Туганайлар

Тырыш халык яши Кибәчтә

Питрәч районында егермедән артык авыл җирлеге бар. Аларның кайберләрендә меңләгән кеше исәпләнсә, икенчеләрендә берничә йөз генә кеше яши

Әлбәттә инде, бу авылларның проб­лемалары да үзгә, Кибәчтә, мәсәлән, аларны авыл халкы бергәләп хәл итәргә тырыша. Узган елда, өч йөздән аз гына артыграк кеше теркәлгән Кибәч авыл җирлегендә, үзара салым прог­раммасы буенча 500әр сум түгел, ә меңәр сум акча җыелышырга булганнар.

Эшен дә эшли, ял да итә

Кибәч - район үзәгеннән шактый ерак урнашкан, зур булмаган авыл. Монда йорт хуҗалыклары ике йөздән дә кимрәк, зур булмаган крестьян-фермер хуҗалыгы, берничә бюджет оешмасы бар. Авыл тыныч, әмма бер дә ташландык түгел – урам юлларының күп өлешенә вак таш җәелгән, авыл уртасында берничә ел элек республика программасы буенча төзелгән күпфункцияле үзәк балкып тора. Ә күрше урамда эшчеләр бригадасы тырышып эшли, алар мәйданчыкка яңа койма кую белән мәшгуль. Авыл бәйрәмнәре – сабантуй, башка халык күңел ачулары, ел саен уза торган Питрау бәйрәмен дә монда билгеләп үтәләр.

- Койма металл штакетниктан булачак, хәзерге вакытта баганалар урнаштырабыз. Һава шартлары комачауламаса берничә көннән монда барлык эшләрне тәмамлыйбыз, - диде подряд оешмасының төзелеш бригадасы эшчесе Ренат Вәлиев. – Мондый койманы кую катлаулы түгел, шулай да мәшәкатьле эш. Безнең барлык кирәкле материаллар да бар.

- Безнең авыл кешеләре үзара салым программасында актив катнашалар, - ди Кибәч авыл җирлеге башлыгы Рәмис Раимов. – Узган ел планлаштырылган сумманы тулысынча җыйдык, республика средстволары белән миллионнан артык акча тупланды. Бу акчага монда металл штакетниктан яңа койма ясарга, юлларның бер өлешен төзекләндерергә һәм коены ремонтларга булдык.

Узган ел юлларга вак таш җәелде, әлеге ихтыяҗларга республика грантыннан миллион сум акча керттек, Үзәк урамны һәм мәктәпкә алып бара торган 800 метр юлны төзекләндердек. Урамнарның тагын бер өлешенә үзара салым акчасына да вак таш җәйдек.

Спонсор Валерий Чернов инициативасы буенча, аның акчаларына тагын бер яхшы эш эшләнде – зиратка алып бара торган юл төзекләндерелде.

Узган ел үзара салым программасы буенча җыелганнан калган акчаларга авылның коесын төзекләндерү планлаштырыла. Агачтан ясалганы инде искергән. Хәзер аның урынында яңа кое төзиячәкләр, суга төшү юлы да яңартылачак.

Киләсе елда, әгәр дә авыл халкы референдумда бу тәкъдимне хупласа, Кибәчтә Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройлар истәлегенә яңа һәйкәл барлыкка киләчәк. Искесен яңарту инде мөмкин түгел, әмма яңасын тагын да матуррак итеп ясарга вәгъдә итәләр.

Авылның зур бер бәласе - елга янәшәсендә урнашкан булуы. Һәр яз саен ул ярларыннан ташып чыга һәм берничә йортның корылмаларын су баса. Әмма бу мәсьәләне хәл итү бик зур чыгымнар таләп итә. Иң мөһим проблемаларның күбесе исә район, республика һәм хезмәт сөючән кибәчлеләр активлыгы ярдәмендә хәл ителә. Хәзер, колхозлар булмаган һәм авылда эш урыннары җитмәгән вакытта, күпләр мал-туар һәм кош-корт асрауларын дәвам итәләр, җирдә эшлиләр.

Халык ансамбле - авылның бизәге

“Беләзек” керәшен фольклор ансамбле дә Кибәч авылының иң күркәм бизәге, авылның рухын яшәтүче. Авылда бер генә чара да бу ансамбльдән башка узмый. Аларда халык зирәклеге, керәшеннәрнең гореф-гадәтләре, борынгы җырлары, һөнәрчелек хәзинәсе дә саклана.

Ансамбль чагыштырмача күптән түгел – унике ел элек кенә барлыкка килгән. Хәзер аның составында унбер кеше, иҗади коллективны җирле клуб мөдире Рәмзия Пляшкина җитәкли.

- Безнең “Беләзек” – вокаль ансамбль генә түгел, аны театраль коллектив, талантлы кибәчлеләрне бергә туплау чы иҗади төркем дияргә дә була, – диде Рәмзия.

– Без бик еш җыелабыз. Җырлыйбыз, эрлибез, бәйлибез, биибез. Төрле чараларда катнашабыз, күрше авылларда да чыгыш ясыйбыз.

Коллектив репертуары борынгы җырлардан гына тормый, керәшен халкының йолаларын да сәхнәләштереп күрсәтәләр алар. Катнашучыларның һәрберсе бу борынгы йолалар турында ишетеп кенә белми, бу гореф-гадәтләрне яшьләргә өйрәтә. Йолаларны белеп-күреп үсмәгәннәргә бу турыда әниләре, әбиләре, карт әбиләре дә сөйли. Ансамбльгә йөрүче хатын-кызларның костюмнары аерым игътибарга лаек.

- Безгә милли киемнәрне заманча интерпретацияләү ошамый, безнең күлмәкләр – чыннан да, кайчандыр авыл кешеләре кигән күлмәкләр, алъяпкычларны һәрберебез диярлек үзебез чиктек, - ди Рәмзия апа.

- Мин элек бик күп чигә идем, - дип өсти Елена Золина. – Биредә (клубтагы зур булмаган, импровизацияләнгән күргәзмәдә) минем эшләр күп: мендәр тышлары, сөлгеләр, алъяпкычлар.

Алъяпкычлар гына түгел, костюмнар да кулдан эшләнгән. Хатын-кызларның муенында тәңкәләрдән ясалган тамакса. Элек әбиләр шуны тагып йөргәннәр. Әмма аларның кайберләре бу муенсаны да инде үзләре ясаган.

- Миңа ирем Илья эшләп бирде, - дип дәвам итә Елена Золина. – Ул минем ансамбльдә катнашуымны бик хуплый. Кәефем булмаганда, һәрчак мине бирегә килергә, өйдә утырмаска үгетли.

Ансамбльдә катнашучы Анна Кәримова эрләгеч белән бик оста эш итә.

- Бу шөгыльгә мине әбием өйрәтте, мин хәзер дә үзем эрләгән җептән бик күп бәйлим, - ди ул. – Мондый әйберләрдә куллар җылысы саклана, йөрәк җылысы салына. Мине һәрвакыт борынгы эрләгечнең салмак шакылдавы тынычландыра. Сүз уңаеннан, бу тавыш буенча эрләгеч артында утырган кешенең кәефен белергә була. Кайчагында, кәефем булмаганда, үзем дә тыңлап карыйм – эрләгечнең шакылдавы тизләнә, көйсезләнә. Ул чагында аны тигезләргә, акрынайтырга тырышам, шулай үзем дә тынычланам.

- Миңа да эрләү ошый, - дип сүзгә кушыла Маргарита Золина, орчыкны җитез әйләндереп. – Моңа балачакта ук өйрәндем, бүген дә куллар барысын да хәтерли. Элек авылда барлык кызлар да эрли белә иде бит.

Ә иң яхшысы – музыка астында эшләү, иҗат итү. Шуңа күрә хатын-кызлар мондый очрашулар вакытында җырлашалар. Җирле гармунчы Петр Золин аларга кушылып уйный.

- Мин яшьтән үк бу уен коралыннан аерылмыйм, - дип сөйли сиксән яшьлек гармунчы Петр Золин. - Менә хәзер дә тальян гармунда уйныйм. Гармун уйнарга үзлегемнән өйрәндем. Безнең репертуарда җырлар күп. Музыканы бик яратам мин, кешеләргә шатлык өләшү ошый, - ди ул.

Елена ЗАРИПОВА,

Алга” газетасы.

Питрәч районы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 28 ноябрь 2018 - 22:17
    Без имени
    Кибячи- Родина наших родителей.