Туганайлар

Тоз иленә сәяхәт

Җәй айлары һәрберебезнең көтеп алган, яраткан чоры. Күбебез отпускаларны да җәй чорына туры китереп алырга тырышабыз. Ял көннәреңне үз авыл-шәһәреңдә ял итеп, бакчаңда эшләп тә үткәрергә мөмкин.

Гаиләң белән чит илләрне күреп, диңгезендә су коенып кайтырга да җаен табарга була. Еракка чыгып китмичә, үз илеңнең төрле курорт-ял йортларында сәламәтлегеңне ныгытып алу да комачау итми.
Мамадыш районы мәгариф системасында хезмәт куючы бер төркем егет-кызлар да ерак китмичә, Оренбург өлкәсенең Соль-Илецк шәһәрендәге тоз күлендә булып, сәламәтлекләрен ныгытып кайтканнар. Бу сәяхәтне оештыруда районның хакимият башлыгы, мәгариф бүлеге җитәкчесе, профсоюз оешмасы председателенә зур рәхмәтләрен җиткереп, әлеге сәяхәтчеләр арасында булган Мамадыш районы, Владимир авылының мәктәп директоры Лена Бачкова, газетабызга хат та юллаган.

Июльнең матур, кояшлы көннәрендә Тоз иленә сәяхәткә дип, юлга кузгалдык.

Матур да соң минем туган ягым! Тирә-юньдә хәтфәдәй яшел үләннәр, күз явын алырдай, төрледән-төрле матур чәчкәләр, горур агачлар безгә хәерле юл теләп, озатып баралар. Бездәгедәй мәһабәт, төз, затлы йортлар, шаулап үсеп утыручы иген кырлары тагын кайда бар? Әкренләп Оренбург өлкәсенә дә килеп җитәбез: табигать тә тора-бара комлы дала үсемлекләре – корылыкка чыдам карагачлар, кылган, типчак, тозлак, әрем белән алышына бара, еракта калкулыклар күренә. Әллә кайчаннан яңгыр юклыгы күзгә ташлана - корган агачлар, сусап утыручы әрәмәлекләр, юл буенда сүсән, йончалар утырып кала. Кырда озынлыгы 20-30 сантиметрдан артмаган көнбагышларның гына шау чәчәктә утыруы гаҗәеп!

Герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган җире - Мостафа авылы янында төшкән истәлек фото

Еракта карбыз, кавын басулары җәелеп ята, юл буйларында берән-сәрән җимеш сатучылар да очраштыра. Ниһаять, 12 сәгатьлек юлдан соң, Соль-Илецк шәһәренә аяк бастык.

Шәһәр уртасында Тоз заводына, тозны эшкәртү технологияләренә 1970-1977 елларда нигез салучы, Россия Фәннәр академиясенең беренче члены, академик Петр Иванович Рычковка һәйкәл куелган.

Һәр туристны автобустан төшүгә булачак йорт хуҗасы көтеп тора: теләсәң таксида, кирәк икән – җәяүләп бар, тәүлеккә 300-450 сум түләп, бар уңайлыклары булган йорт-кунакханәләргә рәхим ит! Шунысы гаҗәп – монда казахлар, татарлар, руслар яшәгәнлеге күзгә ташлана, ләкин халык күбесенчә безнеңчә – татарча аралаша икән. Урамда бары да кыска шорта, йөзү костюмыннан, челтәр күлмәк-сарафаннан гына йөри. Бары да кояшта каралып, янып беткәннәр. Кояш бигрәк баш очында икән шул, температура 35-42 градус, эсселек өтеп ала.

Бүлмәләргә урнашкач, тозлы күлләргә юл алдык. Керү билетлары шимбә, ял көннәрендә 250 сум булса, калган көннәрдә 150 сум тәшкил итә. Быел, башка еллардан аермалы буларак, ветеран, пенсионер таныклыклары бернинди роль дә уйнамый икән - һәркем тигез хокуклы. Ләкин, бер кергәч, барлыгы 7 күлдә, шулай ук саз күлендә дә рәхәтләнеп коена, дәвалана аласың. Тик һәр күлдә 20 минуттан да артык булуның кирәге юк, тәнгә сыланган тоз кристаллары кояш нуры астында яндырып алачак, шуның өчен. иңбашына киҗе-мамык тукымадан яулыклар ябу кирәк. Күлдә тозның микъдары - 340 грамм. (Чагыштыру өчен – диңгез суының 1 литрында 30-35 грамм тоз бар). Күлгә кергәндә киң кырлы эшләпә, кара күзлекләр кисәң, тиешле кремнар сөртсәң - тәнең тигез карала да, кояш нурларыннан да саклана.

Суга беренче тапкыр кергәндә аякны көзән җыеру булырга мөмкин. Әгәр табаннан көзән җыерса – суда утырган хәлдә, табанны ике кулың белән үзеңә нык итеп тартырга. Балтыр, бот мускуллары катып калса, арттан икенче берәүнең ярдәме белән, аякларны ике кул белән кысып, гәүдәгә тарту кирәк.

Судан чыккач яр буенда кызыну, ял итү өчен бар мөмкинлекләр дә бар. Казах малайлары туңдырма, чипсы, эчемлекләр белән сыйлап йөриләр. Инде тагын да туклыклырак, кайнар ризык кабул итәсең килсә, рәхим ит, янәшәдә генә кафелар. Анда һавада тәмле итеп әзерләнгән казах, үзбәк ашлары - пылау, дәмләмә, шашлама, көтеп тора. Теләгән кеше массаж, пилинг ала, яки аякны кечкенә балыклар йөзгән суга тыгып утыра, эрбет агачыннан ясалган кисмәкләрдә парлана, ләм белән түләүле һәм бушка дәвалана ала. Теләгең булса, фотосессиядә катнаш — президенттан алып, иң яраткан артистларың белән, үзеңә ошаган костюм киеп, үзеңне мәңгеләштер... Төрле фасонда матур итеп чәч үрдерү салоннары – кечкенә кызчыкларны һәм үсмерләрне җәлеп итә торган иң кызыклы, мавыктыргыч бүлмәләрдер, мөгаен, ничә узсаң да, һәрчак энә төртерлек тә урын юк.

Минем үземә иң ошаганы – кыслачыклы күл булды. Шундый тозлы суда да җан ияләре яшәсен инде, ә? Аларның нерв авыруларын дәвалау үзлегенә ия булулары билгеле. Чынлап та, судан чыккач, тынычланып каласың, бөтен гәүдәң ял итә. Иң ахырдан төче сулы күлдә коен, я булмаса, салкын душ кабул итеп, тәнеңне өйгә кайтыр алдыннан чиста су белән юа аласың. Күлләрдә коену – тәнгә сихәт, җанга дәва бирә. Тозлы су һәм ләм артык авырлыктан котылырга теләүчеләр өчен дә, тире авыруларын бетерү, сызланулардан дәвалану, сынган урыннарны төзәтү, тынычландыру өчен дә файдалы.

Сазлы ләмдә дәваланырга теләүчеләргә дә үз киңәшем бар. Тулысынча сазга манылып, кояшта басып тору – бернинди дә файда бирмәячәк. Иң яхшысы – сызлаган урыннарга ләмне сылап полиэтилен белән бәйләп куеп, 20-25 минут кояшта тоту. Йөрәк турына сөртергә кирәкми, йөрәк-кан тамыры авырулары белән интегүчеләргә сак эш итәргә кирәк! Шушы процедураларны 3-4 көн алу, ел буена җитәрлек дәва, шифа бирер, Алла боерса!

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: