Туганайлар

Яңа күл, чистартылган елга, 600 төп чыршы агачы - Тырлау аланында эш кайный

4 июль көнне, “Питрау” республикакүләм керәшен культурасы фестивале уза торган Тырлау аланын күрергә дип, Мамадыш районы Җөри авылына бардык.

Очрашкан саен гел гөрләп каршы алган аландагы тынлыкны күрү сәер булып тоелды. Мин әле аланны бөтенләй дә ташландык хәлдә күрермен дип уйлаган идем. Мондагы матурлык, тәртип шаккатырды. Без барган көнне биредә эш кайный – белгечләр төзекләндерү белән мәшгуль, ә Мамадыш, Дүсмәт, Колышчы, Шәдче, Җөри авылы ансамбльләре “Онлайн Питрау” өчен видеолар төшерә иде.

Коронавирус пандемиясе дип, Тырлау аланын матурлау, төзекләндерү туктатылмаган. “Биредә эш 2019 елның октябрь ахырларыннан бара. Елга буйларын ныгытуга кагылышлы махсус программа буенча, елгаларыбызны карап, чистартып, ярларын тәртипкә китерү мөмкин булды. Бу уңайдан, Тырлау аланына керү юлында агучы елга буе ныгытылды, ярларына ак ташлар җәелде. Керү юлында хәзер яңа басма көйләнде. Басма астында шлюзлар урнаштырылды. Кирәк булганда суны җыеп та, агызып та була”, - ­ дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Елизавета Михайлова.

Мондый чистарту елганың 2,5  километрын тәшкил итә. Бу аның Тырлау аланы буенча сузылган җиренә туры килә. Яр буенда үскән талларны кисеп, газон үләне чәчкәннәр һәм 600 төп чыршы үсентесе утыртканнар. Боларның барысын да Мамадыш милиорация компаниясе башкарган.

Елизавета Михайлова Түбән Шүләңгер авыл җирлеген җитәкли. Җирлекнең үзәге Җөри авылында урнашкан. Шуңа күрә аны халыкта Җөри авыл җирлеге дип тә атап йөртәләр. “Элек җирлекнең үзәге Түбән Шүләңгердә була. Хәзер үзәк безгә күчте. Исем үзгәртүләр шактый мәшәкатьле нәрсә. Шуңа күрә иске атамасын калдырдык”, ­ - дип аңлатты авыл җирлеге башлыгы.

Тырлау аланында төрле тематикага багышланган махсус мәйданнар бар. Питрау көнне ул мәйданнарда керәшен ансамбльләрен, чибәрләрне, кул осталарын, димче Гөрпинә түтине, балыкчыларны күрергә була. Без барган көнне “Керәшен ишегалды”ндагы сүтелгән музей бинасын яңартып, тимер субайларга утыртып яталар иде. Бу аланның “Керәшен ишегалды”ндагы барлык өйләрне дә тимер субайларга утыртып чыкканнар. Аланның үз каравылчысы бар. Ул – Назыйм Низамов. Каравылчы, ел дәвамында, көн саен Тырлау аланына килеп, йортларның, мәйданның сакланышын карап­-күзәтеп йөри.

Тырлауда башкарыласы эшләр әле күп. Палатка-­кибетләр биләп торган урыннарга тиздән заманча павильоннар ясый башлаячаклар. Димәк, кибетләрнең дә үз “йортлары” булачак. Тырлау аланы елдан-­ел үзгәрә, киңәя, матурлана бара. Ел саен Тырлау нинди дә булса үзенчәлекле үзгәрешләр кичерә. Мәсәлән, шундый үзенчәлекләрнең берсе буларак, быел озынлыгы ­ 300 метр, киңлеге ­ 65 метр, тирәнлеге 3,5 метр тәшкил иткән матур күл ясалырга тиеш иде.

“Безнең суы кимеп бара торган ике күл бар иде. Иван Егоров: “Әйдәгез, әгәр барып чыкса, бу күлләрне торгызып карыйк әле”, ­ диде. Шуннан соң җиргә дренаж ясалды. Дренаж ясаганда ук Тырлауның таулы урманындагы чишмәләрдән аккан су күлне тутырды”, ­ - дип сөйләде Елизавета Михайлова.

Автор фотолары

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: