Туганайлар

Ярминкәсе дә, ярминкәсе!..

5 - 7 августларда Алабугада узган IX Бөтенроссия Спас ярминкәсе 160 меңнән артык халык җыйган. Быелгысы елны монда инде традициягә кергән Чаң кагу фестивале белән бергә, Россиянең туризм белән шөгыльләнүче кече шәһәрләре форумы да узды.

Ярминкәгә Россиянең һәм элеккеге "союздаш республика" илләренең 170 шәһәреннән һәм торак пунктыннан 800 оста килгән. Биредә нинди генә кул эшләре күрмисең - итекчеләр, читекчеләр, чигүчеләр, бәйләүчеләр, талчыбыктан үрүчеләр, каен тузыннан савыт ясаучылар, чүлмәкчеләр... Килгән халыкны квас, прәннек, бал белән сыйлаучылар... Бал дигәннән, монда балның әчесен дә, төчесен дә, кыргый бал кортларыныкын да, тагын әллә, әллә ниндиләрен алырга була. Ник дисәң, Спас ярминкәсе нәкъ беренче спаска - Бал Спасына ачыла бит! Ә балны илнең кайсы төбәгеннән генә китермәгәннәр монда!

Ярминкә мәйданына борынны кытыклаучы шашлык исе таралган. Берничә җирдә дөрләп чып-чын пич эшләп тора. Яннарына бәйләм-бәйләм каен утыны өелгән. Мич алдында табагач тоткан кызлар бөтерелә. Ике-өч табаны чиратлаштырып майлап, "пирәпәчләр" тезәләр, эләктерәләр - каптыралар, мичтән тарттыралар... Пирәпәч осталары Удмуртиядән килгән. Пич янында басып, кулинария серләренә өйрәнеп кенә калмадык, табадан чыжлап төшкән пирәпәчләрне авыз итеп тә карадык. Берничә җирдә булуларына карамастан, пичләр янында чират. Халык Татарстан өчен ятрак булган ризыкны кырылып ала. Итлесе 70 сум торса, кәбестә пирәпәчен 60 сумга алырга була.

Ярминкә сәхнәсен Россиянең туризм белән шөгыльләнүче кече шәһәрләр коллективларына биргәннәр. Бирегә, фольклор коллективлар белән бергә, әлеге шәһәрләрнең мэрлары да җыелган. Туризм продуктын реализацияләү һәм әлеге кәсенне Россиядә ничек итеп тиешле дәрәҗәгә күтәрү мәсьәләләре буенча фикер алышалар. Углич, Каргополь, Елец, Кунгур, Мышкин, Суздаль, Тобольск, Таруса, Гороховец, Боровск - Алабуга кебек үк, кече провинциаль шәһәрләр, һәм кече шәһәрләр Ассоциациясендә торалар икән.

Ярты сәгать узган саен, ярминкә мәйданы янәшәсендә генә торган Спас соборыннан чаң кагалар. Чаң тавышы күңелне әллә кайларга алып китә, үзеңне бер мизгелгә узган гасырның традицион ярминкәсендә хис итәсең кебек... Быел чаң кагу фестивалендә Россиянең 32 шәһәреннән чаңчылар катнашкан. Аннан кала, фестивальгә гөсләчеләр, гармунчылар, казачий ансамбльләр дә килгән.

Рәтләр арасында осталарның талантына сокланып йөргән арада, күптәнге танышыбыз, бизәү остасы Лидия Ломакинаны очраттык. Лидия Григорьевна үз иҗатын күбесенчә керәшеннәргә багышлый, этнокультура темасын яктырткан фестиваль-ярминкәләрдә керәшенчә күргәзмәләр оештыра. Аның "лавкасында" бүген дә - керәшен матрёшкалары, этник фантазия белән эшләнгән картина-экспозицияләр.

- Алучылар аз булса да, кызыксынучылар күп, - диде ул безгә. - Фотога төшерәләр, үзләре басып төшәләр, керәшеннәр турында сораштыралар. Гомумән, ярминкә Россия күләмендә таныла, популярлаша бара, биредә "безнекеләр" бик аз. Татарлар сәнгате аз булса да чагыла әле, ә керәшеннәр бөтенләй юк. Бу өлкәдә безгә күбрәк эшләргә кирәк. Күптән түгел Алабугада музей-тыюлыгының күргәзмәләр залы каршында Илдар Ханов исемендәге халыкара бердәмлек һәм дуслык клубы эшли башлады. Шушы клубның җитәкчесе буларак, Татарстан халыкларының сәнгатен популярлаштыруны үземнең бурычым дип саныйм.

Әлбәттә, ярминкәдә этник костюмнар белән шөгыльләнүче тегүче-худоңник Валентина Максимованы, Алабуга художниклары Илья Максимов, Виктор Селиверстовларны күрү дә зур шатлык булыр иде. Сүз дә юк, потенциал бар. Оештырып җибәрүче, барлаучы, җыючылар күренми әлегә. Икенче елга Спас ярминкәсенең 10 еллык юбилее. Бәлки, җилкенеп караргадыр, җәмәгать?

Спас ярминкәсеннән фоторепортаж

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: