Туганайлар

Торыйсынга килгән туганкайлар – Баграж буе тора гөр килеп

Керәшеннең бәйрәмнәре, берсе икенчесен алмаштырып, ел әйләнәсендә берөзлексез дәвам итә. Татар кардәшләребез кайчакта, әле яңа гына бәйрәм иттегез бит, тагын нинди исемдәгесе килеп җитте, дип гаҗәпкә калалар.

Җир-Ана, табигать белән бәйләнешне югалтып бетермәгән, йола-гадәтләрне саклап килгән халык бит без - керәшеннәр. Басу, кыр эшләрен башлау да, төгәлләү дә, урман-болын байлыкларыннан авыз итү дә, яшелчә-җиләк-җимеш белән бәйле хезмәтләрнең һәммәсе дә Табигатьтән рөхсәт алып башкарыла. Быел 19 июньгә туры килгән Тройсын бәйрәмен күп урыннарда "Яфрак бәйрәме" дип кенә йөртәләр. "Нинди бәйрәм соң ул Троицы?" дигән сорауга, дини эчтәлек белән бәйләп, аңлатма бирүчене тапмыйсың (кызганыч, моны белмәвебез безне бизәми, билгеле). Ә менә "халыкчан" Тройсынның нинди бәйрәм булуын олысы да, кечесе дә әйтеп бирә ала. Зәй районы Югары Баграж авылында үткән Яфрак бәйрәмендә дә бу ачык күренде.

Нинди бәйрәм ул Тройсын?

"Бу бәйрәм агачларның нәкъ яфрак ярган, матурланган чагына туры килә. Аны җәйне каршы алу бәйрәме дип тә йөртәләр. Симек көнне яшьләр-кызлар урманга барып, бер яшь каен агачын сайлыйлар. Тройсын көнне шул каенны төрле-төрле тасмалар белән бизәп, авылга алып кайталар. Аны урам буенча күтәреп җырлап йөриләр. Һәр йорт турысына туктап, биешеп алалар. Уен була торган җиргә җыелып, һәр тасманың хуҗасыннан нинди дә булса һөнәр күрсәттерәләр. Булачак киленнәрне шунда сынаганнар. Кичке якта каенны елга буена алып төшеп, ботакларын сындырып, суга агызганнар. Ботакларны суга салган чакта, һәркем үзенең теләген әйткән. Ботакларның тиз генә батып китү-китмәвенә карап, теләкнең үтәлү-үтәлмәвен юраганнар," - бәйрәм турында безгә Евдокия Гончарова әнә шуларны сөйләде. Югары Баграж клубы егетләре бәйрәмне нәкъ менә шушы элеккеге йолага туры китереп алып бардылар.

Хуҗаларның "Баграж буйлары" фольклор ансамбле җыручылары җырлаганга бәйрәмгә кунак булып килгән Сәвәләйлеләр дә, Сарсазлылар да, Зәйлеләр дә кушылып, "Тройсын сылуы"н мәйдан уртасына урнаштырдылар. Теләк әйтеп, каенга үз кулъяулыгын бәйләгән һәр кеше халык алдында үз осталыгын күрсәтә барды. Нинди генә талантлар юк иде бу бәйрәмдә! Җырчылардан Людмила Гатауллина, Роберт Андреев, Марс Гуреев, Иске Зәйнең "Җиләк" ансамбле артистлары, Югары Баграж авылының үз сандугачы Алена Муханова, күрше Сарсаз авылыннан "Сандугач" җырчылары дисеңме...

Уртага чыгып, сәлам-теләкләрен тапшырган һәм Баграж турында борынгы җырын башкарган 92 яшьлек ветеран укытучы Александра Герасимованың әле дә матур булып сакланган тавышына сокланмаган кеше калмагандыр. Кырыгынчы елларда бу авылга килеп, балалар укыткан ул. "Ач-ялангач елларда, өстәлдә, сый булып, кычыткан җыеп пешерелгән ашлар гына торса да, Тройсын бәйрәме гөрләп уза торган иде. Аннары, бик күп еллар буена, ул үткәрелмичә килде. Рәхмәт Маргаритага, моннан берничә ел элек, бу традицияне ул яңартып җибәргән дип ишеттем. Бүгенге тамашаны күреп, шулхәтле сөендем, әле таган да бәйрәмнәрдә йөрергә язсын," - диде Александра Михайловна.

Олы җырчыбыз Раиса Тимофееваның сеңлесе Мария Григорьевнаның җырлавын да Багражлылар бик яратып кабул иттеләр.

Зәй администрациясеннән Валерий Акатьев, Зәй керәшеннәре җәмгыятеннән аның җитәкчесе Иван Яковлев, тәбрикләү чыгышларында җылы теләкләрен җиткереп, керәшен бәйрәмнәренең әле озак гомерләр буена дәвам ителәчәгенә ышанычларын белдерделәр.

"Мәртәбәле" багражлылар

Югары Баграж мәктәбе коллективы да бу бәйрәмне оештыруга, үткәрүгә зур өлешен керткән. Язмышлары кайчандыр бу мәктәп белән бәйле булган олы кунаклар, мәктәпкә кереп, аның бүгенге хәле, музее белән танышып чыктылар. Аның киләчәге турында борчылуларын үзара бүлештеләр.

Халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге бүләк лауреаты Аяз Гыйләҗев, берничә китап авторы, үзенчәлекле язучы Гурий Тавлин, чаңгыда шуу буенча олимпия, дөнья чемпионы Федор Симашев, дөньякүләм танылу алган химик Федор Петров, Социалистик Хезмәт Герое, химик Вениамин Григорьев һәм башка бик күпләрнең язмышы нәкъ менә бу мәктәп белән бәйләнгән.

Шушы мәктәптә укып, шигъри канатлар үстергән берәү турында аерым тукталырга кирәк. Ул - шагыйрь, берничә китап авторы - Никифор Тукмачев.

Югары Баграж авылыннан шул бер генә кеше чыкса да, авыл үзенең вазифасын үтәгән булып саналыр иде. Аның кабатланмас матурлыгыннан илһам алып, тәмле сулы чишмәләреннән аруланып, күңеленә моң-җыр туплаган шагыйрь бит ул Никифор Тукмачев.

Авылына карата ярату хисләрен шигъри сәйлән итеп тезә шагыйрь. Әле "кайнар табадан гына төшкән" "Таң суы" дигән исемдәге китабыннан берничә шигырен дә укып китте автор. "Багражыма" дигәнендә түбәндәге юллар бар:

Җавап эзлим, ахры, таба алмам,

Тынгы бирми бер уй җаныма.

Исәп-хисап тотар вакыт җитте,

Лаек ул булдыммы Багражыма?

Табигатең миңа назын бирде,

Моңын бирде чишмә агышы.

Колагымда әле һаман чыңлый

Уйнап үскән тальян тавышы.

Беркайда да безне көтүче юк,

Каршылаучы ипи-тоз белән.

Тешем кысып, тормыш сынавына,

Баграж малае мин, дип түзәм...

Бер гомердә түләп чыга алмам,

Авылыма булган бурычны.

Авылдашлар, ярый сез бар әле,

Багражымны саклап торучы.

Часовняны гына түгел, күңелләрне дә аруландырдылар

Югары Баграж авылында бертуган Абрам белән Геннадий көче белән часовня төзелеп ятканы турында хәбәр иткән идек инде. Тройсын көнне шул часовняны ачу тантанасы булды. Зәй шәһәреннән килгән батюшка часовня янын һәм яңа бинаны эчен аруландырды. Кач үбеп, Ходаебызның ризалыгын алырга тезелгән халыкның бер очы священник янында булса, икенче очы әллә кая кадәр сузылган иде. Бусында да сынатмады Багражлылар. "Батюшка килде", - дигән хәбәрне җиткергәндә, сабантуйга әверелеп киткән бәйрәмнең иң кызган чагы гына иде әле. Халык часовня ачкан җиргә бармас, мәйданда калыр, дип курыккан оештыручылар, ул хәтле халыкны күргәч, җиңел сулап куйгандыр. Батюшклар "коры" кешеләр, "Троицы көнне шайтан чабып яталар," - дип, борылып китүләре дә бар...

Барысы да әйбәт узды - оештыручыларга тел-теш тидерерлек булмады, молодцы, егетләргә! Ә менә Татьяна һәм Маргарита Мироноваларга аерым рәхмәт. Тройсынга килгән кунакларның яртысы, мөгаен, аларга тукталып, аларның кунакчыллыгыннан, киң күңеллелегеннән рәхәтләнгәндер. Мең яшәгез, кызлар!

 

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: