Туганайлар

Владимир Мишурин: “Укытучы булуым белән горурланам”

5 октябрь - укытучылар көне уңаеннан, Казан шәһәренең Идел буе районына караган 68 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә физика дәресләрен укытучы Владимир Мишурин белән очраштык.

− Владимир, син кайсы яктан? Үзең һәм гаиләң турында да сөйлә әле.

− Мин Мамадыш районының Албай авылы егете. Мишуриннар гаиләсендә туганмын, мама ягыннан - Кирушиннар. Папаның өч сеңлесе укытучы, үзе дә информатика укыта. Мама да укытучы, аның ягыннан әби-бабай һәм туганнар да үзләренең гомерләрен балалар укытуга багышлаганнар. Быел сеңлем Ульяна да Алабугада, мәктәптә тарих һәм җәмгыять белемен укыта башлады. Үзем Алабуга дәүләт педагогия университетының физика һәм математика бүлеген бетердем. Миңа калса, бу фәннәрне яхшы үзләштергән кеше калганнарын да аңлаячак. Университетны тәмамлаганнан соң, "кая барырга", - дигән сорау туды. Чөнки үзенең укытучылар әзерләп чыгаручы университеты, 10 мәктәбе булган Алабугада эш табу кыенрак иде. Казанга китеп, университетның механика һәм математика факультетына магистратурага укырга кердем. Шунда укыганда, группадаш кыз, "68 нче мәктәптә физика укытучысы вакансиясе бар, барып күреп кайт, ошаса - эшләрсең",− дигән тәкъдим ясады. Күреп торасыз - ошады.

Уку белән укытуны бергә алып бару авыр булмадымы?

Юк. Магистратурада укыганда параларны уңайлы итеп куя иделәр. Бер көн укытсам, икенче көнне үзем укырга бардым.

− Яшьләр укытырга барырга бик атлыгып тормый. Инде ничә ел эшлисен?

− Быел беренче октябрьдә 4 ел булды. Хәзер инде үзем укытып чыгарган балалар да бар. Беренче елны укытучы булуыма үзем дә шикләнебрәк карадым. Магистратурада укыган вакытта гына мәктәптә эшләрмен дә, аннан соң күз күрер, дип уйлаган идем. Ләкин, тора-бара мәктәп мине үзенә ныграк тартты. Диссертация язган вакытта фәнни җитәкчем, мәктәптә эшләвемне белеп алгач, миңа: "Беләсезме, сез игелекле эш эшлисез бит", − диде. Менә шушы сүзләрдән соң да, үземнең укытучы булып эшләвем турында фикерем үзгәрде. Бүгенге көндә һөнәрем белән горурланам, эшемне яратып башкарам. Өч ел эшләгәннән соң, аттестация уздым. Хәзер мин беренче категорияле физика укытучысы.

Авылдан килеп, конкуренция зур булган Казанда, шәһәр балаларын укыта башлау куркытмадымы?

− Юк, куркытмады. Конкуренция, чыннан да, зур. Укытучы һөнәре бүгенге көндә яңадан туды дисәм дә, ялгышмам. Хезмәт хакын да арттырдылар. Мәктәпләрдә яшь специалистларны көтеп торалар хәзер. Бездә генә дә 13 алар. Аннан соң, ир-ат укытучылар аз сәбәпле, безгә игътибар да зуррак. Һөнәреңне яратсаң, бергә эшли торган коллективың тату булса (минем коллектив яхшы, хәтта мәктәптә укытучылар командасы да бар, бергәләп футбол, баскетбол уйныйбыз), эшеңне җиренә җиткереп башкара алсаң гына, эшләгән эшең шатлык китерәчәк. Бүгенге көндә бу өч критерий буенча, башкарган эшем мине тулысынча канәгатьләдерә.

‒ Кайсы очракта укытучы эшеннән китергә мөмкинсең?

‒ Хезмәт хакларын тормыш итәргә җитми башларлык итеп кисә башласалар гына укытучы һөнәрен ташлап китергә мөмкинмен. Чөнки хәзер гаиләм бар, Алла бирса, балаларым булыр. Миңа башка балаларны укытырга һәм тәрбияләргә генә түгел, үз гаиләмне дә туйдырырга кирәк бит.

− Укытырга килгән беренче көнең, беренче дәресең исеңдәме?

− Укучылар барысы да диярлек, "бу безнең яңа укытучы", − дип, артымнан пышылдап калалар. Кыюрак югары класс укучылары, яныма килеп, "Сез безгә физика укытырга килдегезме?", − дип тә сорыйлар (елмая). Беренче дәрестә нык дулкынландым. Папа-мама алдында сынау тоткан шикелле хис иттем үземне. Беренче ел авыр булды. Тагын да тирәнтен укырга, өйрәнгәнне искә төшерергә туры килде. Үзең генә белү түгел, башкаларга да аңлата белергә кирәк бит. Кайвакытта икешәр, өчәр тапкыр аңлаткан чаклар да була иде. Балаларның да төрлесе бар бит. Кемгәдер тиз бирелә, кемгәдер авыррак. Шуны да әйтергә кирәк, хәзерге балалар төгәл фәннәргә караганда, гуманитар фәннәрне якынрак күрә.

− Үзеңнең классың да бар икән...

Класс җитәкчесе булып икенче елымны эшлим. Быел алар инде алтынчылар, 30 укучы. Класс җитәкчесе булу җаваплылыкны тагын да арттыра. Һәрбер баланың үз җае, аларның ата-аналары белән дә уртак тел таба белергә кирәк.

 

− Балаларны тыңлата аласыңмы?

Төрле бала бар. Бөтенләй тыңламый торганнар да очрый, алар укытучыны гына түгел, ата-ана сүзен дә санга сукмый. Андыйлар белән аерым эшләргә туры килә. Ә болай, барысы да үзеңнән тора. Тыңлата белергә кирәк. Әгәр дә укытучы балаларны тыңлата алмый икән, ул мәктәптә эшли дә алмый. 30 бала, дәрес вакытында барысы берьюлы тавышлана, төрткәләшә башласа, укытучы нишләсен?

Ничәнче классларда укытасың? Балаларны ЕГЭларга да әзерлисеңме?

7-11 нче классларда укытам. Мәктәптә 544 укучы, шуларның яртысына физикадан керәм. Мин мәктәптә бердәнбер физик. Алтынчы классларга математика да укытам. ЕГЭга да, ГИАга да әзерлим. Аллага шөкер, укучыларның моңа кадәр экзаменнардан "2"ле алганнары юк. Күпләр укытучы эше көндезге өчтә тәмамлана, дип уйлый. Ялгышалар. Экзаменнарга без дәресләрдән соң әзерләнәбез. Чөнки дәрес сәгатендә бирелгән теманы өйрәнергә кирәк. Контроль, лаборатор эшләр бар, аларны тикшерергә кирәк. 30 укучылы классның дәфтәрләрен тикшерү өчен генә бер сәгать вакыт кирәк. Андый класслар миндә - 10. Кичтән икенче көнге дәресләргә дә әзерләнергә кирәк әле. Аннан соң, укытучы документ эшенә дә баштан-аяк чумган бит әле ул. Матур яңгырамаса да, дөресе шул: балаларга белемне кәгазь эшеннән калган вакытта бирәбез.

− Дәресләрдә тәҗрибәләр дә ясыйсызмы?

− Әлбәттә. Физика − табигать турындагы фән бит ул. Үз күзләрең белән күрмичә, кулын белән тотып карамыйча, укып кына аңлап бетереп булмый. Егетләргә бераз якын булса да, кызларга авыррак бирелә бу фән. Тәҗрибә ясарга приборлары булмаса (бүгенге көндә алар иске инде, 70-80 нчы елгы приборлар), укучыларга видео язмалар күрсәтәм. Класста интерактив такта, проектор бар.

 

− Укытучы булырга хыялланучыларга һәм яңа гына югары уку йортын тәмамлаган яшь специалистларга нинди теләкләрең бар?

− Мәктәпкә укытырга килүдән курыкмасыннар. Укытучылар - балаларга кечкенәдән белем, тәрбия бирүчеләр ул. Аннан соң, беренче еллардан ук күктән йолдызлар да көтмәсеннәр. Бер җирдә дә, эшли башлау белән үк, зур хезмәт хакы бирмиләр. Тырышырга, эшләргә, үз һөнәреңнең остасы булырга кирәк.

− Әңгәмәң өчен зур рәхмәт, Владимир. Укытучылар көне белән котлап, авыр, шул ук вакытта җаваплы эшендә уңышлар телим.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: