Туганайлар

"Усаллар" нәселенең ипле ир-егете

Мамадыш якларына барып чыксаң, андагы табигатьнең башкаларныкыннан гүзәлрәк, кешеләренең юмартрак, киң күңеллерәк икәнен тоеп кайтасың. Нәрсәгә бәйле үзлек бу? Нигезендә ни ята - моны ачыклау өчен махсус тикшерүләр үткәрергә кирәктер. Бәлки, бервакыт, андый тикшерүләрне оештырырлар да әле.

Ә без, үзебез күргәннәргә таянып, үз нәтиҗәләребезне ясыйбыз. Чираттагы командировкабыз - Албай авылына. Анда 45 ел буена бергә яшәүче үрнәк гаилә бар, диделәр. Гаилә башлыгының әле күркәм юбилее - 65 яшьлек гомер бәйрәме дә икән.

Ирле-хатынлы Полина белән Илья Шалдымовлар үзебезне көләч йөз белән каршы алдылар. Йөзләре генә түгел, йортлары да, каралты-кура җирләре дә, бакчалары да ялт итеп, көлеп тора аларның. Кунак килер алдыннан гына, тиз-тиз җыештырылган ихата түгел бу. Тыштагы бәдрәфләренә дә аяк киемен салып керешле, башка урыннарны әйткән дә юк инде. Бөтен җирдә ир-атның оста кулы күренә.

"Мин сине яратам"

Матур яшәүләренең серен беләсебез килә. "Әллә ни сере юк инде аның, яшьли яратыштык, шул ярату хисен югалтмыйча, бүлгәләмичә, гомер буена саклап алып барабыз - сере шул гына," - диләр Шалдымовлар, икесе бер авыздан. Шул ук вакытта, бер-берләренә назлы карашларын бүләк итеп, ирен читләре белән елмаеп та куялар. Озак вакытлар буена бер җан, бер тән булып, аңлашып яшәгән кешеләрнең бер төрле уйлый, фикерли башлаулары табигый, билгеле. Сөйләгәндә дә, бер-берләрен бүлдермичә, берсе сөйләгәнне азактан икенчесе тулыландырып куярга гадәтләнгәннәр.

Мәхәббәт тарихы болай башланган аларның. Ильяның Албай мәктәбендә җиденче класста укыган чагы. Үзеннән бер яшькә олырак күрше авыл кызы Полинага үлеп гашыйк була егет. Ул яратуны кызга ничек белдерергә? Озата барсаң, үсеп кил, дип, борып җибәрергә дә күп сорамас. Тәвәккәлләп, мәхәббәтен белдереп хат яза Илья. Күрәчәге булгандыр инде, хаты кесәсеннән төшеп кала. Амбарда эшләүче укытучы апалары кулына килеп керә язу. Икесен дә "коверга чакыралар". Уртак бәлагә тару ике йөрәкнең аңлашуын тизләтә генә. Баксаң, Казаклар авылы Полинасы үзе дә Ильяны якын итеп йөри икән. "Полина, мин сине яратам", - язуы турында Албайда да, Казаклар авылында да белмәгән кеше калмый. Хәбәр, билгеле, әти-әниләренә дә барып ирешә. Полинаның әнисе - ялгыз килеш ике бала үстереп ятучы Марҗый түти кызына: "Син беләсеңме соң, аларның кушаматлары да "Усаллар" бит? Үзеңә кыенлык теләсәң - йөрисең инде, усаллык теләмәсәң - ташлыйсың", - ди. Кая ди ул ташлашу, мондый сүзләр аларны, киресенчә, якынайта гына.

Егерме яше тулгач, Илья Шалдымов, кыз сорарга бара. Марҗый түти яңадан каршы төшеп карый. "Аларның өйләрендә өч олы кеше - әти-әнисе, әбиләре бар, һәрберсе турында "усал" , диләр. Шундый тормышка чыдарсыңмы? Киткәнче, иң элек, шуларын уйла", - ди ул кызына. Ә Полина киләчәген әллә кайчан хәл итеп куйган инде: Илья кебек кеше янында беркайчан да авырлык күрмисең. Ул бәхетле булачак - эчке тавышы аңа шулай белдерә. Һәм ялгышмый. 45 ел бергә яшәү дәверендә Ильясыннан бер генә тапкыр да рәнҗетерлек, үпкәләрлек сүз ишетми ул. Көнләшеп тә бәгыренә тими.

Җитәкче хатыны булу җиңел түгел

Полинаны көнләрлек минутлар булмаган түгел, булган. Төскә-биткә чибәр, гел кеше арасында йөри, сәхнәләрдән төшми - кем генә кызыкмас үзенә. Театрлар уйнаганда, аны Нәҗибә Ихсановага охшаталар. Җыр-биюләрдә танылган артистның үзеннән дә уздыра, диләр.

Бервакыт укытучылар спектакль әзерли. Төп рольдә - Полина, ә аның ире ролендә - әле яңа гына килеп эшли башлаган укытучы. Илья Степановичның колхозны җитәкләгән чагы. Теге ир-ат укытучы Полина Ивановнаның председатель хатыны икәнен белми. Шул турыда белгәч: "Юк, мин ул рольдә уйнамыйм, мине Илья Степанович бәреп үтерә бит," - дип, озак кәҗәлә "артист". Озаклап үгетләгәч кенә ризалаша. Илья Шалдымовның "усал председатель" дигән даны ул заманда еракларга таралган була.

"Мин дә көнче түгел идем. Председательләрнең дә ниндиләре генә очрамый. Алар турында да әллә ниләр сөйлиләр. Ильяны берчак парторг итеп ерак колхозга билгеләделәр. Минем өстә - өч хаста, дүрт бала. Аена бер тапкыр кайта, җай булмаганда - бөтенләй кайта алмый. Шул чакта күңелгә төрле уйлар керә торган иде. Үзен күргәч, бөтен шикләрем тарала. Ул чакта юл юклыгы теңкәгә тиде бит. Әле бу юллар хәзер генә салынды. Юллы булуыбызда да Ильямның хезмәте зур инде," - дип, сөенеч-көенечләре турында сөйләп ала Полина Ивановна.

Туган авылында озак еллар буена парторг булган, колхоз җитәкләгән, авыл советы председателе йөген тарткан кеше ул Илья Степанович. Үз авылың кешесе белән эшләү - икеләтә авыр, диләр. Бу турыда аның да фикерен беләсе килде.

"Кеше белән эшләү - кайда да җиңел түгел инде. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә - бигрәк тә. Полина әйткәнчә, безнең нәселне "Усаллар" нәселе дип йөрттеләр бит. Шул кушаматым да ярдәм иткәндер. Усаллыгымны үзем белмим, тик мин әйткәнне үтәмичә калмыйлар иде. Хөрмәт булдымы икән ул, чыннан да, үзем кырыс булдым микән? Ул чакта бит каршы килеп тормыйсың, шулай тиеш, дип кабул итәсең. Семьядан аерып, башка колхозга җибәрүләрен ничек аңларга? Бармасаң, партбилетың белән хушлашырга туры килә. Ә бу инде - үлем белән бер...

Ышаныч

Кешеләрнең мине яратканнарын тоеп эшләдем. Җитәкче өчен - бу бик зур нәрсә. Өстәгеләр ега-нитә калсалар да, авылдашларың яклап чыгарына ышанасың. Бу кешене батырыйм, дисәң - йөз төрле гаеп табып була. Аллага шөкер, андый ситуацияләрдә калырга туры килмәде.

Туксанынчы елларда колхоз председателе йөгәнен тоттырдылар. Бездә генә түгел, ил буенча авыр заманнар. Март аенда эшкә керештем. Фермаларда 950 баш эре мөгезле терлек. Малларны җәйгә хәтле исән чыгарырга кирәк - ашатырга курмы юк. Сөт планы, привис турында сүз дә бармый... Ничек кирәк - алай - танышларга йөреп, җитәкчеләргә ялынып, авылдашлар ярдәме белән җәйгә чыктык.

Икенче елны бөтен көчне курмы әзерләүгә бирдек. Ул чакта җирнең уңдырышлылыгы да түбән иде. Гектарыннан 12-13 центнер уңыш чыга. Ашлама кертеп, дөрес технология кулланып, җирне вакытында эшкәртеп, 20-25 центнер уңыш алуга ирештек.

Колхозларны тарату еллары җитте. Колхозчыларга хезмәт хакы түләп булмый. Рәхмәт ул чактагы авылдашларыма, безнең колхозга караган Әрнәш, Казаклар, Болото авылы кешеләренә. Акчаны вакытында бирмиләр, димәделәр, эш ташлап китүче булмады. Авырлыкны бергәләп күтәрдек. Каты авырып киткәч, председательлек йөген тапшырырга туры килде. Бераз хәлләнгәч, авыл җирлеге башлыгы итеп куйдылар. Бу эшне дә авылдашларым ышанычын, хөрмәтен тоеп башкардым. Анда бит инде, үзегез беләсез, сорау зур - түләргә акча юк. Ферма чистартыргамы, зират өмәсенәме, бозаулар өчен яфрак җыяргамы - һәр урынга кеше кирәк. Җитмәсә, бушка эшләргә. Менә шундый чакларда ярдәмнәреннән ташламадылар.

Ул елларда авыл өчен күп төрле проектлар эшләргә туры килде. Батырлар аллеясы булдыру (белгәнегезчә, безнең авылдан биш герой чыккан!), юл төзетү, су кертү, иске чиркәүне рәтләү кебек проектлар эшләнде. Бүген аларның күбесе тормышка ашырылды инде.

Язмыш сынавы

Шалдымовлар дүрт бала - өч егет, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Балаларның һәрберсе тормышта үз урынын тапкан. Ни кызганыч, берсе дә авылда калмаган икән шул. Юлсызлык чоры балаларны әти-әни нигезеннән каерып алган. Ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә генә күрешеп яшиләр. Шалдымовлар бишенче баланы да алып кайтырга җыенган булганнар. Бәлки, анысы әти-әни янында калган булыр иде дә... Язмыш алай итмәгән шул.

Бала табарга чирләгән Полинаны Усали больницасына китерәләр. Аннары, хәле авырайгач, Мамадышка илтәләр. Илья дәдәйнең инженер-механик булып эшләгән чагы. Телефоннан, тиз килеп җитегез, балаларны да алып килегез, дип хәбәр итәләр. Ирнең йөрәге ниндидер коточкыч хәл буласын сизә. Барып төшсәләр, шундагы врач: "Кулыбыздан килгәнчә тырыштык, бу очракта без көчсез, хатыныгыз үлде," - ди. Илья Степанович шул чакта бөгелеп төшми, врачны иңеннән күтәреп: "Ни сөйлисез? Әнә бит авызыннан күбек килә, димәк, җаны бар. Чакыртыгыз Казаннан врачлар, хатынымны терелтмәсәгез, мин моннан беркая да китмим," - дип кычкыра. Күз ачкысыз буранлы көн була ул. Самолетлар очмый. 4 сәгатьтән соң, Казан врачлары килеп җитә. Ике сәгать буена, авыру яткан бүлмәдән беркем дә чыкмый, берәү дә керми. Ниһаять, бер ир күренә. Йончыган, картайган Илья янына килеп: "Сезме аның ире? Биегез, хатыныгыз яшәячәк!"- ди. Әтиләре дә, тезелешеп утырган дүрт бала да үкерешеп җылап җибәрә. Бу сынау Шалдымовларның бер-берсенә мәхәббәтләрен тагын да ныгыткандыр. Әнә бит алар бер-берләренең күзләренә нинди сөю белән карап торалар. Бүген генә кавышканнар, диярсең. Күз генә тимәсен. Ә күрше бүлмәдә Полинаның әнисе - 93 яшьлек Марҗый түти кызы белән киявенә исәнлек, озын гомер сорап, Псалтир укып утыра. Теге чакларда Полинаны Ильяга бирмәс өчен җан тартышкан ана өчен бүген шул Илья киявеннән дә әйбәт, акыллы, якын кеше юк. Бу - алар тормышында мең кабат сыналган дөреслек.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: