Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тройсын бәйрәме: көтелгән яңгырлар яуды, урманнан каен агачлары алып төштеләр, аларны чуклап, суга агыздылар

Тройсын Пасхадан соң илле көн узгач үткәрелә. Ул - Ата, Ул һәм Изге Тынның бердәмлеге көне.

Табигать көчен данлап, Ходай көченә ышанып

Тройсынны халык бик борынгыдан ук «Җапрак бәйрәме» дип тә йөртә, чөнки ул агачларның яшеллеккә төренгән вакытына туры килә. «Җапрак бәйрәме» җыеннарын бик борынгылар җәйге кояш торгынлыгы, 21-22 июнь көннәрендә уздырган. Чыннан да, бу – табигатьнең иң саф, яшь вакыты. Безнең халык табигатькә дан җырлап, каен агачларына, табигатькә корман китергән. Алга таба аннары җәй уртасында – Питрау, Казанский җыеннары уздырылган. Моңа өстәп, һәрбер авылның үз җыены булган. Шулай итеп, әле бер авыл кунак төәшергән, әле икенчесенә барганнар. Керәшеннәр бу җыеннарда түгәрәк уеннарга күңел ачканнар.

Халыкка дин кергәч, бу җәйге календарь җыеннарын – дин календаренә яраклаштырган. Җапрак бәйрәме җыеннары – Тройсында, Җәй уртасы җыеннары – Питрау җыеннары – Петр һәм Павел апостолларны искә алган тирәләрдә һәм башкалар. Шуның өчен дә, халык бу бәйрәм көннәрендә иртән – чиркәүгә келәүгә, кичен түгәрәк уеннарга җыелганнар. Безнең халыкка бу гадәт күптәннән кереп калган, әле хәзер дә җәйге җыеннарны күбрәк кичке якта уздыралар.  Православие дине буенча, Тройсын көнне Изге Өчлекне – Атаны, Улны, Святый тынны данлыйлар. Бу көнне апостолларга ут телләре рәвешендә святый тын иңгән. Шулай итеп, безнең керәшеннәр табигать көчен данлап, Ходай көченә ышанып гомер итә. 

Җапрак бәйрәме – Тройсынның үз йолалары бар

Мәсәлән, «Җапрак бәйрәме»нә кадәр җирдән үлән йолкырга, агач ботакларын сындырырга, су коенырга ярамаган. Су иминлеге - җир иминлеге дип, халык табигатьнең бөтенлеген, тынычлыгын саклаган. Ә Тройсын көне алдыннан авылдагы бөтен капка-коймаларга яшел яфраклы каен һәм өрәңге ботаклары эленгән. Әлмәт ягында исә, каен агачларын урманнан алып төшеп, аны чуклап, теләк әйтеп, суга агызалар. Лаеш керәшеннәре «Кала тау»да суга, җиргә һәм һавага теләк әйтеп, корбан китерә. 

Быел Тройсынга кадәр бик кыздырды, эссе һава торышы торды. Казан ягында гына чиләкләп яуган яңгырларны авыл халкы зарыгып көтте. Ниһаять, Тройсынга һава сүрәнләнеп, яңгырлар явып узды. Кайбер якларда бәйрәмнәрне киләсе атнага кадәр кичектерделәр дә. 

 

Борынгыдан килгән бу матур йола Зәй районының Югары Баграж авылында һәр ел саен үткәрелеп килә. Хәтта милли бәйрәмнәр тыелган елларда да ул үз йоласын югалтмаган, халык аны саклап калган.

23 июньдә Бакалының  Яңа Балыклы авылы мәдәният йортының «Туганайлар» керәшен фольклор ансамбле  төп бәйрәмебез - Тройсын көнен бәйрәм итүгә багышланган концерт программасында катнашты. Бәйрәм Бакалы районында Изге Троица чиркәве территориясендә узды.

Кукмара районының Село-Чурадан болай яздылар: 

"Симетне" бездә халык көтеп ала. Икенче төрле Яфрак, Тройсын бәйрәме дип тә атыйлар.  Көн яңгырлы булды. Без бәйрәмне клуб сәхнәсендә уздырдык. Бик күңелле бәйрәм булды. Катнашкан кешеләргә зур рәхмәт». 

Теләче районының Субаш авылында да Тройсын бик матур узган. Бу хакта безгә Саба районының Кырбаш авылында яшәүче Роза Зәкиева хәбәр итте:

«Бүген безне  – «Нардуган» ансамблен, Теләче районының Субаш авылына зур бәйрәмгә  – Тройсынга кунакка чакырдылар. Бездә Җапрак бәйрәме дип йөртәләр. Бик күңелле булды, үзебезнең карендәшләр белән очраштык, төрле уеннарда катнаштык, җырладык, биедек күңелебез булганчы. Бик риза булып кайттык, безгэ бик ошады. Рәхмәт аларга безне хөрмәт итеп чакырган өчен.»

Субашның Тройсын бәйрәмендә Теләче районы башлыгы Назил Хазипов та катнашкан. Ул барлык карендәшләрне бәйрәм белән котлап һәм бәйрәмгә үз бәясен биргән:

«Керәшен карендәшләребез яшәүче авылларыбызда Тройсын бәйрәмнәре гөрләде. Керәшеннәр аны икенче төрле “Яфрак бәйрәме” дип тә йөртә. Субаш авылы халкы да аны тиешле югарылыкта, күңелле итеп үткәрде»

 

 

 

Ә Теләче районының Иске Карабаян авылында уздырылган Тройсын бәйрәме хакында шушы авылда туып, хәзерге вакытта Алабугада гомер итүче Нина Салимуллина сөйләде: 

«Бәйрәмне Тәмтедән килгән Максимовлар гаилә ансамбле башлап җибәрде. Алар Тройсын йоласын күрсәттеләр. Бәйрәм җырлар белән үрелеп барды. Бәйрәмдә ике фольклор  ансамбль булды. Берсе – авылның  «Беләзек»  ансамбле һәм Казанның  Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктән  «Казансу» ансамбле. Мин бәйрәмне оештыручыларның берсе булсам, икенчесе улым Иван Елизаров. Әлбәттә, спонсорлар ярдәмен дә әйтеп үтәргә кирәк, барысына да рәхмәт. Авылыбыз өлкәннәренең оныклары биеделәр, Платон Зубковның биюен ошаттылар. Җырчылар да бар иде: Ленура Хасанова, «Күңел» төркеме, Рәсүл Шакиров, Игорь Дмитриев.  Алар җырлап халыкның күңелен күтәрде. Уеннар күп булды: «Күкәй белән йөгерү», «Капчык белән сугышу», «Әтәч тоту», «Катыктан акча эзләү», «Чүлмәк вату».  Балалар арасында шахмат уены әйбәт оештырылган иде. 

 

 

 

Балык Бистәсенең Керәшен Казысында да Тройсын гөрләп узган. Бу хакта Казанда яшәүче Нина Егорова хәбәр итте:

«Көтеп алган Тройсын бәйрәме үтеп китте. Тагын бик күп күтәренке кәеф, яшәү дәрте, бетмәс шатлыклар алып килсен. Авылда яшәүчеләр дә, читтән кайтучылар да бәйрәмне оештыруда ярдәм иттеләр.»

Әлмәтнең Илтән-Бота авылында Тройсын бәйрәме елдагыча бик матур узган.

“Без бәйрәмне төшкә кадәр,  урманга каенга барып,  каен бәйләү йоласыннан башладык. Бар эшне дә иман белән башлыйбыз. Тамгаланган каенкайларны авылга алып кайттык. Бәйрәм гадәттәгечә, уеннар, җырлар-биюләр белән үрелеп барды. Тройсында гына җырлана торган “Җапрак бәйрәме” җыруын да башкардык, түгәрәктә әйләндек”, – дип сөйләделәр илтәнлеләр.

Илтән-Боталылар элгәрегечә итеп, йоласына китереп уздырдылар. Бәйрәм ахырына якынлашканда, каеннарны Кичү елгасына алып төшеп, суга ташлагач, авылның өлкәннәре Ходайга рәхмәтләрен җиткереп, илгә иминлек, бәрәкәт, байлык сорыйлар, игеннәрнең уңуын, малларның көр-таза, исән булуын телиләр.

Шушы ук районның Кәләй авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бәйрәм үткәрүләре хакында сөйләде:

«Безнең авылда «Тройсын» узды. Кәләй авыл җирлеге башлыгы Бастылева С.П. авыл халкын Изге Тройсын бәйрәме белән котлады, иминлек һәм тынычлык теләде. Аннары бәйрәмдә катнашучылар авылның төп урамы буенча юлын дәвам итте, анда яшәүчеләр читтә калмады, безнең белән бергә каенны елгага озатырга чыктылар. Бәйрәм бик матур узды»

Менделеевск районының Иске Гришкин авылыннан Мария Япаева болай хәбәр итте:

«Тройсын көнендә Иске Гришкин авылында урманнан каен китерү, аны төсле тасмалар белән бизәү кабул ителгән. Капка, койма һәм тәрәзәләрне бизибез. Аннары бу агач белән урамнар буйлап йөрдек, һәр йорт алдында җырлар җырладык һәм биедек. Кич белән каенны яки ботакларны елгага алып китеп, суга агыздык. Ботакларны ыргытканда, һәркем теләк әйтте».

Алексеевск районының Кр. Баран авылында Тройсын республика күләмендә үткәрелде. Алексеевск районының Кр. Баран авылындагы Тройсын бәйрәме ел саен үткәрелсә дә, бу елгысы алдагылардан үзгәрәк булды. Чакырылган кунаклар арасында Чистайдан – “Багалмам”, “Карендәш”, Яңа Чишмә районыннан – “Сүрәкә”, Җырчы Җәкәү йортыннан – “Казансу”, “Тумар”, Казаннан – “Сәлам” һәм “Бәрмәнчек” ансамбльләре дә бар иде. Әлбәттә, Алексеевск районының данлыклы “Бәрәнҗәр” һәм “Айбагар” фольклор ансамбльләре дә бәйрәмнең асыл бизәге булды. Кр.Барандагы бәйрәм турында шушында басып укыгыз.

Фотолар мәдәният йортларыннан.

 



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев