Туганайлар

"Тәре алъяпкычы бизәкләре" - Анастасия Усачёва

Конкурсның чираттагы катнашучысы

Әнием чигешеннән күчереп...

 “Туганайлар” газетасында игълан ителгән “Тәре алъяпкычы бизәкләре” конкурсы күңелемне кузгатып, уйларымны әллә кая, еракта калган яшьлегемә алып китте.

Минем дә бик яшьли үз кулларым белән чиккән бистәрләр, “өй кашагалары”, мендәр тышлары, өлгесен әнием Мария чигешеннән күчереп, аеруча тырышып чиккән тәре алъяпкычлары бар. Аларның барысын да кадерләп саклыйм.

Без бәләкәй чакта, тәреләребезне кую өчен, өчпочмаклы такта кагып, өй түрендә урын ясыйлар иде. Анысы тәре почмагы була инде. Шул урынга, Аллабызга табыну өчен, тәреләребез куела. Аны “тәреалды” дип бер сүз белән әйтәләр. Әниләр чорыннан калганча, тәре алъяпкычы җәелеп эленеп куела, ә тәре җапмасы дигәне ул ябып куелган әйбер булырга тиеш. Моны хәзерге яшьләрнең белмәве гаеп түгел, замана күп нәрсәләрне оныттырды. “Тәре пәрдәсе” дигәне дә бераз күңелне тырный. Чөнки алъяпкыч бит тәрене капламый, киресенчә, тәреләребезне зурлап, матурлап, тәре почмагыбызны бизәп, җәеп элеп куела.

Үзебезнең Мамадыш районы Колышчы авылында, без үскәндә, тәре алъяпкычы дүрт өлештән тора иде: тәре өсте, ягъни аның өске өлеше– ул тәре почмагының бар киңлегенә алына; озын өлеше – тәре почмагының ике ягында булып, тәрене капламасын өчен аны кызыл төстәге тасма белән бәйләп куя идек (шул озын өлешенең кырыйларына челтәр тотканы да була иде); тәреалъяпкычының (анысын да бер сүз белән әйтә идек) нәкъ уртасын табып, кызыл һәм кара төстәге җепләр белән кач чигелә, кырыйлардан исә “керәшен кресты” дип атала торган чигү ысулы белән, качны үрнәк итеп алып, төрле бизәкләр чигә идек. Тәреалъяпкычының кырыйларын балитәкләп тегә идек. Тәре почмагы янәшәсендә, аның ике ягына да – тәрәзә яклап, һәрвакыт бистәр элеп куела. Кояшка тиңләп, чигешләрдә сары төстәге җепләр кулланылса да, тәре алъяпкычын чиккәндә сары төсләр алынмый.

Кыз чагымда мин ясаган чигү үрнәкләре Колышчы авылында әле һаман да өлге булып йөри дип беләм. Мин бит татар теле белән беррәттән, башлангыч һәм югары классларда рәсем дәресләре дә укыттым.

“Туганайлар” газетасыннан тәре алъяпкычының төрле атамалары барлыгы турында да укыдым. Гаҗәп түгел, чөнки керәшеннәр шактый ерак араларга сибелеп утырганнар бит. Республикабызда гына да аларның биш төркеме билгеле: Казан арты, Түбән Кама ягы, Чистай, Тау ягы (Мәлки) керәшеннәре һәм 1842 елда Оренбург өязенә күчерелгән Нагайбәк ныгытмасы керәшен казаклары.

Бирнә мирасы

Шуңа күрә, керәшен халкының кием-салымнарының, өй киендерү әйберләренең  атамалары да бертөрле була алмыйдыр.

Һич онытасым юк, 2013 елны “Хәзинә” галереясендә Татарстан халыклар ассамблеясе советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: “Керәшеннәрнең этник мәдәнияте һәм борынгы тарихы – күпмилләтле Татарстанның кабатланмас халык мәдәниятен барлыкка китергән кыйммәтле чыганакларның берсе булып тора”, – дип әйткән  иде.

Чыннан да, керәшеннәрнең рухи мирасы бик бай. Борынгы ядкәрләребезгә битараф булмыйча, аларны саклауда, йолаларны кабат тормышка кайтаруда талантлы яшьләребезнең активлыгы кирәк. Әбиләрнең сандык төпләрендә, шкафларында яшь чакта, өй киендерү өчен, үз куллары белән чигеп әзерләгән “Бирнә” мирасы күптән искә алынмыйча ята бит.

Без яшь чакта туйга кадәр килен төшерү көне билгеләнеп, кияү өен киендерәләр иде. Өй киендерү өчен, кыз ягыннан килгән сандыкны күтәреп кергәндә үк, кодачалар җыр башлыйлар:

Яңа юган керләремне

Бауларга тезеп эләм.

Кызыбызны алып килдек,

Түшәк-мендәрләр белән.

 

Килгән чакта шуны күрдек:

Кошлар очты межадан.

Кыз әйберләрен эләргә

Рөхсәт кирәк хуҗадан.

Яшь киленнең үз куллары белән чиккән әйберләре күп булса, барысы да соклана. Чөнки өйне киендереп бетергәч, күрше-күлән кереп карап, бәя бирә иде. Авылда минуты-сәгате белән хәбәр тарала: “Килен уңгандыр, кул эшәре бик матур”.

Киленнең кияү өен киендерү йоласы төрле як керәшеннәрендә төрлечә булгандыр. Шуңа бәйләп, бер тәкъдимемне дә җиткерим әле: алга таба “Туганайлар” газетасы “Бирнә мирасы” дигән конкурс игълан итсә, ул бик күп кешене үзенә тартыр иде. Берьюлы, керәшен халкының узганнарын, күңел байлыгын һәм мирасын барлауда да әһәмияте булыр дип уйлыйм.

Анастасия УСАЧЕВА.

Түбән Кама шәһәре.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: