Туганайлар

Әтиебез оптимист иде

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашканда, әтиебез - запастагы офицер, Ватан сугышы инвалиды Елизаров Фома Афанасьевич турында истәлекләр белән уртаклашасыбыз килә. Әтиебез 1923 елның 15 июлендә Зәй районы Югары Баграж авылында туа. Урта мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлый. 1942 елда хезмәткә чакырыла. Калинин фронты Беренче удар армия сафларында сугышка керә. Шунда...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашканда, әтиебез - запастагы офицер, Ватан сугышы инвалиды Елизаров Фома Афанасьевич турында истәлекләр белән уртаклашасыбыз килә.

Әтиебез 1923 елның 15 июлендә Зәй районы Югары Баграж авылында туа. Урта мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлый. 1942 елда хезмәткә чакырыла. Калинин фронты Беренче удар армия сафларында сугышка керә. Шунда ук беренче ярасын ала. 1943 елда икенче тапкыр яралана. Яралары төзәлгәч, командирлар әзерли торган мәктәпкә укырга җибәрәләр. Аны бетергәч, шул ук фронтта пулеметчылар отделениесе командиры итеп билгеләнә.

Берчакны, каты сугышлар барганда, янәшәсендә бомба шартлап, калын балчык астында кала. Иптәшләре казып чыгарганчы, шунда ятып, көчле контузия ала. Аңына килер-килмәстә, тагын сугышка керә. Өченче мәртәбә яралана. Дәваланып чыккач, 1944 елны Прибалтика фронтына разведка отряды командиры итеп билгелиләр. Аннары, Томскидагы артиллерия училищесы курсларында укып, взвод командиры булып хезмәт итә. Җиңүне дә шунда каршылый.

Әле тиз генә өйгә кайтулар насыйп булмый. Аларны Япониягә каршы сугышка җибәрәләр. Барганда, Гоби чүлен, Кече һәм Зур Хинган тауларын орудиеләрне үз җилкәләрендә сөйрәп кичәргә туры килә.

Сугыш турында сөйләргә яратмый иде әти. Айда бер, кайда бер, дигәндәй, ул сөйләгәннәрдән менә нәрсә хәтердә калган. "Кайчак фашистларны бишәр, унар чакрым куып бара идек. Алар бөтен әйберләрен юлда ташлап качалар. Шул әйберләр арасында безгә бөтенләй ят ризыклар да очрый. Тушенкалар, сгущенкалар, шоколадлар, әллә нинди печеньелар. Безнең төшкә дә кермәгән сыйлар... Эх, боларны өйдәгеләргә дә каптырып карыйсы иде", - дип уйлый идек, дия иде әтиебез.

Авылга 1946 елның июлендә кайтып төшә ул. Сары погоннар, түше тулы орден-медальләр, ялтыраткан яхшы итекләр, каеш буган төз, сылу гәүдә. Үзе офицер формасында! Клубка әтине күрергә бөтен авыл җыела. Багражның әле мондый офицер каршылаганы булмый. Әтиебез - "Кызыл Йолдыз", "Ватан сугышы" орденнары, "Германияне җиңгән өчен", "Японияне җиңгән өчен" медальләре һәм башка күп төрле бүләкләр иясе.

Әни белән дә клубта очрашалар. Әниебез - Мария Константиновна, Минзәлә педучилищесын бетереп, Калинин районы Усы, Түбән Урады авылларында укытучы булып эшли. Сугыш елларында укучы балалар белән бергә колхозга булышу укытучылар өстендә була. Дәрестән соң
орлык чистарту, чәчү, күтәрәмгә калган малларны карау, Сталин мөрәҗәгатьләрен халыкка җиткерү һәм тагын шундый йөзләгән төрдәге эшләрне башкаралар. Сугыш бетү хәбәрен дә кырда ишетәләр алар. "Болай булгач, икеләтә норма эшлибез!" - дип, ул төнне өйгә дә кайтмый эшлиләр.

Шулай итеп, төз гәүдәле "кәттә" офицер әнигә язган була. Икәүләп, Сарман районы Кәүҗияк авылына укытырга билгеләнәләр. 1951 елда Сарман районы Ләке авылына күченәләр. Әни башлангыч класста, әти югары классларда рус телен укыта. Бәхетле көннәре озакка бармый: әтинең бил сөяге кузгалмас була, аяклары да начар йөри. 29 яшендә икенче группа инвалидка әйләнә. Чире елдан-ел көчәя барып, әтиебез урын өстенә егыла. Шулкадәр көчле авыртуларга ич чыдарлык булмый. Коры сөяк- кә кала. Ничек турыга ятса, шул килеш, баштан аяк очына кадәр бөтен буыннары таш булып ката. Муен борылмый, умыртка баганасы бөгелми, аяклар атламый, утыра алмый... Ярый әле, Ходайның рәхмәте, куллары исән кала. Куллары көчле иде әтинең. Шул куллары белән гомере буе үзен-үзе күтәреп йөртте. 33 яшендә беренче группа инвалид булды.

1959 елда үз авылыбызга кайттык. Әти култык таяклары белән йөрергә өйрәнде. 25 ел умарта карадык. Барысын да әти күзәтчелегендә без - балалар эшли идек. Умартаны да, аңа кирәкле башка әйберләрне дә әти үзе ясады. Без мәктәптән кайтырга, бөтен идән, өстәл өсте йомычка белән тулы була. Ә әти кирәк әйберен эшли алуына куанып ята иде. Әтиебез бик башлы, укымышлы кеше булды. Аның янына авылдашлар, укытучылар, тирә-як авылларның мәктәп директорлары да киңәшкә йөрделәр. Бөтен гомере чир белән көрәшеп үтсә
дә, ул оптимист кеше, шушы тормышыннан да ямь таба белә иде. Яңа ел бәйрәмнәренә әллә нинди костюмнар тегә иде безгә. Ул костюм-
маскалар белән калганнар да әллә ничә ел файдаланды әле.

Беренче группа инвалидка авылда тору авырлашкач, 1983 елда Чаллыга күчеп килделәр. Күп михнәтләр, кәгазь бюрократиеләрен үтеп, көчкә-көчкә ике бүлмәле фатир алдылар.

Без әтине бик хөрмәт иттек, беркайчан авыр сүз әйтмәдек. Әниебез, 50 ел дәвамында, һич авырыксынмыйча, зарланмыйча, яшь бала урынына, әтине карады. Шуның янәшәсендә, 34 ел гомерен балалар укытуга багышлады.

Магдалина һәм
Галина ЕЛИЗАРОВАЛАР,
Чаллы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: