Туганайлар

Телен белгән – илен белер

Быел да "Мин төрле телдә сөйләшәм" республикакүләм акциясе Чаллыда бик уңышлы үтте.

Анда шәһәрнең утыздан артык мәктәп коллективы катнашып, сәнгатьнең төрле жанрларында көч сынашты. Чаллыда яшәүче төрле милләт вәкилләренең тарихы, теле, культурасы турында күп өйрәнеп, төрле сорауларга җаваплар әзерләп конкурсларда катнашу укучыларның үзләренә дә бик ошады. 21 февраль көнне "Чишмә" халыклар дуслыгы йортында шәһәрнең атнакөн мәктәпләренә йөрүчеләр көче белән зур концерт күрсәтелде.
Нина Кудряшова җитәкләгән керәшен атнакөн мәктәбенә йөрүчеләр дә бу чараларда бик теләп үз көчләрен сынадылар һәм җиңүчеләр рәтенә кереп, Диплом белән бүләкләнделәр.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Яналыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: тел
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: