Вера МЕЩЕРЯКОВА, прихожанка: "Павел әтей Павлов безгә Ходайдан җибәрелгән"

17 ноябрь көнне Казандагы Алла Анасының Тихвин чиркәве священнигы, богословие кандидаты, Татарстан Республикасының бөтен керәшен чиркәүләре благочинные, Изге Макарий ордены кавалеры, Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәте өчен" медале иясе, протоиерей Павел әтей Павловның туган көне
Вера МЕЩЕРЯКОВА, прихожанка:
- Отец Павелны мин үзем 1989 елдан ук беләм. Әле керәшен чиркәве ачылу истә дә юк заманнар. Казанда яшәүче керәшеннәрнең иманга сусаган чагы. Шул чорларда аның атасы Павел дәдәй белән анасы Татьяна түти үлем-китемне озатып, өй борынча, чакырган кешегә барып, иман таратып йөрделәр. Безнең әти-әниләр алар белән йөрешеп, бик тату, дус яшәделәр. Башта, керәшеннәр приходы оешкач, шәһәр үзәгендәге Петропавел чиркәвенә йөрдек. Әтием инде үз аягы белән йөри алмый башлагач, отец Павел өлеш алдырырга өйгә килде. Әтиебезне дә, әниебезне дә соңгы юлга ул озатты. Шуңа күрә, бөтен семьябыз белән, ышанып, язмышыбыз белән бәйле мизгелләрне аңа тапшырабыз.
Инде 40 елдан артык бергә яшәгәннән соң, ирем Николай белән отец Павелдан кәбен койдырдык. Кызыбыз Настяны кияүгә биргәндә дә ул кәбен койды, оныкларыбыз Василиса белән Елисейны да ул чумылдырды. Улым да, машина алгач, аңа барып аруландырып кайтты, исән-имин йөреп тора, Ходайга шөкер. Дөрес, балалар әле бөтенләе белән дин юлына басмады, чиркәүгә бәйрәмнәрдә генә киләләр. Аларның вакытлары әле җитмәгәндер, димен, һәркем Ходай юлына үз вакыты белән килә бит. Шуңа күрә, балаларыбыз, оныкларыбыз өчен дә духовный наставник булган отец Павел озак еллар халкыбызга хезмәт итсен иде, дим.
Чиркәүгә төшкән саен, терелеб, көч җыеп менәм. Отец Павел уңай энергетика биреп җибәрә. Тавышы йөрәккә үтеп керә, сөйләгән сүзе, үгетләре күңелдә кала. Балалары тәүфыйклы, бары да иман юлында, аталары эшен алып баралар. Үзе чиркәү киемнәрен тегә, үзе иконалар чигә, иман китаплары чыгара, балалар укыта. Керәшеннәргә Ходайдан бирелгән кешебез ул безнең. Алга таба да безне куандырып, сау-сәламәт булып, халкыбызны туплап, кюб жяшясен эйе.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
7 март 2021 - 11:11“Тик-Ток”та – Галя түти Галина Шапиеваның биегәне төшерелгән видеоязманы 247 мең (!) мәртәбә караганнар1400
-
7 март 2021 - 10:11Чит хатыннарга чит хатыннарга кызыгып Янымда чибәр хатыннар бөтерелеп йөрсә дә, берсенә дә күтәрелеп карыйсым килми1600
-
7 март 2021 - 10:11Дүртенче буын туганым Күпләр үзләренең дүртенче буын туганнарын белми дә торгандыр. Ә без беләбез, якын итешәбез. Дүртенче буын туганым Светлана Токранова белән очрашканда, сөйләшеп сүзебез бетми1300
-
7 март 2021 - 06:53Язык: сохранить нельзя уничтожить Очтомак, нәнәй, гүпче, арумысез – вы употребляете эти слова в речи?2800
-
7 март 2021 - 06:46Сәрдәбаштагы Петровлар янында Арча ягындагы Сәрдәбашка баргач, авылдагы иң өлкән кеше дип, Анна түтиләр өен күрсәттеләр. Мәдәният йортыннан күренеп кенә торса да, кары эттерелгән тар гына юлдан Маршал Жуков урамының аерымрак торган ике өенә барып җиткәнче, шактый урарга туры килде2100
-
7 март 2021 - 05:24Җанымны сыный вакыт Түбән Камада яшәп иҗат итүче керәшен шагыйре Никифор Тукмачев – сирәк талант иясе. Шигырь язучылар күп, әмма Никифордай һәр юлын үз йөрәк сыкранулары, күңел яшьләре аша яза белүче шагыйрьләре генә сирәк бу заманның1900
-
6 март 2021 - 11:11Кышны озатабыз Май атнасында, кышны озату, ә язны каршы алу уңаеннан, халык рәхәтләнеп күңел ача, коймаклар пешереп, бер-берсенә кунакка йөри5800
-
6 март 2021 - 11:11Өлкәннәр дә әкияткә мохтаҗ... “Әкият” курчак театры “Әлдермештән Әлмәндәр” моңсу комедиясен куйды. Әлмәндәр курчагын карендәшебез, Татарстанның атказанган артисты Юрий Чуктиев җанландыра3900
-
6 март 2021 - 10:11Мәхәббәтләре гомерлек Бәхетле мизгелләр кичереп йөрү әле: тәтәм белән нәнәмнең гаилә коруларына 23 февральдә 65 ел тулды7201
-
6 март 2021 - 06:51Пчеловод: не только пчелами здесь удивляют Деревня Пчеловод Кукморского района знаменита своими выходцами. Отсюда родом местный глава Сергей Димитриев, певец, заслуженный артист РТ Вадим Захаров, акушер-гинеколог Вадим Захаров, уролог Руслан Димитриев. Чем еще примечателен Пчеловод? Выяснили журналисты газеты «Туганайлар»7802
-
6 март 2021 - 06:34Усы егете рядовой Никита – контрактчы Элек унсигезенә җиткән егетләрнең Ватан алдындагы изге бурычны үтәүдән читтә калырга тырышуы башка сыймаслык хәл иде. Җәмгыятьтә, берара, төрле юллар белән “армиядән качып калу” төшенчәсе өстенлек итеп алды. Ниһаять, вакыт дигәнең егет кеше өчен армиягә барып, тормыш мәктәбе үтүнең мөһимлеген үзе раслады5600
-
6 март 2021 - 06:23Әгәр гемоглобин түбән булса... Мондый вакытта кайбер ризыклар ярдәмгә килә6900
-
29 гыйнвар 2021 - 14:23Открытие клуба в селе Бахта
-
3 март 2021 - 11:02В Культурном центре имени Якова Емельянова прошла выставка работ кряшенских мастерицВыставка прошла в рамках месячника пестречинских кряшен11500
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.63300
-
4 март 2021 - 10:25В Нижнекамске прошел круглый стол по вопросам сохранения исторического и культурного наследия района Председатель общества кряшен Тамара Багаутдинова рассказала о проводимых работах по проекту «Исчезнувшие деревни Нижнекамского района»15301
-
4 март 2021 - 15:20Җырчы Вадим Захаров үз машинасында биш мең сумлык купюра калдырган кешене эзли Җырчының концерттан кайтып килүе була12603
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Редакция газеты "Туганайлар"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС77-67918 от 06.12.16
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Губина Юлия Юрьевна
Адрес редакции: 420066, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон редакции: (843) 222-09-84 (доб. 1552), 222-06-07 - главный редактор
(843) 222-09-84 (доб. 1551) - журналисты
Электронная почта редакции: tuganaylar@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика