Туганайлар

Вася мәктәбенә булышкан!

Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның "Мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе киң җәмәгатьчелектә хуплау тапты. Әлеге акциянең максаты - мөмкинлеге һәм теләге булган кешеләрне үзләре белем алган уку йортын яңа уку елына әзерләүгә ярдәм кулы сузуга җәлеп итү, мәктәпләрнең матди хәлен яхшырту. Белем көнендә Югары Баграж мәктәбенә биредә белем алган Василий Муханов волейбол,...

Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның "Мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе киң җәмәгатьчелектә хуплау тапты. Әлеге акциянең максаты - мөмкинлеге һәм теләге булган кешеләрне үзләре белем алган уку йортын яңа уку елына әзерләүгә ярдәм кулы сузуга җәлеп итү, мәктәпләрнең матди хәлен яхшырту.
Белем көнендә Югары Баграж мәктәбенә биредә белем алган Василий Муханов волейбол, баскетбол, футбол өчен туплар бүләк иткән, ул моңа кадәр дә уку йортына булышлык күрсәткән булган. Василий Абрамович "Татнефть отдача" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә оператор булып эшли. Мәктәп укучыларында волейбол, баскетбол, футболга мәхәббәт уяту аның теләге.

"Зәй офыклары"

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Яналыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: