Туганайлар

Виталий АГАПОВ: “Без беренчеләрдән булдык”

Яр Чаллы шәһәре керәшеннәре республикада беренчеләрдән булып үзләренең җәмгыятьләрен булдырып, бүгенге көндә дә әлеге хәрәкәттә "кайнап" яшиләр, уңышлары белән куандыралар. Республика керәшен иҗтимагый оешмасының юбилеен каршылап, "Яр Чаллы керәшен җәмгыяте" җитәкчесе, Яр Чаллы шәһәре советы депутаты, Татарстанның халык артисты Виталий АГАПОВ традицион 10 сорауга җавап бирде.

- Ни өчен Сезне Яр Чаллы шәһәренең керәшеннәр оешмасы җитәкчесе итеп сайладылар? Сезнеңчә, Сез халык өметен акладыгызмы?

- "Яр Чаллы керәшен җәмгыяте" керәшен дөньясында беренчеләрдән булып оешты. Бүген безгә 25 яшь. Шуңа күрә, сүзне шул чорлардан ук башлыйк. 1990-1991 елларда, халыкларның үзаңнары үскән чорда, бер төркем керәшен активистлары (Александр Филимонов, Александр Васильев, Виталий Агапов, Марклен Федоров, Ямаш Игәнәй, Владимир Назаров, Иван Васильев һ.б.), Татар иҗтимагый үзәгенә түгәрәк өстәлләргә, утырышларга йөри башладык. Әмма тиз арада, татарлар белән керәшеннәрнең милли мәсьәләгә карашлары үзгә икәне ачыкланды. 1991 елның языннан керәшен активистлары үз оешмаларын булдыру турында үзара с өйләшүләр алып бара башлый. Шул ук елны Чаллыда кечкенә генә "Питрау" бәйрәме дә уздырыла. Халыкка бик ошый. 1991 елның 25 ноябрендә керәшен активистлары утырышында Яр Чаллы керәшен җәмгыяте оештыру турында карар кабул ителә. Февральдә җәмгыятьнең оештыру конференциясе уза. Беренче правление составына Николай Антонов, Марклен Фёдоров, Николай Храмов, Александр Филимонов, Ямаш Игәнәй, Владимир Назаров, Виталий Агапов, Виталий Умнов керә. Җәмгыятьнең беренче җитәкчесе итеп Анна Асанова сайлана. Шул ук елның мартында җәмгыять рәсми теркәү уза.

Җәмгыятьнең икенче җитәкчесе Раиса Ипеева бу эшне 1993 елдан 1995 елга кадәр алып бара. Бүгенге көндә правление члены булган Александр Филимонов та, оешманы 1995 елда җитәкләп, үз өлешен кертә. 1995 ел ахырыннан 2009 елның июненә кадәр оешманы Николай Ипеев җитәкли, ә аның кулыннан дилбегәне инде миңа алырга туры килде. Керәшеннәрнең шушы мин санап киткән асыл затлары, үзләренең тырышлыклары белән "Яр Чаллы керәшен җәмгыяте"н дөньяга таныттылар, түш киереп "без керәшеннәр" дип әйтергә мөмкинлек бирделәр.

Ә менә халык өметен аклау-акламау турында бары тик халык кына әйтә ала.

- Сез, эшләр өчен, үзегезгә нинди команда җыйдыгыз?

- Тотрыклы эш алып барыр өчен көчле, актив, прогрессив, керәшенлегеннән оялмый торган затлардан тупланган команда кирәк. Андый команда бер көндә генә оешмый, әлбәттә, аңа айлар, еллар кирәк. 25 ел эчендә керәшен хәрәкәтенә килеп-китүчеләр дә күп булды. Башкалар эшләсен, ә мин карап торыйм дигәннәре дә булмыйча калмагандыр. Тик шунысы куандыра: керәшен халкында төпле, тырыш, акыллы, кунакчыл кешеләр күбрәк. Россиянең кайсы гына төбәгендә яшәгән керәшеннәр белән очрашсам да, үземнең якын туганымны: дәдәй-түтине, үрсәти-үрсәниемне очраткан кебек булам. Бүгенге көндә җәмгыятебез идарәсенә 15 кеше керә, алар арасында төрле юнәлештә эшләүче, төрле төбәктә туган, төрле мөмкинлекләре булган, әмма үз халкын яраткан кешеләр тупланган. Мин аларның барсына да бик рәхмәтле.

Правление составы:

Агапов Виталий Васильевич

Андров Александр Петрович

Аппаков Александр Михайлович

Васильев Александр Анатольевич

Высоцкий Александр Валентинович

Кондратьев Александр Ефримович

Кудряшов Петр Александрович

Кудряшова Нина Григорьевна

Куркин Пётр Александрович

Курочкин Анатолий Васильевич

Максимов Валерий Иванович

Мартынова Мария Михайловна

Саляхиев Артур Габдельфатович

Сырышева Надежда Семеновна

Филимонов Александр Михайлович

- Керәшен мәсьәләсенең ун ел элек һәм хәзерге хәленә Сезнең карашыгыз?

- Бер башлагач, мин сүзне узган 25 ел турында алып барырмын, чөнки соңгы 10 елда керәшен хәрәкәтенә кушылган кешеләр, шул исәптән лидерлар саны да күпкә артты, бу турыда күп сөйләнә, языла. 1991 ел белән бүгенге көнне чагыштырсаң, күк белән җир арасы. Беренче вакытларда милли хәрәкәттә катнашкан өчен төрле кабинетларда профилактик әңгәмәләр тыңларга да туры килде. Утырышлар да кеше күзеннән ераграк урыннарда уза, репетицияләр дә ансамбль членнарының квартираларында бара иде. Акча, тәҗрибә, безне аңлау юклык, һәрчак үзен сиздереп, искәртеп торды. Ә инде бүгенге көндә мин санап киткән әлеге проблемаларның барысы булмаса да, күбесе чишелеш тапты. Тик бу безгә тукталырга, тырышлыкны киметергә сәбәп бирми, чөнки иң төп "керәшен кем ул" дигән сорауга әле һаман да җавап юк.

- Эш дәверендә нинди уңышларга ирештегез? Уңышсызлыкларыгыз булдымы?

- 25 ел эчендә безнең оешма керәшен дөньясында һәрчак лидер булды. Керәшен хәрәкәтенең башлангычы Чаллыда туды дип әйтсәм дә, ялгышмам. Беренче Республика керәшен оешмасы, беренче Регионара керәшен оешмасы (җитәкчесе - Алексей Шабалин), беренче керәшен гәҗите - "Керәшен сүзе" (редакторы - Ямаш Игәнәй), шулай ук "Туганайлар" (редакторы - Зинаида Мөхлисова), үзләренең тумышы белән Чаллы шәһәренә, "Яр Чаллы керәшен җәмгыяте"нә бәйле.

Бүгенге көндә җәмгыятьтә 20 кешедән торган "Карендәшләр" керәшен фольклор ансамбле, яшьләрнең 12 кешедән торган "Җанагай" ансамбле, 10 кешедән торган "Бәләкәй дәдәйләр" инструменталь ансамбле, атнакөн мәктәбе, "Керәшен җорты" исемле кечкенә музей эшләп килә. Болар барысы да "Чишмә" Халыклар дуслыгы йортында урын таптылар.

25 ел дәверендә Чаллыда узучы "Нардуган" бәйрәмен белмәгән, анда катнашмаган керәшен, булса да, бик аздыр. Безнең "Питрау" бәйрәменә дә инде 25 ел. Бу ике бәйрәм дә Яр Чаллы шәһәренең мәдәният чаралары планына кергән һәм чыгымнарның бер өлеше шәһәр бюджетыннан финанслана.

2011 е лдан, минем тәкъдим белән, "Керәшеннәр җырыу әйтә" дигән керәшен һәм нагайбак җырларын башкаручыларының Бөтенрәсәй фестивале уздырыла башлады. Инде быел, Алла бабай ярдәме белән, аның дүртенчесе узар, дип уйлап торабыз.

Бу фестиваль Россиядә яшәгән керәшеннәрне барлау, аларны берләштерү, керәшен җырларын, гореф-гадәтләрен саклап калуга юнәлтелгән. Шушы фестиваль кысаларында безнең арага Самара өлкәсенең Назаровка авылы керәшеннәре кушылды. 2012 елда Красноярск якларына барып, кайчандыр Мамадыш якларыннан күчеп киткән керәшеннәрне эзләп табып, фестивальгә чакырып кайтарырга туры килде. 2015 елда Иркутск өлкәсенең Харёты авылында яшәүче туганайларыбызны күрү бәхетенә ирештек. Шушы фестиваль, "Сәвәләй" фольклор ансамблен оештыру белән берлектә, минем иң зур куанычым һәм горурлыгым. Әлбәттә, бу эшләрне ярдәмчеләрсез башкарып чыгу авыр. Аларны атап китмичә булдыра алмыйм: Александр Андров, Николай Рагинов, Александр Кондратьев, Олег Смирнов, Александр Аппаков, Альберт Петров, Александр Высоцкий, Валерий Чулаков, Александр Васильев һәм тагын башка шундый асыл егетләребез һәм кызларыбыз.

Тагын бер зур эшебезне әйтеп китәсем килә. Шушы чараларны уздырырга юнәлтелгән дәүләт грантларында катнашу. Соңгы 5 елда 785 мең сумлык грант оттык. Шушы акчага костюмнар тектердек, музыка кораллары, кирәк-яраклар алдык.

- Керәшен мәсьәләсе белән шөгыльләнгәндә керәшен булуыгыз Сезгә каршылыклар китермәдеме?

- Беркайчан яшермәдем дә, оялмадым да. Ниндидер комачаулыклар булса да, ул турыда бүген зарланып утыру, искә алу юкка вакыт әрәм итү генә. Мин үземнең халкымны да яратам, татар халкын да яратам, чөнки татар дөньясы булмаса, керәшен дөньясы да булмас иде.

- Безнең халык ни өчен пассив?

- Безнекеләр саграк, барысын да төптән уйлап эшли торган. Ә менә лидерлар, киресенчә, активрак булырга, халыкны дөрес юнәлештә алып барырга тиеш. Халыкка кирәк, аңлаешлы, ошый торган эшләр эшләнгәндә, халык лидерларга тартыла, алар артыннан бара, активлаша.

- Халык белән ничек аралашасыз? Сез халыкка никадәр якын?

- Татарстанның халык артисты, "Керәшен бароны" буларак, миңа халык белән аралашу рәхәт һәм бик кирәк. Аларның да мине якын итүләрен сизәм һәм тоям. Халкыма шуның өчен дә рәхмәт.

- Сезнең шәһәрдә керәшеннәрне берләштерү, туплау өчен нишләргә кирәк?

- Мин санап киткән эшләрне урынына җиткереп эшләсәң дә, аларга өстәп тагын шуның хәтле эшләсәң дә, җитмәс кебек.

- Сезне нәрсә борчый, нәрсә сөендерә?

- Мине керәшеннәрнең халык буларак статусы булмау, яшьләрнең керәшенлекләрен оныта, читләшә баруы, гореф-гадәтләребезнең бетә баруы, аларның саегуы борчый.

- Иҗтимагый башлангычларда керәшен мәсьәләсе белән шөгыльләнү авырмы? Сезне халык, район җитәкчеләре хуплыймы, яклыймы?

- Үзебезнең эшебездә без мөстәкыйль, шулай тынычрак һәм җайлырак. Шулай эшләгәндә, өйрәтүче, каршылык тудыручылар бик күпкә кими. Әмма бу дәүләт органнары белән бергәләп эшләмәскә дигән сүз түгел, мин моны ассызыклап әйтәм: бергәләп, ләкин алар канаты астында түгел. Чыннан да, җәмгыятебез Рәсәй законнары кысасында, дәүләт органнары белән бергәләп, керәшен халкына хезмәт итә. Әңгәмәне мин халкыма язган шигырем белән йомгаклар идем.

Керәшен халкым минем, җырларыңда синең

Чишмәләрдәй чылтырап моң ага.

Шушы моңнар безгә, гасырлардын килгән,

Ата бабалардан җыр аша.

Керәшен халкым минем, яшә мәңге

Җырларыңны сакла, моңыңны

Җырларыбыз аша, моңнарыбыз аша,

Күрсен дөнъя минем халкымны

Күп җирләрдә йөрдем, күпме илләр күрдем,

Тик күрмәдем сезнең кебекне.

Әйтер өчен сезгә халкым диеп, дуслар,

Җыяр идем сезне бер җиргә.


 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: