Туганайлар

Ветераннар, рәхмәт, хөрмәт сезгә!

Яз үзенең нурлы кояшы белән күзләрне алдый башлауга, күңелемдә моңсу уйлар уяна. Без, сугыш чоры балалары булмасак та, бу афәт турында белеп, аңлап үсүчеләр. Кечкенә вакытта, әбиләребез исән чакта сөйләгән истәлекләре бүген дә хәтердә

Ерак әбием, Анастасия Павлова Лениногорск рай­оны Федотовка авылында яшәгән. Аннан ишеткән хатирәләрне хәзер оныкларыма сөйлим дә – куркыныч кинолардагы кебек була. Әби 13 яшендә, аттан егылып, гарип калган. Алай да кияүгә чыгып, өч бала табып үстергән. Сугыш башлануга ире Максим бабай­ны яу кырына озатканда, кече кызы София түти бик кечкенә булган. Әби, аксый-аксый, баласын күтәргән килеш, басу капкасына кадәр ирләрен сугышка оза­тучылар артыннан йөгерә икән. Шунда кемдер: “Ичмасам, баласын берәрегез кулыгызга алыгыз әле”, - дип кычкырган. Шул китүдән Максим бабай кайта алмаган. Фашистлар аларны землянкаларыннан атып чыкканнары турында бер якташ кына кайтып әйткән.

Начтук әби бик уңган кеше иде. Укый-яза белгәнме, ансын хәтерләмим, тик ул тирә-як авылларга данлы, кешеләрнең кул-аяклары тайганда яхшы итеп сөяк утыртучы иде. Сугыш чорында хатын-кызлар әбигә төш юратырга да килә торган булганнар. Элегрәк әни сөйли торган иде: “Кич утырырга керүчеләр кайсы су­гыш кырыннан килгән хат укый, кайсы күргән төшен сөйли, җырлап та алалар, аннары акырып-бакырып, тәгәри-тәгәри еларга тотыналар”,- дип.

Безнең әниләр сугыш башланганда 7 яшьтә бул­ганнар, бик авыр балачак туры килгән үзләренә. Ми­нем әни Ульяна, 2 генә класс укыган да, әби өчен кыр эшенә йөргән. Әнинең олырак туганы Иван дәдәй, аягы авыртулы булса да, бөтен йортны алып барган, колхозда да эшләгән.

Әни 16 яше тулганчы ук әтием Иван Семеновка кияүгә чыккан. Әти 18 яше тулуга армиягә алына һәм японнар белән барган сугышта катнаша. Арабыздан киткәненә 12 ел инде. Аны искә алган саен, хәзер дә йөрәгем кысып куя, күзләрем яшьләнә. Әти безнең өчен бик яхшы кеше иде. Әни белән 55 ел бергә матур гомер иттеләр. Хәзерге вакытта әни безнең янда.

Кайнатам, Андрей Игнатьев, шулай ук, Федотовка авылыннан. Кайнанам Аксения Павловна белән 65 ел гомер кичерделәр. Аларның сигез балалары булган, мин килен булып төшкәндә алтысы исән иде әле. Хәзер инде дүртәү генә калдылар, әби-бабай да гүр ияләре. Әти Бөек Ватан сугышының иң кайнар нокталарында булып, бар ачысын татыган кеше. Ул сугышта булуы турында сөйләргә яратмый иде. Җиңүнең 70 еллыгын каршылаганда әтинең фронтта узган хәрби юлын Ин­тернеттан эзләтеп алгач, исебез китте. Ул армиягә 1941 елның 24 июнендә алынган, сугышка август аенда кер­гән. 18 нче гвардия танк бригадасында автоматчылар ботальонын җитәкләгән. 1942 елда ике тапкыр яра­ланган. “За боевые заслуги”, “За оборону Сталингра­да” медальләре белән бүләкләнгән. 1944 елда “Кызыл Йолдыз” орденына лаек булган. “Герой” исеме алырга өлгермәдем, иң зур командирыбыз үлеп өлгерде шул”, - дия торган иде.

1944 елның 26 июнендә безнең танклар һәм җәяүлеләр һөҗүмгә кергәндә, әти, автоматчылар рассчетының гвардия өлкән сержанты, үзенең сугышчылары белән берлектә, дошманнарның атлы һәм җәяүле һөҗүмнәрен җиңгәннәр. Сугыш техникалары төялгән 12 авыр йөк машинасын тар-мар иткәннәр.

1944 елның июль аенда Вильнюс шәһәренә, иң берен­челәрдән булып, кайнатам җитәкләгән автоматчылар барып кергән. Җиңүне әти Берлинда каршылаган.

Кайнатамның энесе Василий Игнатьев хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Алар, элекке Шөгер райо­ныннан алынучылар, юлда ук утка тотылганнар. Василий дәдәй, туасы улы барлыгын да белмичә һәлак булган.

Үземнең әтине дә, кайнатамны да күз алдыма ки­терәм дә, горурланып куям – нинди көч, нинди җа­ваплылык булган бит аларда! Быел инде Җиңүнең 73 еллыгын каршыларга әзерләнәбез. Авылларда сугыш ветераннары бик аз калды. Балаларыбызга, оныкла­рыбызга узган сугыш хатирәләрен ныклап аңлатырга тиеш без, дип уйлыйм. Бүгенге рәхәт тормыш нинди юллар, күпме киселгән гомерләр белән яулануын бе­леп үссеннәр иде.

Сүземне Җиңүнең 70 еллыгына язган шигырь-җыр сүзләрем белән тәмамлыйсым килә.

Бәйрәм арты бәйрәм килә тора,

70 ел бит Бөек Җиңүгә.

Син генә юк, әтием, арабызда,

Күз яшьләнә искә төшүгә.

Кушымта:

Ветераннар, рәхмәт, хөрмәт сезгә,

Төзәлсен йөрәгем ярасы.

Шул дәһшәтле еллар хәсрәтләрен

Күрмәсен баламның баласы.

Син сөйләгән килә хәтер булып -

Сугыш булган бик тә куркыныч.

Күпме югалтулар, ятимлекләр,

Ялгыз калулары аяныч.

Кушымта.

Яшь буыннар берүк онытмасын,

Кадерен белсен алар һәр таңның.

Улларыбыз һәрчак уяу булсын,

Сакласын сөекле Ватанын.

Любовь ИГНАТЬЕВА,

пенсиядәге медицина хезмәткәре.

Әлмәт районы, Кәләй авылы

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: