Туганайлар

Янсуарны үстергән ата-ана

Шагыйрәне үстергән әни-әнисе белән зыялы шәхес тәрбияләү серләре турында сөйләштек

Луиза Шарова (әдәби псевдонимы – Янсуар) – 17 яшендә беренче китабын чыгарган, 18 яшендә Татарстан Язучылар Союзына кергән яшь шагыйрә. Ул – BELLA Халыкара премиясе, Муса Җәлил исемендәге Республика, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты. Филология фәннәре кандидаты, тәрҗемәче, журналист буларак танылган Луиза Шарова күптән түгел Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры директоры итеп билгеләнде. Шагыйрәне үстергән әни-әнисе белән зыялы шәхес тәрбияләү серләре турында сөйләштек

Нина Алексеевна һәм Николай Николаевич Шаровлар – үз гомерләрен балалар тәрбияләүгә багышлаган укытучылар. Луизаның әнисе Нина Алексеевна (кыз фамилиясе Спатлова) Питрәч районының Янсуар авылыннан, әтисе – Кибәчтән. Луиза үзе Кәвәл авылында дөньяга килә, соңрак гаилә шул ук районның Янсуар авылына күченә. Николай Николаевич – Янсуар  мәктәбе директоры, ә Нина Александровна татар теле һәм әдәбияты укытучысы, оештыручы-педагог булып эшли. Булачак шагыйрә Луиза шул даирәдә – китап-дәфтәр, газета-журналлар тулы йортта яшәүче почтальонка Начтук әбисе тәрбиясендә үсә. Бабалары да укуга, китапка хирыс була аның. Өйдә республика гына түгел, ә федераль басмаларны да яздырып алалар: “Огонек”, “Наука и жизнь”, “Математика в школе” журналларын, Мәскәү газеталарын. Киштәләр китап белән шыплап тулган...

“Вакытыннан иртәрәк һәм 1700 килограмм гына булып туса да, бәләкәй Луиза бик тере, җитез булды. Луизаның бәләкәй вакыты бер тарих инде ул”, – дип искә ала Нина Алексеевна. Луиза 3 яше тулганчы Г.Тукайның  “Кәҗә белән Сарык” әкиятен, өйдә гел яңгырый торган озын-озын шигырь-поэмаларны яттан сөйләгән, өч яшендә хәреф танырга өйрәнгән, 4 яшендә инде китап укыган. Мәктәпкә кергәнче үк, “Пионерка Гөлчәчәккә хат”ны, “Саратский яшел гармун”ны яттан сөйләп шаккатыра торган булган.

Беренче шигырен Луиза 9 яшендә яза. Анысы да әнисе сораганга. “Элек авыллар бер-берсенә смотр-концертлар белән йөри иде бит. Шунда безнең күрше авыл җиңеп чыкты. Аларның үзләре язган шигырьләре өчен өстәмә балл куйганнар иде. Кызым, берәр шигырь язып кара әле киләсе концертка, дигәч, шунда ук Луиза песи, көз турында ике шигырь язып бирде”, – дип  сөйләде Нина Алексеевна. Менә шушы мизгелдән Луизаның шигырь дәфтәре дә тула, калыная башлый. Һәр язган шигырен әни-әнисе укып, мактап, үсендереп тора. “Баланы кирәк вакытта мактарга да, кирәк вакытта тиешле юлга – үзенә дигән сукмакка борырга да кирәк”, – дип искәртә гомере буе укытучы булган Нина Алексеевна.

Луиза Шарова әдәбиятка Луиза Янсуар исеме белән кереп китә. Мәктәптә укыган чакта, Казанга конференциягә килгәч, шагыйрь Рәдиф Гаташ, Луизаның шигырьләрен ошата да, зәңгәр тышлы күн дәфтәрен үзенә алып кала. Кызның шигырьләрен “Күзен ача умырзая” дигән китап итеп бастырып чыгара. “Нинди хәл инде ул Шарова булып әдәбиятка кереп калу?!” – ди аңа ул вакытта Рәдиф Гаташ. “Ә мин ул вакытта бу хакта, гомумән, уйламый да идем, бала ич әле, бары язам гына... “Карале, авылыңның исеме нинди матур – Янсуар, төрки яңгырашы да бар”, – дип, шигырьләремне газета-журналларга Луиза Янсуар дип бирде. Ул псевдоним үзем өчен баштарак сәер яңгырый иде. Мәктәптә укыганда дәфтәр тышларына Янсуар урта мәктәбе, дип язгач, Луиза Янсуар дип ишеткән саен, күз алдына шул дәфтәр тышлыклары килеп баса иде, – дип сөйли Луиза үзе бер интервьюсында.

Кызы Луиза язган шигырьләрнең иң матуры, иң якыны дип, әнисе “Кыз бала” шигырен саный. “Балам үз хыяллары, үз могҗизалары белән үсте. Мөстәкыйль булды. 12 яшендә бер дәфтәре тулып, икенче шигырь дәфтәрен башлагач, дәфтәрен бүтән актармадым”, – ди Нина Алексеевна.  

Кечкенә вакытында диктор, модельер, актриса, журналист булырга хыялланган Луиза. Ул бәләкәй чакта ук ак ватман кәгазьгә үзенең газета-журналларын “чыгара” торган булган. Бала кулы белән ясалган рәсемнәр, шигырьләр белән бизәп, матурлап ясалган “гәҗит”ләр гел өйнең түрендә эленеп торган. Бу хыял-мавыгуларын Луиза зур тормышында чынга ашыра – “Ялкын”, “Татарстан” журналларында бүлек редакторы, җаваплы секретарь, әдәби редактор булып эшли. Балачак уеннары, шулай итеп, Луизаның яшәү рәвешенә, һөнәренә әйләнә.

Нина Алексеевна да, Николай Николаевич та шәхес тәрбияләүнең ниндидер бер төгәл генә “рецепты” юк дигән фикердә. Иң мөһиме, гаиләдә бер-береңә карата ярату һәм хөрмәт булырга тиеш. “Без өчәү бер йодрык булып яшәдек, бер йодрык булып үстек. Бер-бербезне тәрбияләдек. Кызыбыз безгә иптәш, дус. Ул безнең горурлыгыбыз”, – дип хисләрен яшермиләр инде гомер көзен бергә каршылаган бәхетле ата-ана.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: