Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Владимирдан Галина Михайлова: “Артык көчне каядыр куярга бит, шуңа печән чабабыз”

Авылда җәен эш бетми, әле бакчаның чүп үләнен ута, малларыңны көтүгә ку, печән өсте, каз-үрдәгеңне суга алып төшәсе бар.

Бүген авыл халкы печән әзерләү белән мәшгуль. Дөрес, печән чабу, җыю, киптереп алып кайту элеккечә үк түгел хәзер. Печәнне рулон итеп төреп кенә кайтарып куялар. Чалгы белән сәнәк тотып печәнгә баручыларны да еш күрмисең. Шулай да сирәк кенә булса да терлекләренә азыкны елга-күл буйларыннан, үзлренең бакчаларыннан чабып, җәй буе үз җайларына әзерләүчеләр юк түгел. Печән исе тарала, күңел тынычлана, малларга азык әзер, кышка тынычланып керергә була.
Мамадыш районының Владимир авылында яшәүче Михайловлар да бакчада печән чапкан. Әнисе Галина белән улы - "Бәрмәнчек" фольклор ансамбле солисты Денис печән җыялар. Кайбер мизгелләрен алар видеога төшергәннәр. Арыганлыкларын да онытып, күп итеп печән җыюларына сөенәләр. Денисның:

“Әни, нигә без бар эшне дә кул белән башкарабыз?” дигән соравына әнисе: “Артык көчне каядыр куярга бит, шуңа печән чабабыз”, дип көлкегә борып җавап бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев