Туганайлар

"Түгәрәк уен" Кайбычка килде

«Түгәрәк уен» альманахы журналистлары Илсөяр Иксанова, Гөлсинә Хәмидуллина, Йолдыз Миңнуллина Кайбычка кайткан иде. Аларның язмасын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Ак яулыгым бер генә лә,

Ак яулыгым бер генә.

Ишегөстенә элмәгез,

Ишегөстенә элмәгез,

Әйтә белми димәгез лә,

Әйтә белми димәгез,

Сөйли-сөйли көлмәгез.

Биш ел элек Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан Татарстанның Кайбыч районына оештырылган фольклор экспедициясе вакытында Үкчинә апаның: «Инде Питрау үтте, җырларга ярамый», - дисә дә, үтенечебезне аяк астына салмыйча, тыйнак кына җырлаган җырларыннан, Иске Тәрбиттә узган Питрау бәйрәмнәре турында мавыктыргыч итеп сөйләгән сүзләреннән күңел ымсынып-дулкынланып калган иде. Бу якларга, һичшиксез, тагы әйләнеп киләчәкбез дип киттек ул чакта. Үкчинә апаның редакциябезгә бүләк итеп биргән, үзе тукыган киндердән җете буяуларга манып тегелгән күлмәге дә шул ниятебезне гел-гел искә төшереп торды.

Яңадан Кайбыч якларына барып чыккач, районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамилә Әбләзова һәм «Кайбыч таңнары» гәзите журналисты Раилә Хәялиева белән берлектә Иске Тәрбиткә юл алдык.

Иске Тәрбит - керәшен авылы. Биредә әлеге этник төркемнең «Мәлки керәшеннәре» (яки «Тау ягы керәшеннәре») дигән төркемчәсенә керүче, этник һәм этнографик яктан гаҗәеп кызык үзенчәлекләре булган халык яши. Мәлки керәшеннәре район халкының 25 процентын тәшкил итә, бу якынча 4 мең кеше дигән сүз. Башка керәшеннәрдән аермалы буларак, аларның сөйләше мишәр диалектына тартым. Бу Иске Тәрбитнең чиктәш Чуашстандагы мишәр авылларына якынлыгы белән аңлатыла.

Мәдәният йортында безне «Иске Казан Түгәрәк уены» республика татар фольклоры фестивале аша таныш «Сәүдияр» фольклор ансамбле каршы алды. (Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, авылда бу көнне ике мәет булып, керәшеннәрдәге гадәт буенча, барысы да мәрхүмнәрне соңгы юлга озату йоласына ашыгуга карамастан, бөтен ансамбль җыелышып безне көтә иде. Рәхмәт аларга!)

Ансамбльнең иң өлкән вәкиле Галина Александровна Семенова исә безнең өчен «тере табыш» булып чыкты. Әлеге ханымны бу якларның аяклы энциклопедиясе дисәң дә хак булыр. Шушы авылда туып, гомере буе мәктәптә математика укыткан (тарих яисә тел-әдәбият булса гаҗәпләнмәс тә идең) Галина Александровна туган ягының, туган халкының чын патриоты булган фидакарь зат икән. Авылның килеп чыгышы, тарихы буенча әллә никадәр мәгълүмат туплаган һәм әле дә эзләнүләрен дәвам итә.

Керәшен авылы булгач, «Иске Тәрбит» атамасының килеп чыгышы «тәре» сүзе, ягъни христиан дине кабул итү белән бәйледер дип уйлаган идек. Һич кенә дә алай түгел икән!

Болгар дәүләте туздырылгач, урман баскан бу кыргый җирләргә болгар чуашлары күчеп килгән була. Аларның эзләре исем-атамаларда безнең көннәргә кадәр сакланып калган. «Иске Тәрбит» исә Казан ханлыгы чорында шушы урынга килеп утырган Тәңребирде морза исеменнән алынган, - дип сөйләп китте Галина Александровна. - Тәңребирде морзаның ике улы була: берсе - Тукыш, икенчесе Ядкарь исемле булса кирәк. Тукыш монда, Ырым елгасы буенда кала. Зират (без аны мазар дип йөртәбез) өстендә «Тукыш улы Тәңребирде», «Тимәш улы Карамыш. 1531» дип язылган кабер ташлары бүген дә саклана әле. Авыл чукындырылганга кадәрге иске зират ул, яңа зират 1740 елдан соң, Зөя каласында Яңа керәшен конторасы барлыкка килгәннән соң ачылган.

Икенче улы моннан 8 чакрымнар Гөбенә елгасы янына күчеп утыра һәм Олы Тәрбит авылына, Базарлы Тәрбит дип тә әйтәләр, нигез сала. Анда базар, ярминкә була торган иде. Сәүдә эшләре өчен географик урыны бик җайлы: Зөя елгасыннан килеп, Гөбенә суы белән менәргә була. Мондагы авылларның һәрберсенең диярлек ике исеме бар. Мәсәлән, Байморза авылы - Әрә; алар Әрә елгасы буеннан күчеп килгәннәр. Тагын бер исеме - Киксар (Киек сар). Безнең авылның да беренче исеме Ырым булган. Аннан, әйткәнемчә, Тәңребирде морза исеменнән үзгәртелгән. Инде, Явыз Иван яулап алуларыннан соң, Тябердинога әйләнгән. Бездән 10 чакрым ераклыкта Сетавыл - Сәет авылы бар. Авылның исеме барлык морзалар өстеннән сәет итеп куйган Тәбердин морза хөрмәтенә кушылган. Ул халыкны Тәңречелектән Ислам диненә күндергән. Шуның өчен дошманнары тарафыннан үтерелгән.

Безнең тирәдә бер Хуҗа Хәсән авылы гына иске керәшеннәр санала, алар Чистай ягыннан күчеп килеп утырганнар. Калган авыллар барысы да яңа керәшеннәр. Алар башта Ислам динендә булганнар. Яңа керәшен конторасы оешкач, бу яктагы татарларны көчләп чукындыру сәясәте бик дәһшәтле төс ала. 1740-1743 елларда, гаскәриләр, архиерей белән килеп, халыкны елгага куып төшереп, көчләп чукындыралар. Чукынырга теләмәгән кешеләрнең күбесе урманнарга кача, һәм безнең авыл исеме белән төрле авыллар барлыкка килә. Иске Тәрбит тә урынын үзгәрткән, элекке авыл урынын Иске Йорт дип атыйлар. Ул урын уйсурак җирдә урнашкан, су басулар да булгандыр, шуңа күрә авыл тау башына күчкәндер дип уйлыйм.

Ревизия кенәгәләрендә яңа керәшеннәр ике исем белән дә теркәлгән, мәсәлән, Алтынбай-Александр кебек. Туктиби, Туктария, Биктимер, Бикмәт, Әбелхан, Әбтүк, Илморза, Әмеркош, Әхтәм исемнәре күп. Хәзер инде алар кушамат булып кына калганнар. Мәсәлән, бер нәселне әле дә «Әхтәмнекеләр» дип йөртәләр.

Безнең авылда «Урмай» кушаматлы кешеләр яши. Камысевлар булган тагын, Камыш бабай нәселе. Бу атамаларның тетрәндергеч тарихы бар икән, шуны укыганда күзләремнән яшьләр килә. Урмай авылын чукындырганнан соң, бер картый үлә. Бик дәрәҗәле кеше булган, күрәсең, аны мөселманча күмәргә тотыналар. Инде мәетне кабергә төшергәннән соң, бу хәбәр воеводага барып җитә. Ул килеп, мәетне кабердән чыгарттыра. Моңа каршы халык сәнәкләр белән күтәрелә, воевода көчкә качып котыла. Икенче көнне казаклар килеп, баш күтәргән ирләрне алып китәләр һәм һәлак итәләр. Балаларын тартып алып, инде каршылык күрсәтер хәле калмаган керәшен авылларына тараталар, хатыннарын кияүгә бирәләр. «Урмай», «Камысев» кушаматлары безнең авылга асрамага бирелгән балалардан калган.

Халыкның бик күбесе, чукындырудан качып, Чүти авылына күчеп киткән. Чүти - Мәскәү якларыннан күчереп утыртылган мишәрләр авылы, анда йомышлы татарлар яшәгән, аларга дин иреге бирелгән булган. Шул чорда, өч-дүрт ел эчендә, Чүтинең халкы дүрт тапкырга күбәйгән.

Әлбәттә, көчләп чукындырылган халык мондый золым белән килешергә теләмәгән, ата-бабадан килгән үз диненә кайту өчен патша галиҗәнабларына кат-кат прошениеләр язылган. Прошение язган өчен Чүтинең дүрт кешесе бер ел төрмәдә утырып чыккан. Әби патша заманында, дин иреге рөхсәт ителгәч, безнең тирәдән генә дә 39 меңнән артык кеше кире мөселманлыкка кайта. Ә безнең авыл күчә алмый кала.

«Сәүдияр»

Ансамбль иң элек мәктәптә оешкан. Аңа исемне бик озак эзләгәннәр.

- Авылдан ерак түгел генә «Сәүдияр кыры» дип атала торган җир бар безнең, - ди Галина Александровна. - Матур яңгырашлы шушы атама күңелгә килде ансамбль тугач. Мәгънәсен белмибез. Бәлки берәр кеше исеме булгандыр. Үзебезнең җиргә нисбәтле булсын дидек тә, «Сәүдияр» дип атадык. Ансамбль безнең тормышыбызның бер кисәге кебек. Төп репертуары үзебезнең гомер-гомердән җырлап килгән җырларыбыздан, уеннарыбыздан, йолаларыбыздан тора. Әбиләребез, өлкәннәребез янына кат-кат барып, алар хәтерендә калган бөтен җырларны, такмакларны язып алдык. Иске Тәрбиттә бик зурлап «Тройсын» бәйрәме үткәрелгән. Кичке уеннар әле безнең чорда да бик шәп бара иде. Якшәмбе көннәрендә - Көндезге уеннар. Чып-чын Түгәрәк уеннар инде болар. Хәтеремдә, әле мин кечерәк вакытта ике түгәрәк - зур түгәрәк эчендә кече түгәрәк була торган иде. Мәскәү, Вологда өлкәләренә вербовка белән торф эшенә киткән кызлар уенга киенеп-ясанып, матур күлмәкләр, яулыклар киеп чыгалар иде. Авыр эштә акча эшләп, ситсылар, сатиннар алып, аякларына туфлилар киеп кайталар иде кызлар. Минем әнидән одеяллар тектереп-сырдырып ала торганнар иде.

«Тройсын»да башланган Кичке уеннар «Питрау»га кадәр дәвам итә инде. Авылыбызда изге Петр һәм Павел чиркәве булганга, Питрау бездә гомер-гомергә бик зурлап бәйрәм ителеп килде. Элекке зур чиркәү хәзер юк инде, часовня гына ясап куйдылар.

Ансамбльнең яңа тектергән бик матур костюмнары булса да, сәүдиярлар әбиләрнең сандыкларында сакланган, кайчандыр алар үзләре тукып теккән күлмәкләрне артыг­рак күрәләр. Сандык, дигәннән, аларның бирнә сандыклары да бик үзенчәлекле, «шәнчек» дип атала. Юан юкә агачының эчен юнып алып эшләнгән метр-метр ярым биеклектәге шәнчеккә кызлы әни бала туганнан башлап бирнә - киндерләр, тулалар тутыра барган. Комач җеп, ак җеп, киндер, сатин... Ә инде иң затлысы басма (фабрикада тукылган сатиннан) күлмәк саналган. Аны Иваново шәһәреннән алып кайтып тектергәннәр. Катлы итәкле бу күлмәкләр әле дә төсен дә, сыйфатын да югалтмаган. Һәрберсе үз өстендәге күлмәкнең кемнән калганлыгын, материалын, бизәкләрен бәйнә-бәйнә сөйләп бирә алалар. Аларның әнә шул борынгы киемнәрне, гомумән, этнографик истәлекләрне яратып, кадерләп саклавына сокланып кайттык без. Гомумән, биредә буыннан-буынга тапшырылып килгән мираска карата хөрмәт бик зур. Мәдәният йортының бер почмагында кечкенә генә булса да музейларын булдырып, шунда бүгенге көн өчен бик кыйммәтле экспонатларны туплый алганнар. Йөз еллык, хәтта аннан да элегрәк чигелгән гаҗәеп нәфис бизәкле сөлгеләрне күреп таң калдык. Галина Александровнаның хыялы - Иске Тәрбиттә авылның Туган якны өйрәнү музеен булдыру. Тик аның өчен бина кирәк. «Ул музейның 80 процент экспонаты инде җыелган. Әле халыкта дөньяга чыкмый ята торган әллә нинди кызыклы әйберләр табарга була», - ди ул, мәдәният йортына үз өеннән алып килеп куйган тула басу җайланмасын, борынгы тула, ашъяулыкларны һәм башкаларны күрсәтеп. Чынлап та, Ходай насыйп итеп, Иске Тәрбиттә музей ачыла калса, ул авылның гына түгел, гомумән, Мәлки керәшеннәренең мәдәни үзәгенә әверелергә мөмкин бит! Ә бу район өчен дә бик зур казаныш булыр иде.

Фольклорчылар телендә «аутентик башкару» дигән сүз еш кулланыла, ягъни, фольклор материалын үзгәртмичә, халыктагыча башкару. «Сәүдияр» ансамбле нәкъ менә шуңа йөз тота: Түгәрәк уен җырлары - уенга җыелу, озын көй, уенны озату көйләре... - барысы да үз урынын белеп-аңлап, бүгенге көндә дә үзгәртелмичә башкарыла икән. Шушы искиткеч мәдәни байлыкны дөньяга таныта «Сәүдияр»: «Иске Казан Түгәрәк уены» Республика татар фольклоры фестивалендә һәм «Этномириада» Халыкара традицион сәнгать фестиваль-конкурсында катнашып, үз төбәкләренең кабатланмас рухи байлыгын соклангыч итеп күрсәтә алды алар.

Соңгы өч елда ансамбльне шушы авылда туып-үскән, балачактан ук Иске Тәрбитнең бөтен рухын җанына сеңдергән Любовь Михайловна Тимофеева җитәкли. «Ирем дә шушы авылдан. Шәһәргә китеп яшәп караган идек, сагындык, кире авылга кайттык, - ди ул. - Ансамбльдәгеләрнең бердәмлегенә, репетицияләргә йөрергә вакыт табып, җан атып эшләүләренә сөенәм. Кече төркемебез «Саф хисләр»не дә үзебезгә ияртеп, үстереп ятабыз». Узган елны «Сәүдияр»ның халык ансамбле исемен алуы үзе үк күп нәрсә турында сөйли, коллективның эшенә иң югары бәя булып тора.

Иске Тәрбиттә музыкаль мирас җыелган, өйрәнелгән дисәк тә, әле алда эшлисе эшләр шактый. Бүгенге көндә аның иң күзгә күренеп торганы - музыка уен коралларын торгызу. Биредә элек-электән гөсләчеләр дә, кубызчылар, сорнайчылар да күп булган. Сурнаев, Гуслин фамилияләре Иске Тәрбиттәге сорнай, гөслә ясаучы-уйнаучы осталардан килеп чыккан да инде. Любовь Михайловна иң башлап гөсләне кайтарырга хыяллана. Төп проблема - гөсләләр ясаучы останы табу. Әмма бу - хәл ителмәслек проблема түгел.

Сөйләшә торгач, барыбыз өчен дә уртак бер хыял туды - Иске Тәрбит җирлегендә, чын итеп, элеккегечә итеп, тирә-яктагы керәшен авыллары - Зур Тәрбит, Хуҗа Хәсән, Байморза, Мәлки, Соравыл, Буа, Кушкүлләр белән берлектә, «Питрау» бәйрәме уздыру.

газета "Кайбыч таңнары"

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: