Туганайлар

“Триколор” – патриотик акция

Россия триколоры – иң мөһим милли символларның берсе

22 август - Россиядә дәүләт флагы көне буларак билгеләп үтелә. Россия триколоры – иң мөһим милли символларның берсе. Ул бөек Россияне гәүдәләндерә, безнең халыкны берләштерә, хезмәт батырлыгына чакыра, киләчәккә ышанычны ныгыта.

Тукай районы Кнәз авылында  әлеге бәйрәм уңаеннан “Триколор” яшьләр патриотик акциясе  үткәрү матур традициягә әверелгән. Авыл йорты хезмәткәрләре “Волонтер” клуб берләшмәсендә катнашучылар белән бергә Татарстан бистәсе урамнары буйлап Россия флагы белән узганнар, триколор-ленталар таратканнар.

Әлеге акциягә  Кайбыч районы Хәзесан  авылы  һәм Яңа Чишмә районы, Ленино авылы да кушылган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: