Туганайлар

Төрле яклап талантлы

Газетабызның узган санында "Түгәрәк уен" Бөтенроссия фольклор фестиваленең җиденче бәйгесе узуы, анда Тукай районыннан "Питрау", Чиләбе өлкәсеннән "Чишмәлек" ансамбльләренең уңышлы чыгыш ясавы турында хәбәр иткән идек. Шушы фестивальнең ачышы дип Тукай районы Княз авылыннан килгән София Морозова табылуын да яздык. Укучыларыбызны аның белән якыннанрак таныштырырга вәгъдә дә биргән идек. Бүген...

Газетабызның узган санында "Түгәрәк уен" Бөтенроссия фольклор фестиваленең җиденче бәйгесе узуы, анда Тукай районыннан "Питрау", Чиләбе өлкәсеннән "Чишмәлек" ансамбльләренең уңышлы чыгыш ясавы турында хәбәр иткән идек. Шушы фестивальнең ачышы дип Тукай районы Княз авылыннан килгән София Морозова табылуын да яздык. Укучыларыбызны аның белән якыннанрак таныштырырга вәгъдә дә биргән идек. Бүген шул вәгъдәбезне үтибез.

Ару нәселдән икән

Аның турында Князево авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова: "Баскан җирдә ут чыгара торган кеше инде ул безнең София Петровна. Җыр-биюгә карата гына әйтмим, нәрсәгә тотынса да шулай", - диде. Түтиебезнең үзе белән очрашкач, шикләнергә урын калмады.

Тумышы белән Зәй районы Урта Пәнәче авылыннан икән. Менә каян чумырып алган ул шундый тирән моңны! Әннә-әттәләре - Фекла Даниловна белән Петр Павлович Морозовлар Пәнәче авылының "Туй тотучылары" исеме белән тирә-юнь авылларга билгеле җыручылар булган. Самавыр торбалары, пич капкачлары, күмер ала торган җәмкиләргә кадәр "җырлый" иде бездә, дип искә ала әниләре исән-сау йөргән чакларны София түти. Аларның үз көйләре - "Аппакайлар" көе әллә нинди туң йөрәкләрне дә эретә торган була. Фестивальдә София түти башкарган "Чуклы тал" да аларның ыру көе икән. Алар алты бала - биш кыз, бер малай булып үсәләр. Әтиләре үзе дә укымышлы була, балаларыннан да белемле кешеләр чыгуын тели. Морозов балалары әттәләренең өметләрен аклыйлар. Белемле булулары өстенә, бик кешелекле булулары белән дә аерылып торалар. Быел Югары Пәнәчегә бөтен туганнар җыелып кайтып, Югары Оч чишмәсен тазартып, аны рәшәткә белән тотып килгәннәр. "Безгә яшәргә көч биргән, илһам чыганагы булган чишмәбез бит. Куанып ятсын, сулары кипмәсен дидек", - диләр бертуган Морозовлар. Журналистлар килә, дигәч, туталары янына бары да җыелган. София түтине ничек олылаулары шуннан да күренә. Бергәләшеп, ыру көйләрен дә яңгыраттылар. Мондый моңны ишетүдән "каз тәннәре" чыкты хәтта.

София түти бу көннәрдә 67 яшен тутыра икән. Кызларныкыдай гәүдәсенә карагач, сикереп китеп биюләрен күзәткәч, яшен алдап кына әйтә торгандыр, аның хәтле түгелдер, дисең.

Әгәр дә "мир белән" мине күтәрмәсәләр, район культура бүлеге, авыл җирлеге, балаларым, ирем хуплап тормаса, мондый зур масштабта үтә торган бәйгедә җиңә алмаган булыр идем. Ярдәм итүчеләрнең барысына да бик зур рәхмәт, ди җырчы, чын йөрәктән.

Күңеле ташып тора

Ире Нигъмәт, уллары Ренат белән бергәләп, быел Князево авылында өр-яңа агач өй җиткереп чыкканнар. "Бусы инде өченче тапкыр йорт торгызуыбыз. Ирем бик акыллы, эшкә уңган кеше булды, аның янында йөреп, үзем дә төзүче булып беттем инде", - ди София түти. Элек яшәгән җирләре - Минзәлә районы Чебенле авылы болыннары су астында калуны бик авыр кичерә ул. Туган авылы Урта Пәнәчедән киткәндә дә болай ук авыр булмаган иде, дип искә ала. Чебенлесен сагынудан туган хисләрен кәгазьгә төшерә башлый. Шигырьләр язуга керешү әнә шулай - авылын сагынудан башлана. София түти үзе язган шигырьләрен бер калын дәфтәргә туплап бара. Нинди генә темага язылганнары юк анда! Пичне олылаганнары да, бәрәңге кортын ләгънәтләгәннәре дә, авылын зурлаганнары да... Авылда кемнеңдер юбилее якынлашса да, шигырь чыгаруын сорап, София түтигә киләләр икән. Менә шундый кеше булып чыкты ул "Түгәрәк уен" фестивале җиңүчесе - карендәшебез София апа Габдуллина-Морозова.

Укучыларыбызны аның иҗат җимешләре белән дә таныштырабыз.

19 август - София түтинең туган көне. Үзе язган шигырь юллары үзенә бәйрәм бүләге булып яңгырасын.

Туган көн
Рәхмәтле мин узган бу гомергә,
Әти-әниемә, иң элек.
Тудырганнар мине, үстергәннәр,
Роза чәчәгедәй гөл кебек.
Рәхмәтле мин туган илкәемә,
Басып торам туган туфракта.
Сөенәм мин басу-кырларыма -
Тук башаклар үсә бу якта.
Сөенәмен көн дә безнең өчен
Таң аттырган якты кояшка.
Безгә нурын сибә, җылы бирә,
Яшәү яме өсти тормышка.
Куанамын якын туганнарга,
Туган якка кайткан кошларга.
Рәхмәт инде, мине гомер буе
Зурлап йөргән якын дусларга.
Рәхмәтемнең иң зурысы сиңа -
Минем газиз тормыш иптәшем.
Кыенлыклар күрсәк - җиңеп чыктык,
Безнең терәк булып яшәдең.
Балаларым, сезгә сөенәм мин,
Алсу гөлләр кебек үстегез.
Бәхетегез, тәүфигыгыз булсын,
Иминлектә гомер итегез.
Тагын бер ел үтте. Үтсен әйдә,
Тик соңгысы гына булмасын.
Күкләр аяз, илләр тыныч торсын,
Кайгы җиле кулын сузмасын.

Язып алды:
Мария МАРТЫНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: