Туганайлар

“Туганнарымны яратам...”

Газетабызның 15 санында Алексеевски районының Кызыл Бәрән авылында туган талантлы яшь шагыйрә Наталья Домнина шигырьләре бастырылып чыкты. Натальяның матур шигырьләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

Үзем турында үзем...

Алекссеевски районының гаҗәеп матур табигатьле Кызыл Бәрән авылында 1987 елда, Кучкар йолдызлыгы астында туганмын мин. Туу вакытым матур язның әле салкыннардан да арынмаган беренче ае – мартка туры килгән. 

Кечкенә вакытымнан бирле матур көйле берәр җыр ишетсәм, көен исемдә калдырып, балаларга хас әрсезлек белән, җырлап йөри торган идем. Соңрак, мәктәптә укыган чорларда, башымда туган уй-фикерләремне дәфтәр битләренә күчерә идем. Йөри-йөри рифмалар туры килеп, шул уйлар берничә юллык шигырьләргә әверелә башладылар. Балачакта баланың уйлары нинди инде? Әлбәттә, табигать, дуслар, мәктәп, матур җәй, әти-әнигә мәхәббәт темалары. Еллар үтеп мин дә үстем, яшүсмер вакытыңда хисләр ташый, күңел матурлыкка ашкына, очар кош сыман талпына. Ул чорда беренче мәхәббәт, сыйныфташ дуслар, тормыш, кеше язмышлары турында катлаулы һәм бераз фәлсәфәле шигырьләр туа башлады. 

2004 елда авылымдагы урта мәктәпне тәмамлап, педагогика институтына керү нияте белән, Чаллы шәһәренә юл алдым. Имтиханнар тапшырып, татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерли торган факультетта укый башладым. Укуымның икенче елында, югары уку йорты колледж булып кала икән, дигән имеш-мимешләр йөри башлагач, укуымны Чаллы социаль педагогик технологияләр һәм ресурслар институтында дәвам итәргә туры килде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алдым. Бу белгечлегем мине чын тормышка аяк бастырды. Күрше рус авылында рус балалары өчен татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләргә дә өлгердем. Бу чорда урыс телендә дә язып карадым. Шигырьләр белән беррәттән бәетләр, кечкенә хикәяләр дә язылды. Туганлыкның көче дә, хисе дә шактый миндә... Сеңелкәшем Марияның Казан шәһәрендә белем алган вакытлары иде. Авылда калып булмас дип, мин дә Казанга юл алдым. Белгечлегем буенча булмаса да, күңелгә яткан эшкә урнашып, эшләп йөри торгач, булачак ярымны очраттым мин.

Яшь барган саен тормыш сиңа гел яңалыгын ача. Мин дә күбрәк туганлык, газизләрем әти-әни, сеңлем һәм энем, балачагым хатирәләре, яшәү-үлем, тормыш, язмыш, гаилә турында яза башладым. Лаеш районының Столбище авылында яңа ачылган балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башладым. Тирә-юнеңдә күпме бәхет – балалар. Аларның яңгырап чыккан тавышы да ни тора бит... Бакчада эшләп, тәрбияче белгечлеген үзләштереп, икенче диплом алдым. Әлеге дәвердә шигырьләрне күп яздым дип әйтә алмыйм, бу вакыт язудан туктап торган мәлем булгандыр.

2016 елның 30 марты тормышымны тагын да яктыртты, матурлатты. Йөрәк җимешем – кызым туды. Күп шигырем хәзер аңа багышлана. Шигырьләр иҗат иткәндә шундый бер рәхәтлек кичерәм, әйтерсең лә, җаным иреккә чыккан төсле тоела. Шундый сәләт биргән өчен Ходаема бик-бик рәхмәтлемен.

Йолдыз

Ай да бүген йолдызларын саный,

Юкка чыккан сөйгән йолдызы.

Бүген төнлә берәү күл буенда

Күзләреннән яшьләр агызды.

 

Ул берәүне, йолдыз, бик кызганып,

Сизмәстән дә аска атылды.

Гашыйк булган сары ае гына,

Һәр төн саен күккә чакырды.

 

Йолдыз гына, җиргә төшкән мәлдә,

Сүнеп калды, кабат янмады.

Ул ышанды сөю барлыгына,

Җирдәгеләр аны алдады.

 

Ай кабаттан йолдызларын саный,

Җирдә калды сөйгән йолдызы.

Берәүләр дә үз парларын тапты,

Тик ай гына калды ялгызы.

 

Үксеп-үксеп елар чаклар була...

Үксеп-үксеп елар чаклар була,

Искә төшсә баштан үткәннәр.

Сиңа булган ихлас матур хисләр,

Җилгә генә очып беткәннәр.

 

Башны ташка бәрер чаклар була,

Тик башның да чыгар кирәге.

Кеше хәлен кеше аңламый шул,

Аңласа да, булыр сирәге.

 

Балачакка кайтыр чаклар була,

Тик ул гомер инде үтелгән.

Яшь булсам да, язмыш сынавыннан

Йөрәгемнең кыры кителгән.

 

Үксеп-үксеп елар чаклар була,

Үзгәртәсе килеп язмышны.

Калдырасы иде үткәннәрдә

Күңелемә тулган сагышны.

 

Кулларыңа ал син йөрәгемне...

Кулларыңа ал син йөрәгемне,

Тыңла аның ничек типкәнен.

Белсәм дә мин синең сөйгәнеңне,

Аңлыйм моның бик соң икәнен.

 

Кулларыңа ал син йөрәгемне,

Соңгы тапкыр гына карап бак.

Син язландыр минем көзләремне,

Чәчләремнән сыйпап бер ярат.

 

Кулларыңа ал син йөрәгемне,

Тик ташлама гына язмышка.

Безнең сөю әллә зур ташкын да,

Безнең сөю әллә ялгыш та...

* * *

Ходай миңа һәрчак илһам бирә,

Күпме шигырь яздым быел да.

Алтын дисәләр дә каләмемне,

Гади генә каләм кулымда.

 

Кайчакларда, күңел моңга тулгач,

Минем каләм читкә куела.

Әмма йөрәк кулсыз гына яза,

Каләм карасына сыена.

 

Язмыш миңа тагын угын ата,

Үтмәс ташлар ята юлымда.

Тик һаман да, миңа тугры калып,

Тибрәнәдер каләм кулымда.

 

Уйларымның һич чиге юк...

Уйларымның һич чиге юк,

Гел буталам.

Я бер җирдән язып китәм,

Я тукталам.

Тормышымның җеп йомгагын

Сүтәм, ялгыйм.

Үзем берни аңламыйм да,

Үзем аңлыйм.

Бер-бер артлы, шигырь арты

Шигырь туа.

Кайвакытта йөрәк елый,

Күңел тула.

Уйларымның һич чиге юк,

Тагын хата.

Мин утырам...

Күктә инде Кояш бата.

Күпме уйлар, тузан җыеп,

Башта ята.

Ә йөрәктә сагыш хисе

Һаман арта.

 

Эчем поша...

Сәгать һаман вакыт саный,

Әллә саный, әллә инде мине алдый

Сагышланма, ди ул миңа, язны көт, ди,

Үзе һаман вакыт саный, мине көтми.

 

Кулымдагы кара каләм кыза башлый,

Йә ул язмый,

йә язганны бозып ташлый.

Минем башта җыен чүп-чар,

төрле уйлар,

Әллә инде тыңламыйлар минем куллар.

 

Эчем поша...

Сәгать теле келт-келт итә,

Туктап кала, йә яңадан йөреп китә.

Кышлар белән матур язлар, җәйләр җитә,

Фасылларны алыштырып, гомер үтә.

 

Балачак хатирәләре (Сеңлем Марияга багышлыйм)

Зәңгәр күзләрең тутырып карый идең...

Болыннарда печән җыеп арый идең...

Бик кечкенә идең әле, бала бит син,

Һава тынчу, кызулыкка кемнәр түзсен.

 

Йөри идең минем белән. Мин олырак,

Кулларым да тотрыклырак һәм зурырак.

Без гел икәү эшли идек йорт-җир эшен,

Көтү көтеп кайта идек, тәмам кичен.

 

Без гел икәү... Аерылгысыз, мин дә сеңел,

Имеш инде икәү булсак, эш тә җиңел.

Һәмам истә гөмбә җыйган киң болыннар,

Олыгайды эшләп үскән нәни куллар.

 

Зәңгәр күзләрең тутырып карый идең,

Эш бетүне көтеп арый идең...

Минут саный идең... Бик кечкенә идең, бала бит син,

Кайтыйк, сеңлем, юеш әле, бераз кипсен...

 

* * *

Усал булма, кеше, үчле булма,

Рәнҗетмә син берүк кешене.

Ни булса да кеше тормышында,

Сүз сөйләргә синең эшеңме?

 

Көнләшмә син кеше тормышыннан,

Кеше башларыннан сикермә.

Сиңа серен әйткән берәүләрнең,

Башкасына сүзен җиткермә.

 

Син кешене сөйләп гайбәт йөртмә,

Үз тормышың булсын түгәрәк.

Алдагысын Ходай гына белә,

Кеше гомере - очкан күбәләк.

 

Талаштырма дусты белән дустын,

Ямьсезләтмә туган арасын.

Начар эшләр белән җазык җыйма,

Ходай каршысына барасың.

 

Хөрмәт ит син гомер торган ирне,

Хөрмәт ит син газиз балаңны,

Хөрмәт ит син якын кешеләрне,

Онытма син ата-анаңны.

Күзләреңнең яшеллеге...

Кая куйыйм күзләреңнең яшеллеген,

Син булгансың матур чагы яшьлегемнең,

Син булгансың мең шатлыгым һәм бер кайгым,

Хәзер генә сине уйлап шуны аңлыйм.

 

Ничек онытыйм күзләреңнең яшеллеген,

Син булгансың моңсу чагы яшьлегемнең.

Синең өчен күп елады яшь йөрәгем,

Сине шулай сөйгән дә мин, көйгән дә мин.

 

Кая качыйм синең яшел күзләреңнән,

Яшьлегемдә мең сыйпаган йөзләреңнән.

Сине шулай уйлый-уйлый еллар үткән,

Тормышымны мин башладым яңа биттән.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 24 август 2018 - 20:40
    Без имени
    мина бик ошады
  • 13 август 2018 - 15:56
    Без имени
    спасибо Вам огромное )))))