Туганайлар

"Туганайлар" газетасының җаваплы секретаре Рәхмәт хатына лаек булды

Редакциябезнең җаваплы секретаре Евдокия Иванова, 50 яшьлек күркәм юбилее уңаеннан, “Туганайлар”культура-агарту газетасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Бүләкне хезмәттәшебезгә газетаның баш редакторы Юлия Губина тапшырды.

“Туганайлар” газетасы үсешенә, аны халыкка таратуга керткән чиксез хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәбез. Киләчәктә дә шулай зирәк, кайнар йөрәкле, милли җанлы булып калыгыз. Эшләребез бердәм булсын, гөрләп барсын. Халкыбыз өчен бергә-бергә хезмәт итәргә язсын”, - диелә Рәхмәт хатында.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: