Туганайлар

“Яшәүнең кадерен белегез,” – ди врач –дерматолог Фаягөл Куркина

Июньнең өченче атнасыннан соң килгән ял көнендә медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Быел ул 19 нчы июньгә туры килде. Тормышта медицина өлкәсе белән бәйләнешкә кермәгән бер генә кеше дә юктыр. Шуңа күрә бу бәйрәм күпмедер дәрәҗәдә барыбызга да кагыла. "Туганайлар" коллективы ак халатлы һөнәр ияләрен профессиональ бәйрәмнәре белән...

Июньнең өченче атнасыннан соң килгән ял көнендә медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Быел ул 19 нчы июньгә туры килде.

Тормышта медицина өлкәсе белән бәйләнешкә кермәгән бер генә кеше дә юктыр. Шуңа күрә бу бәйрәм күпмедер дәрәҗәдә барыбызга да кагыла. "Туганайлар" коллективы ак халатлы һөнәр ияләрен профессиональ бәйрәмнәре белән котлап, аларга да, алар янына дәваланырга йөрүчеләрнең барчасына да ныклы сәламәтлек теләп кала.

Бүген "Туганайлар"да кунак бар. Ул - 31 ел буена халык сәламәтлеген саклау юлында хезмәт куючы, югары категорияле врач-дерматовенеролог - Фаягөл Николаевна Куркина. Әңгәмәбез бүгенге көн медицинасы, ул эшләгән өлкәдәге казанышлар, җитешсезлекләр, һәм, гомумән, һәрберебезнең исәнлегенә кагылышы булган проблемалар турында булыр.

- Фаягөл Николаевна, иң элек, үзегез белән якыннанрак таныштырып китегез әле. Хезмәт юлыгызны ничек медицина белән бәйләргә булдыгыз?

- Врач булу турында кечкенәдән хыялланып үстем. Сәбәбе дә бар. Әтием дә, әнием дә сукырлар минем. Әтием Мамадыш районы Мочалкинодан, ә әнием Тукай районы Иске Абдул авылыннан. Сукырлар җәмгыятендә танышып, бер-берсен яр иткән кешеләр. Мин Әгерҗе районының Малиновка авылында туганмын. Инде хәзер ул авыл юк, су астында калган. Менә шундый физик мөмкинлекләре чикле, әмма бик тә тырыш, бик тә уңган кешеләрдән туган кыз мин. Миннән башка әле тагын өч туганым бар. Әти-әниебезгә ничек тә ярдәм итәсе, ничек тә аларның күзләрен ачтырасы иде, дигән теләк белән яшәдем. Ул теләкнең нинди көчле булуын әйтеп кенә аңлатырлык түгел. Шуңа күрә минем башымда ниндидер башка һөнәр сайлау уе гел дә булмады. Үҗәтләнеп әзерләндем, үҗәтләнеп укыдым. Кызганычка каршы, әти-әниемнең күзләрен ачтырып булмады (бәләкәй чакта кичергән чәчәк чире күз хрустальләрен зарарлаган булып чыкты). Әмма бик күп кешеләрнең сәламәтлеген саклап кала, аларга ярдәм итә алуым белән мин бик бәхетле.

- Сезнең фамилиягез Чаллы халкы, тирә-күрше районнарда яшәүчеләр өчен шактый таныш. Ирегез - Петр Александрович озак еллар буена Тукай район больницасында эшләде, хәзер "Кан салу станциясе"н җитәли. Кызыгыз - Альбина Петровна Тукай больницасында - врач-кардеолог. Бер семьяда өч врач - бер казанда - өч тәкә башы сыманрак түгелме? Бер өлкәдә кайнашу бер-берегезгә комачауламыймы?

- Һич юк, киресенчә, бер-беребезнең белемнәрен баетабыз, кыен сорауларга, бергә киңәшләшеп, дөрес җаваплар эзлибез.

Мин бит Петр белән "нулевой" курстан бирле таныш. Җитәкләшеп диярлек, алты ел бер группада укыдык. Диплом алыр алдыннан гына язылыштык, юллама белән Новокуйбышевск дигән шәһәргә барып, хезмәт юлын да, тормыш юлын да шунда башладык. Бер-беребезне ярты сүздән, ым кагудан ук аңларга өйрәндек. Шундый кешене юлыма чыгарган өчен, Ходаема мең шөкер, димен.

- Чаллы каласына ничек кайттыгыз? Новокуйбышевск халкын үз итмәдегезме?

Юк, Новокуйбышевск шәһәре безне җылы кабул итте. Белгечлекләребезгә туры килердәй эшләр табылды. Барысы да әйбәт иде. Балалар да шунда туды. Яхшы фатир да биргәннәр иде. Туган якны сагыну дигән хис тынгы бирмәде. Җан тартмаса, кан тарта, диләр бит. Безнең белән әнә шул хәл булды. Сагыну тартып кайтарды. Чаллыга килеп төпләнүебезгә бер тамчы да үкенмибез.

- Сез врач-дерматовенеролог булып эшлисез. Белгечлегегезнең исеме үк йөрәккә шом сала. Үзегезнең сәламәтлегегез өчен курыкмыйсызмы? Сезгә бит төрле йогышлы авырулар белән киләләр.

- Дөрес, без бөтен төр йогышлы авыруларны дәвалыйбыз. Тире белән бәйләнешле 2500 төрле чир бар. Өйрәнелгәннәре, билгеле. Алар йогышлы авырулар категориясенә карасалар да, һавадан очып күчмиләр. Спид белән чирләүчеләрне Спидцентрда дәвалыйлар. Бомжларны, "Перекресток" адаптация үзәгенә урнашучыларны да без тикшерәбез. Венерик авыру эләктерүчеләре дә, чесоткалы, бетле булганнары да очрый. Андыйлар, иң элек, бездә ятып чыга, аннары гына Үзәккә баралар. Шунысы сөенечле, без Чаллыга кайткан еллардагы белән чагыштырсак, хәзер паразит чирләр белән авыручылар саны нык кимеде. Моңа профилактик эшләрнең җитәрлек дәрәҗәдә алып брылуы, врачларның югары квалификациягә ия булуы, медицинаның алга китүе сәбәпчедер. Безнең поликлиникада гына да өч йөзгә якын белгеч эшли. Бу сан үзе генә дә нинди масштабтагы эш алып барылуын күрсәтә.

Ә менә аллергия белән чирләүчеләр саны, киресенчә, үсә бара. Кемдер тополь мамыгыннан, кемдер каен яфрагыннан, помидор рассадасыннан, ниндидер үләннән чирли башлый. Буяуларга, химикатларга бәйләнешле профессия кешеләрендә дә аллергиянең төрле формалары күзәтелә. Яшь балаларның да тире авырулары белән чирләүләре артты. Безнең поликлиника врачлары, Чаллы халкыннан тыш, Әгерҗе, Алабуга, Актаныш, Менделеев, Минзәлә, Тукай, Мамадыш районы кешеләрен кабул итә. Гомумән, ярдәм сорап, поликлиника ишеген ачып керүчеләрне, Татарстаннан булмасалар да, кире борып чыгармыйбыз, ярдәм итәргә тырышабыз.

- Соңгы вакытта " тире онкологиясе" диагнозы куелучылар саны күбәйде, диләр. Чыннан да, бу шулаймы?

Артты, дип әйтү дөрес булмас. Профосмотрлар системалы үткәрелә, яхшы приборлардан карыйлар. "День Милономы" дигән махсус тикшерү көне дә бар. Ул май аенда була. Безнең белгечләр ул көнне төрле шешләрне, миңнәрне, бизләрне карыйлар. Менә шундый тикшерүләр вакытында тире онкологиясе бармы-юкмы икәне дә ачыклана. Чир әле башлангыч стадиядә генә булганда, дәвалау уңышлы үтә. Әгәр инде соңга калынса, метастазлар таралса, нәтиҗәсе аяныч булырга мөмкин. Һәркемгә дә шуны ишеттерәсе килә: яшәүнең кадерен белегез, вакытында врачка күренергә иренмәгез.

- Мактаулы исемнәрегез дә, Министерстводан алган Рәхмәт хатларыгыз да бар. "Ел врачы" дигән исемгә дә лаек булгансыз. Алда тагын нинди хыял-өметләр тора?

- Мин эшемне чын күңелдән яратып башкарам. Ниндидер исемнәр яулар өчен тырышмыйм. Уңышларымны күреп, шундый игътибар күрсәтәләр икән, яшермим - күңелгә рәхәт. Бүгенге көндә 92 яшьлек әнием безнең белән яши. Аның хәлен җиңеләйтә алсам иде дип телим. 4 яшьлек оныгым бар. Таза-сау гына үссә иде, дип сорыйм Ходайдан. Беркемнең дә йортын кайгы җиле килеп какмасын, дип телим. Менә шундый гап-гади уй-хыяллар белән яшәп ятыш бүгенге көндә.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Профессиональ бәйрәмегез белән Сезне! Барыбыз да исән-сау булыйк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: