Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Владимир авылы атамалары

Мамадыш районының Владимир авылы тау башына урнашкан кебек.

Авылда Калатаудан кала Өй җылгасы, Мүкле күл, Җенле җылга, Кумрау почмагы,  Балан тавы, Солдат аланы, Әгъни аланы, Бәхтияр юлы, Курач, Пионер аланы дип исемләнгән урыннар бар. Алар нәрсәләр аңлата икән?

Өй җылгасы. Әйтүләренә караганда авылның беренче кешеләре шунда урнашкан булган. Чыннан да яшәү өчен матур, чишмәле,  ышык урын.  Кайчандыр өйләр булганга,  “өй җылгасы” булып калган булса кирәк. Халыкта өй  җылгасыннан килгән болыт хәтәр була дигән ышану да яши. 

Мүкле күл. Өй елгасының дәвамы. Бу урында элек матур күл булган.  Өлкән буын кешеләре ул күлне, тирәсендәге куе таллыкны әле дә хәтерлиләр әле. Хәзер ул тип-тигез булып күл төбен хәтерләтеп тора.

Җенле җылга.  Бу елга турында төрле имеш-мимешләр яши. Янәсе җенле елга кышын кар-бурында, җәен төнге юлда адаштыра торган булган.  Кемнәргәдер үлгән кеше, хайван сурәтләренә кергән  җеннәр дә шушы елгада очрый.

Кумрау почмагы. Мамадыш районында Кумырык (Комаровка) дигән авыл бар. Бу исем дә озын-борынлы урын булганга шулай аталмады микән?

Балан тавында элек баланлык булган.

Солдат аланы – Бөек Ватан  сугышына хәтле дә “Солдат аланы” булган. Некрутлар заманыннан калган исем дип сөйли авыл  картлары. Солдатка озатканда булачак солдатлар шунда кереп, соңгы саубуллашу сүзләрен әйткәннәр, шунда хушлашканнар.  Чыннан да “Катерина юлы”, ягъни “Әби  патша юлы”на алып чыга торган юл өстендә.

Әгъни аланы. Урманда Бөек Ватан сугышы чорында хатын-кызлар урман кисәләр.  Агния исемле яшь  хатынны агач басып үтерә. Аның берсеннән-берсе яшь 6 баласы ятим кала. Шуннан бу урын “Әгъни аланы” булып кала.

Бәхтияр юлы. Авылда Пугачев восстаниесенә кушылучылар күп була.  Аларның фамилияләре дә билгеле. Пугачевның полководецы Бәхтияр Канкаев авыл янындагы урманнан уза.  Шул юл әле дә  Бәхтияр юлы дип йөртелә.

Пионер аланы.  Пионерларның 19 май туган көнне традицион сбор уздыра торган урыннары.

Курач. Авылның болыннан ага торган кечкенә генә инеше.  Владимирда курач – кечкенә, тар дигән сүзне аңлата.  Тар киемле кешегә “курачрак киемең” диләр. Димәк,  бу сүз “кечкенә инеш” дигәнне аңлата.

Владимир чишмәләргә дә бай авыл.  Сон чишмәсе, Наум чишмәсе,  Ибашай коесы, Салкын кое,  Изгеләр чишмәсе бар.

Сон чишмәсе – Сон елгасы буена урнашкан авылларга (Югары Сон, Кече Сон, Яңа Сон, Түбән Сон, Урта Сон) бара торган юл өстендә. Шуңа шулай дип атала.

Наум чишмәсе.  Наум исемендәге кешеләрнең бакча башыннан ага. Шул карап- кадерләп торган.

Ибашай коесы.  Ибашай бабай казып чыгарган кое диләр.

Салкын кое – нишләптер авылдагы чишмәләр, коелар арасында тешләрне  камаштырырлык салкын тоела.

Изгеләр чишмәсе. (Биек тау чишмәсе). Авылның иң биек тавының иң биек урыныннан бәреп чыккан чишмә.  Суыннан бик күп кешеләр сихәт ала, дәва таба.

Владимир авылының үзенчәлекле, үзенә генә хас урыннары исемнәре менә шушылар.

Лидия Пасыева.

Мамадыш районы, Владимир авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев