Туганайлар

Ул тормышны ярата

Авылны элек-электән тамырлары белән җиргә береккән тырыш кешеләр яшәткән. Андыйларга багышлап, шигырьләр язучы, җырулар чыгаручы талантлы җаннар да шул ук авыл җирендә табылган. Тукай районы Җәйләү авылында да иҗат сөюче кешеләр шактый. Шуларның берсе - Зинаида Савельева. Ул туган авылында булган бер генә вакыйганы да шигырьсез калдырмый. Аның киштәсендә шигырь...

Зинаида Макаровна ишле балалы гаиләдә туган. Ул - сугыш еллары баласы. Күңелендәге шигъри моң, бәлки, авыр балачагыннан килә торгандыр. Ә үзе ул хөр күңелле, көчле рухлы кеше. Сугыштан соңгы авыр елларда, укырга теләге бик зур булса да, алга таба укуын дәвам итә алмый. Җидееллык мәктәпне бетергәч, колхоз бозауларын карый башлый. Сыер савучы да, хатлар ташучы да булып эшли. Кыскасы, кайда кушсалар, шунда хезмәт куя.

Ул елларда авыл кызлары, бәхет эзләп, чит-ят җирләргә чыгып китү җаен карый. Ә Зинаида бәхетен туган җирендә таба - авылдашы Александрга кияүгә чыга. Бик матур яшиләр. Икесе дә хезмәт сөючән, тырышлар. Биш бала табып, тәрбияләп үстерәләр. Хәзер инде барысының да үз гаиләләре бар. Кызганычка каршы, гомер юлдашы - Александр дәдәй генә исән түгел. Зина түти бүген ялгызы яши. Очар кошларын үстереп, канатларын ныгытып, олы тормыш юлына чыгарды. Дөрес, балалары, 8 оныгы, 8 оныкчыгы туган нигезләренә эзләрен суытмыйлар, әниләре янына кайтып, ярдәм итеп торалар.

Табигатькә гашыйк Зинаида түтинең сердәше - радио. Ул аннан җырлар тыңлый, үзе дә кушылып җырларга ярата. Җырларның көйләрен генә түгел, сүзләрен дә яхшы белә.

Бәйрәмнәрдә авылдашлары аның шигырьләрен сорап сөйләтәләр. Үз авылларында шундый шагыйрә булу белән горурланалар.

Яңа часовняда келәү вакыты

Җәйләүдә соңгы вакытларда сөенечле вакыйгалар булып кына тора. Фермер Анатолий Касакин ярдәме белән часовня төзелде, Изге Чишмә яны аруландырылды, фермалар гөрләп эшли. Зинаида түтинең шулар уңаеннан язылган берничә шигыре белән "Туганайлар" укучыларын да таныштырып китәргә булдык.

Изге йорт

(Часовня төзелү уңаеннан)

Ходайның бу Кодрәтедер -

Авылыбызга иман иңде.

Авыл башын ямьләндереп,

Часовнябыз сафка керде.

Мең-мең рәхмәт Касакинга,

Иман йорты төзеп бирде.

Сүнеп барган авылыбызга

Җан өрелде, шатлык керде.

Рәхмәт Нина түтигә дә -

Игелекле ул үстергән.

Часовняны төзетергә

Теләк-фатихасын биргән.

Яшә, чишмә!

Биек тауның башларында

Үсә бездә пар каен.

Шушы каен төпләреннән

Ага чишмә көн саен.

Челтерәп аккан Изге чишмә,

Коясың син инешкә.

Хәлләремне сиңа сөйлим:

Берәү дә юк киңәшкә.

Ничә еллар, юл табалмый,

Актың син, урап кына.

Толя, Виталийга рәхмәт:

Агасың җырлап кына.

Ямьледер лә су буйларың,

Бик тә салкын суларың.

Әби-бабайлардан калган

Изгедер урыннарың.

Чишмәбезне күрергә, дип,

Авылдашлар, кайтыгыз.

Шифалы суларын эчеп,

Тәнгә сихәт алыгыз.

Киләчәктә чишмә буен

Гөлбакчасы итәрләр.

Яңа парлар шул урында

Вәгъдә биреп китәрләр.

Менә шушылай, тырышып эшләп, аның өстенә, иҗат белән дә шөгыльләнеп яши безнең ветераннар.

Роза Әбделманова,

Тукай районы, Борды авыл җирлеге башлыгы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: