Василий Иванов белән блиц-сораштыру
Тракторист-профи, блогер Василий Ивановтан кызыклы сораулар ишеттек
Василий сина ничә яшь?
- 43 яшь.
Синең иң яраткан сүзең?
- Сәлам дуслар. Икенчесен хәзер әйтергә ярамый.
Синең яраткан ашамлыгың?
-Хатын пешергән барлык ризыкны яратып ашыйм. Ач торганыбыз юк, Аллага Шөкер.
Тракторист булмасаң син кем булыр идең?
-Блогердыр инде.
Синең иң бәхетле көнең?
- Балалар тугандадыр, мөгаен. Күңел тула андый вакытта.
Салават абыймы яки Элвин Греймы?
-Элек Салават булса, хәзер Элвин Грей җырлары күбрәк ошый.
Татлы ялганмы әллә ачы дөреслек?
- Ачы дөреслек.
Хатын кызларның иң беренче кайсы җиренә игътибар итәсең?
- Беренче йөзенә карыйм. Аннары буй-сынына күз төшә.
- Тормышыңдагы иң җүләр адым?
- Элегрәк салган баштан тракторга утыргалаган чаклар булды. Хәзер алай йөрмим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев