Туганайлар

Тырыш, үҗәт кешеләр – авылның тоткасы

Керәшен Сәрдәсе авыл җирлегендә бүгенге көндә зур хуҗалыклар да, сәнәгать предприятиеләре дә юк.

Әмма монда эшчән, тырыш, кыен хәлдән чыгу юлын да таба, эшсезлек проблемасын да хәл итә белә торган халык яши. Алар авыл кешесенең балачактан белеп, өйрәнеп үскән хезмәте – авыл хуҗалыгы өлкәсендә шөгыльләнә. Никитин С.А, Никитин В.А һәм Семенов Г.П крестьян фермер хуҗалыклары Керәшен Сәрдәсе авылында урнашкан. “Авылча бизнес” рубрикасында без Семеновлар хуҗалыгы турында сөйләргә телибез.

Һәрбер авылдагы кебек үк Семеновлар хуҗалыгында да һәрвакыт мал-туар, кош-кортлар асраганнар. Геннадий Павлович җирле колхозда күп еллар төрле эшләрдә эшләгән, авыл хуҗалыгы техникасын да яхшы үзләштергән ул, үсемлекчелек, терлекчелек эшен дә белә. Әмма колхозлар таркалу белән авылда тормыш итү бик нык кыенлаша. Берникадәр вакыт вахта ысулы белән эшләп караганнан соң, Геннадий Павлович моның белән генә алга китеп булмасын аңлый һәм башка вариантлар турында уйлый башлый. Һәм 2014 елда крестьян фермер хуҗалыгы ачу карарына килә.

Авылдагы машина-трактор паркы урнашкан участокны иң элек арендага, аннары вакытлар үтү белән бөтенләй сатып ала ул. Монда берничә сыер абзары, карда ясый.

Башта сыерлар икәү генә була. Хәзер хуҗалыкта 19 баш мөгезле эре терлек, аларның унысы – сыерлар. Биредә хуҗа 25 сарык асрый, дуңгызлар да бар. Терлек карауда, азык әзерләүдә һәм хуҗалыкны алып баруда аңа бөтен гаиләсе булыша. Тормыш иптәше Ольга Дмитриевна – Керәшен Сәрдәсе мәктәбендә укытучы булып эшли, ул яшь вакыттан уку укуны, ә аннары инде эшне хуҗалыкта эшләү, хайваннар турында кайгырту белән аралаштырырга ияләнгән. Әтиләре Геннадий Павловичның ышанычлы ярдәмчеләре булып дүрт улы үсеп килә. Иң олысы, 24 яшьлек Евгений, күптән түгел авыл хуҗалыгы югары уку йортын тәмамлаган, шул ук вакытта егет инде күп еллар район хуҗалыкларында урып-җыю чорында комбайнчы булып эшли. Еш кына ул арендага алынган 15 гектар җирне эшкәртү өчен әтисенең МТЗ-80 тракторы руле артына да утыра, анда Семеновлар люцерна үстерәләр. Икенче улы, Павел, шулай ук югары уку йортында агроном белгечлегенә укый. Евгений кебек үк, авыл хуҗалыгы белән бик теләп шөгыльләнә. Павел умартачылык белән мавыга, хәзер аларда 25 умарта бар. Дөрес, аларны урнаштыру белән проблемалар бар, моның өчен аңа өстәмә җир участогы кирәк, ә бу мәсьәләдә әлегә авырлыклар бар. Геннадий Павловичның ике кече улы Станислав һәм Егор әле мәктәп укучылары. Хәер, унике яшьлек Станислав та инде терлекчелек белән шөгыльләнә – куяннар үрчетә. Әтисе сүзләренә караганда, бу эшкә аны олы абыйлары өйрәткән, ә хәзер исә ул бу эш белән бик мавыгып мөстәкыйль шөгыльләнә. Бары тик икенче сыйныф укучысы Егор гына киләчәктә кем буласын әле хәл итмәгән, әмма мондый үрнәкне күреп, бик тиздән ул да күңеленә ятышлы эш таба алачагы шиксез.

- Улларым, чыннан да, авыл хуҗалыгы белән бик теләп шөгыльләнәләр һәм авыл тормышын шәһәрнекенә алмаштырырга теләмиләр, - ди Геннадий Семенов. – Аларның тормышлары нинди булыр, белмим, әмма үз эшемне улларыма тапшырырга бик теләр идем. Хәзер авылда яшәү һәм эшләү җиңел түгел, бүгенге көндә авылларда яшьләр калмый дияргә була. Ә бит яшьләр, балалар – авылның киләчәге.

Бүгенге көндә Геннадий Павловичның хуҗалыгында бер айга 25-30 центнер сөт җитештерелә.

Быел сөт бәясе төшү белән бәйле проблемалардан алар да читтә кала алмаган. Хәер, ел азагында, сөтне җирле эшмәкәргә сату мөмкинлеге барлыкка килгәч, эшләр яхшырган. Хәзер бер литр сөт бәясе 19 сум.

Крестьян-фермер хуҗалыгы тоту кебек эштә авырлыклар, әлбәттә, җитәрлек. Әмма эш сөючәнлеге, белем һәм тәҗрибәсе булган авыл халкы бу кыенлыкларга бирешми. Авылны менә шундый кешеләр яшәтә бүген.

Автор фотосы.

Елена ЗАРИПОВА

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: