “Әле күбрәк иде. Яртысын җыеп куйдым”, -дип көлә Мария түти. Үз булдыклыгыннан өйрәнгән Мария түтинең кул эшләренә баксаң, шаклар катарсың. Гүя табигать гүзәллеге үзе бу бистәрләргә килгән дә кунган. Әнә, бер­сендә сандугачлар бер-берсен уздырып сайрашып уты­ра, икенчесендә, җәннәт бакчасында гына үсә торган чәчәкләр хуш исләрен тарата. Һәрбер эшнең үз тарихы, үз күз яше. Әйе, күз яше.

Мария Абрамованы тормыш бик нык сынарга уйлаган булса кирәк, кул эшләренә дә ул югалтулар авырлыгын басар өчен утырган булган. Мария түти тумышы белән Балык Бистәсе районы Алан-Полян авылыннан. 19 яшьлек чагында Митәйләр Александрына, Мамадыш районы Казаклар авылына килен булып төшә ул. Шуннан бәхетле парның бер-бер артлы өч баласы дөньяга килә. Әмма ике балалары тумыштан гарип булалар. “Колхозда эшләдем. Бер көнне дә калдырмый идем. Өйдә ике гарип бала. Кайнанам бик нык булышты. Аңа рәхмәт. Балалар­ны да карап, тәрбияләп тора иде”, -ди ул. Иң алдынгы эшчеләр, сыер савучылар рәтендә бара. “Пенсиягә, Та­мара кызым тумыштан гарип булу аркасында, 50 дә чык­тым. 56 яшемә кадәр эшләп йөрдем”, -ди ул.

“Сез кечкенәдән бирле чигәсезме?” – дип сорыйм. “Юк. Башта, 9 яшендә улым үлеп китте. Шуннан соң кайнанам китеп барды. Менә шул хәлләрдән соң, кулга чигү эшен беренче тапкыр алдым. Кул эше әзрәк кайгыла­рымны басып торырга ярдәм итте. Кызым Тама­ра белән кич утыра башладык. Ул миңа җепләрен биреп бара, үзе дә чигү тота. Шуннан, әбисеннән соң озак тормыйча, 24 яшендә ул да үлеп китте. Бик авыр булды бу вакытлар. Аннан ирем Санька чирләде. Шулай, дүртәү, бер-бер артлы, киттеләр дә бардылар, киттеләр дә бардылар... Балаларны югалту нужасыннан килеп чыккан нәрсә инде бу, кызым”, -дип сөйли әңгәмәдәшем.

“Чиккән әйберләрегезне сатасызмы?”-дип со­рыйм. “Егерме елда бик күп чигелде. Бер чәчәген генә чигеп бетерим дип утырасың да, шактый өле­ше бетә. Эшемә дә кызыга башладылар. Чигүләрем­не сата башладым. Күбрәк тәре почмаклары чик­тем. Бәйрәмнәрдә, яулык җыйганда бирергә чигеп бир дип, төрле авыллардан яшь киленнәр килә иде. Керәшеннәргә килен булып төшкән ике татар кызы да алып китте әле. Үзләре хөрмәт итеп кил­гәч, ярый инде. Шактый сатылды да, -ди ул. -Теге авылга бишне, икенчесенә өчне бирдем”,-дип, Ма­рия түти саный башлады. Алай саный китсәң, якын тирәдәге һәр авылда да Мария түти куллары белән чигелгән тәре аллары саклана икән бит.

Чигү эшенә Мария түти кышын тотына икән. Җәен, башка мәшәкатьләр белән, утырып булмый, ди ул. Өендә чигү эшләрен карап узгач, бакча тирәләренә дә күз салдык. Бакчасында да чүп үләннәре түгел, яшелчәләр, бәрәңге, җәйрәп кабак үсеп утыра. “Кабакны үзегез утырттыгызмы?”, -дип гаҗәпләнәм. “Юк. Кызым. Бак­чама хәзер балаларым утырта”, -ди ул. Күршедә генә урнашкан Албай авылында гаиләсе белән кызы Нина яши икән. “Кызым булышып тора. Исән-сау гына булсын инде, дип телим”, -ди ул.

Керәшен студент яшьләре форумында очрашуга килгән бер мөхтәрәм кунак керәшен хатын-кызлары турында кызыклы бер фикер әйткән иде. “Керәшен кызы башкалардан аерыламы? -дип сорады ул баштан. Без, аерыла, дип җавап кайтардык. “Ә нәрсәсе белән?” -дип сорагач, уйга калдык. “Керәшен хатыннары мөстәкыйль яшәргә өйрәнгән. Кирәк булса, алар ир вазифаларын да үз өсләренә алып, тормыш “арбасын” үзләре өстерәргә сәләтле”, -диде ул. Башка милләт вәкиленең безнең хатын-кызлар турында шулай фикер йөртүе сокландырган иде. Ә хәзер үз күзем белән күр­гән, ишеткән мисаллар белән, бу кешенең фикерләрен­дә дөреслек булуына инандым. Мария түти нәкъ шун­дыйлардан түгелме соң?

“Бала югалту хәсрәте беркемгә дә язмасын. Аннан да авырырак нәрсә юк”, - ди Мария түти. “Корыч — ут эчендә, кеше — көрәштә һәм авырлыкларда ныгый”, дигән кавказ халыкларының бик дөрес әйтеме бар. Шуның кебек, Мария түтине дә тормыш авырлыклары көчлерәк кенә иткән.

Мария түтинең алдагы көннәренә Ходай тынычлыгын бирсен, дип телим. Кызының кадерендә, озын-озак еллар яшәргә язсын аңа.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: