Туганайлар

Яратам шул баранка әйләндерүне

26 октябрь - автомобиль йөртүчеләр көне Хәзер кемгә төртсәң дә - машина йөртүче. Кайбер семьяларда машина йөртүчеләрнең саны - унсигездән узган кешеләре санынча. Машиналары да шулкадәр. Бер уйлаганда, профессиональ шоферларның элеккеге дәрәҗәсе бераз төшеп тә китте сыман. Өстән караганда гына шулай күренә ул. Төп һөнәре итеп шоферлыкны сайлаган кешеләрнең йөртүләре...

26 октябрь - автомобиль йөртүчеләр көне

Хәзер кемгә төртсәң дә - машина йөртүче. Кайбер семьяларда машина йөртүчеләрнең саны - унсигездән узган кешеләре санынча. Машиналары да шулкадәр. Бер уйлаганда, профессиональ шоферларның элеккеге дәрәҗәсе бераз төшеп тә китте сыман. Өстән караганда гына шулай күренә ул. Төп һөнәре итеп шоферлыкны сайлаган кешеләрнең йөртүләре дә икенче, машиналарына, үзләре сыманнарга карашлары да профессионалларча. Машинага ниндидер бер якын ипәш кебек карыйлар. Юлда ватылып калган машина кырыеннан да выжт кына үтеп китмиләр, туктап, ярдәмнәрен тәкъдим итәләр. Заманалар үзгәрсә дә, алар өчен машина йөртүченең кая да язылмаган намус кагыйдәләре шул килеш калган. Тумышы белән Зәй районы Әхмәт авылы егете - Николай Князев та гомер буе шофер булып эшләгән кеше. Элек ничек булган да - хәзер ничек? Ул укыган чордагы профессиналь шоферлар белән бүгенгеләре арасында аерма бармы? Аның белән шул хакта сөйләшеп алдык.

Вертолет бит бу!

Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, эшкә кая урнашыйм, дигән сорау килеп басты. Авылны бик яратам-яратуын, армиягә киткәнче бераз эшләп тә алдым, тик түләү юк инде - бөтенләй бушка эшләргә кирәк. Өйдә алты бала, бөтенең дә бер казанга тыгылып ятып булмый. Чаллыга барып керер идең - тирә-як авыллардан безнең ишене эшкә алмыйлар - шәһәр кешесен икмәк белән туендырырга тиешсез, диләр. Тәвәккәлләп, Түбән Кама шәһәренә юл тоттым. "ПАТПда меңләгән машина, комсомол путевкасы буенча шоферлар җыялар", - дигән иде бер туганыбыз. ПАТПны эзләп йөргәндә, "Менә монда - якында гына - АТК, шунда кереп карагыз әле", - диде юлда очраган берәү.

Шул конторага кердем. Миңа карап: "Гараждагы бер машинаны кабыза алсаң, эшкә алам", - ди андагы начальник. "Ярар, мин әйтәм, карап карыйк". Бергәләп, гаражга киттек. Машинаны күрсәтте дә, үзе каядыр китеп барды. Башымдагы бөтен белгәннәремне эшкә җиктем. Белер-белмәс иманнарымны да укыдым. Рәхмәт яугыры, ята торгач, кабынып китте бит машинам. Карыйм, яхшы гына киенгән бер кешене ияртеп, мине эшкә алу-алмауны хәл итүче теге начальник та килә. Минем машина келтер-келтер эшләп утыра. "Молодец, егет икәнсең, бүгеннән эшкә алындың дип сана", - дип, аркадан какты начальник. Алар китеп биш минут вакыт үттеме-юкмы - машинам пыс кына итте дә сүнде. Яңадан күпме генә азаплансам да кабыза алмадым. Начальник кире уйлаганчы, дип, эшкә урнашу өчен кирәкле документларымны алып, кабаттан конторага йөгердем. Шул ук көнне медосмотр да үттем, тулай торакка да урнаштым. Машинаның кабынмавы тәки эчемне тырнап тора бит. Төнлә белән яңадан гаражга киттем. Ята торгач, гаебен таптым - баштагы хуҗасы "этлек" эшләп киткән икән. Контактларын чистартып, яңадан тоташтыргач, сәгать күк эшли башлады. Икенче атнада Әхмәткә машина белән кайттым. Энекәш авылда эшли иде. Минем машинаны күргәч, шаккатып: "Бу бит машина түгел, бу бит вертолет!" - диде. Икенче көнне, аны да утыртып китеп, үзем эшләгән конторага урнаштырдым.

Бер әйбәт кешенең напарнигы булдым. Икешәр смена эшләдек. Акчасы да әйбәт чыкты. Әтинең кулына бер уч акча кайтарып тоттырган идем, аның исе китте. Колхозда гомер буе эшләп тә, акча күргәннәре юк иде шул.

"Миллиметровщиклар"

Әти өченгә күп булып күренсә дә, без эшләп алган акча иркенләп яшәргә җитми иде. Семья корып, ике балабыз да булгач, "кирәк" тишекләре тагы да күбәйде. Себергә барып эшләргә булдым.

Кайсының алды, кайсының арты юк, дигәндәй, ярты-йортыга калган машиналардан бөтенне җыярга куштылар. Сугыштан кайткан сыманнары да бар иде, чыннан да, шуннан булдылар микән? Хәер, андый юлларда йөргәндә, машинаңның әйбәт дигәне дә яртылаш таралып бетүен бик тиз аңлыйсың. Юлларга плита җәелгән, алар күп урында ватылып, арадан озын-озын арматуралары тырпаеп тора. Алар тәгәрмәчне "ялап" кына ала. Багажникта әллә ничә "запаска" йөртмәсәң, кирәк җиреңә мәңге барып җитәрмен димә. Юл киңлеге - 6 метр. Безнең машиналарның киңлеге - 3 метр. Ике "ТАТРА" очрашканда, арада бер миллиметрлы "ярык" кына кала. Юлдан кырыйгарак чыксаң - машинаңны да, үзеңне дә сазлык "йота". Шуңа күрә безне "миллиметровщиклар" дип йөрттеләр.

Себернең һавасы кырыс булса да, кешеләре йомшак күңелле, олы йөрәкле иде. Машинаң ватылып, юлда калсаң, бервакытта да туктамыйча үтеп китмиләр.

Шулай берчакны машиналар колоннасы белән барабыз. Минем машинаның арткы фаралары шәп яктырта, шуңа мине соңгы итеп куйдылар. Башкалар - алда бара. Көндез тамчы тамса да, төннәрен 28-30 градуска салкынайта торганвакыт. Ярты юлны үткәч, машинам
сүнде. Берьялгызым япа кырда калдым. Минем белән бер бүлмәдә яшәүче егет: "Минем иптәш кайтмады. Ватылып ятмыймы икән?" - дип, барып, диспетчерны уяткан. Техпомощь җибәргәннәр. Теге егет үзе дә утырып килде. Бригадаларыбыз да аерым иде әле. Вахта белән килгәндә, бүлмәдә кайчак бергә туры килә идек - шул гына. Тагын шуны да әйтергә кирәк - ул иптәшем украин егете иде. Хәзер телевизордан Украина турындагы яңалыкларны карагач, исләрем китә - кайдан шундый ерткычлар килеп чыккан соң? Безнең белән никадәр хохол малайлары эшләде. Бөтенесе дә әйбәтләр иде, югыйсә. Гомумән, илнең төрле почмакларыннан килеп эшләсәләр дә, барысы да үзара дус яши иде ул чакта.

Кузовына әйбер төягән машинага буш кузовлысы һәрвакыт юл бирергә тиеш, чөнки йөк төялгәне туктаса, яңадан кузгала алмаска мөмкин.
Бу - "карьер законы". Хәзерге "җилле егетләр" мондый кагыйдәләрне бар дип тә белмиләр. Юл биреп өлгерсәң, исән каласың - бирмәсәң, нәрсә буласын үзең чамалыйсың инде. Узган ел көз көне шундыйларның берсе өстемә килеп менде. Машинам мигать итеп утыра иде, югыйсә. Шоферларның барысы да җүнсез, дип әйтә алмыйм. Кешелекле, ярдәмчелләре дә бик күп. Тик араларында руль артына бөтенләй утырырга тиеш түгелләре дә очрап куя. Андыйлары күп булмаса да, алар аркасында никадәр бәла-каза килеп чыга.

Очучы да булдык

Мин йөрткән машиналарны санасаң... Төрлесенә утырырга туры килде. Йөк машиналарын да, үзбушаткычлысын да, "ТАТРА", "Урал" дигәннәрен дә йөрттем. Озак вакытлар автобус шоферы булып эшләдем. Самолет пультына тотынмасам да, анысын да йөртеп карадым кебек. Соңгы елларда самолетларның һәлакәткә очраулары турында ишетеп торабыз. Элек ничек алай булмаган, дип гаҗәпләнәбез. Ул вакытта да булган алар, тик сөйләргә генә ярамаган.

1984 елның 16 августында Себергә очучы вахта самолетыбызны яшен сукты. "Лобовое стекло"лар эреп төште, канатлар кәкрәйде. Приборлар эшләми башлады. Очучылар молодцы булдылар. Ничек булса да, самолетны җиргә утырта алдылар. Очу полосасында инде янгын машиналары да, ашыгыч ярдәм машиналары да көтеп тора иде.

1993 елның 26 ноябрендә булган һәлакәтне бүгенгәчә оныта алмыйм. Бөгелмәгә оча торган самолетта 41 кеше харап булды. Араларында безнең иптәшләребез дә күп иде. Аэропорт диспетчеры нефтяниклар утырган самолет төшәсе полосага башка самолетны җибәргән. Безнекеләр телеграф баганасына бәрелгәннәр.

Шуннан соң безне Бегишево аэропортыннан очыра башладылар. Һәр утыруда, үземне пилот урынында тоеп, киеренке халәттә бара торган идем. Әле хәзер дә самолетта тыныч күңел белән оча алмыйм.

55 яшьтә пенсиягә чыктым да Себергә очуларга нокта куйдым. Әле дә машинада эшлим. Карьера буенча күтәрелергә мөмкинлекләрем дә бар иде. Гади машина йөртүче булып эшләүне өстенрәк күрдем. Чыннан да, яратам шул баранка әйләндерүне. Моңарчы Ходаебыз ярдәм итте, моннан соң да ярдәменнән ташламасын, дим. Руль артында йөрүчеләрнең һәммәсенә дә имин юллар телим.

Язып алды Мария МАРТЫНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: