Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Якты Күл балалары рәсем аша наркотикларга каршы булуларын күрсәттеләр

Республикада “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы бара

“Наркотикларсыз тормыш” айлыгы Халыкара наркотик матдәләрне явыз ният белән куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышлана.

Якты Күл мәдәният йортында әлеге уңайдан “Без спорт яратабыз, без наркотикларга каршы” дип исемләнгән рәсем конкурсы узды. Бәйгедә балалар катнашты.


“Балалар, яшүсмерләр, яшьләр арасында наркоманиягә каршы кисәтү эшләре алып бару, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау безнең эшчәнлектә бер юнәлеш булып тора. Конкурсның төп максаты - яшь буында наркотиклар куллануга тискәре караш формалаштыру һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, иҗади сәләтне үстерү һәм үсеп килүче буын арасында рәсем сәнгатенә карата кызыксынуны арттыру”, - ди мәдәният йорты директоры Татьяна Егорова.
Балаларга бу тема таныш, алар наркоманиягә каршы ничек көрәшергә кирәклеге турындагы фикерләрен әйттеләр, ә иң куандырганы - алар битараф түгел.

Фотолар Якты Күл мәдәният йортыннан

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев