Туганайлар

Түбән Чурадан Анна Иванова дөнья матурлыгын үзенчә күрә

Кукмара ягындагы Түбән Чурада яшәүче Анна Иванова – эштә уңган, тормышта тыйнак, иҗатта ихлас керәшен халкының шигъри җанлы, ак күңелле бер кызы.

 Ул, үз карендәшләре кебек үк, керәшен җолаларына, җыруларына, гадәтләренә олы ихтирам белән карый. Ел саен “Туганайлар” газетасына язылып, аны яратып укып баручы Анна үзе дә шигырьләр яза.

Җолаларны саклап

  Анна кечкенә генә Түбән Чура авылында саф керәшен семьясында биш баланың төпчеге булып  дөньяга килгән. Бу гаиләдә гомер-гомергә дингә аерым бер хөрмәт булган. Ходай кушканнарны үтәп, тырышып эшләп, намус белән яшәүче олылар балаларын  үз  үрнәкләрендә тәрбиялиләр. Авыл халкы арасында олы хөрмәткә ия булган Зинауый әбисе, бабасы Пайдыйның Крискә тәтәсе, аннан әнисе Үри тәтә белән әтисе Ибан дәдәй кечкенә Аннаның аңына Алла биргәнгә шөкер итә белү бәхетен сеңдерәләр.  

“Без бәләкәй чакларда авылның әби-бабайлары безгә җыелып, Пасха, Качману келәүләрен үткәрделәр. Безнең әбинең тавышы нечкә, бик моңлы иде. Иман җырлаганда ул башлый, башкалар аңа кушыла. Ә апам белән без алар җырлаганны сүндәрәдән генә тыңлыйбыз. Аннан әкрен генә, олылар ишетмәслек итеп кенә үзебез дә җырлыйбыз, –  дип искә ала Анна. – Качмануны бигрәк тә көтеп ала идек. Изге көн таңы туганда, ай яктысында, көянтә-чиләкләр алып, апам белән суга төшәбез. Без алып кайткан су өстенә иман укып теләк итәләр. Ул көнне без бер дә йокламыйбыз. Төшкә кадәр авылдашлар, банкалар белән, безгә Кач манган суга киләләр иде”.

Зинауый әби олыгаеп, күзләре күрми башлагач, авылда дини җолаларны үтәүдә башлап йөрүне килененә ышанып тапшыра. Аның да тавышы үзенә генә хас матур нечкәлеге белән аерылып торган, иманнарны төрле көй белән җырлаган. Үри тәтә биеменең нәсыйхәтенә тугры кала. Аны соңгы юлга да үзе хөрмәтләп озата, өчесен, тугызын, кырыгын да зурлап уздыра. Авылдашларының мәрхүмнәрне соңгы юлга озатуга бәйле бер генә гозерен дә кире какмый ул.Үзе олыгайгач, мондый зур эшләрне башкаруны гаиләнең олы җиңгие Аннага өйрәтеп калдыра. Хәзер бу изге бурычны ул бик теләп үти. Ә ананың җыруга осталыгы, шигъри күңеле кызы Аннага күчкән.

Шуңа да Анна  кечкенәдән үк сәхнәне, җырны ярата. Башлангыч мәктәптә чакта, алар авыл клубында концертлар да куялар. Ә инде Югары Чура урта мәктәбенең 5нче классында укыганда ул үзенең “Чишмә” исемле беренче шигырен яза.

Авылында, үз тиңе белән

Мәктәптә тырышып укыган, үзешчән сәнгатьтә катнашкан, уй-хисләрен шигырь юлларына салырга сәләтле Аннага югары белем алырга гына туры килми. Авыл мәктәбендә сигез класс тәмамлагач, Кукмара һөнәр училищесында штукатур-маляр һөнәрен өйрәнә ул. Аннан шундагы мех фабрикасында бүрек кисүче һөнәрен дә үзләштерә. Тик күңеле бу эшләрнең берсенә дә ятмый, һаман туган авылына тарта. Артык хисчән яшь күңелгә барысын да уйлап дөрес карар кабул итүе бер дә җиңел булмый шул.

Әмма, иң мөһиме, мәхәббәттә ялгышмый кызның йөрәге. Үз тиңе, авылдашы  Геннадий белән гаилә коралар. Өч дистә елга якын үз туган авылларында бик тә бәхетле пар булып яши алар. Анна, кияүгә чыккач, туган авылы клубында оештыручы булган, аннан соң күп еллар дәвамында колхозда тырышып эшләгән. Хәзер, ярты гасырлык гомер юлын узып, лаеклы ялда ул. Аларның кызлары Людмила белән Марина да үсеп җитеп, үз  хезмәт юлларын башлаганнар.

Тормышның авыр сынауларын да олы түземлелек белән үтә алучы Аннаның күңел халәте шигырьләренә күчә. Көтеп алынган беренче сабыен югалту ачысы да шигъри юллар булып ак кәгазьгә төшә. Туган авылы, аның табигате, тормышның һәр мизгеле – болар барысы да Анна шигырьләрендә үз урынын ала. 

Шигырь кайчан туа?

Шигырь кайчан туа –

Өздереп әйтә алмыйм.

Мин бернәрсәгә дә

Битараф кала алмыйм.

 

Шигырь туа матур

Таңнар аткан чакта,

Гаилә ныклы, күңел

Тыныч булган чакта.

 

Дус-туганнар минем

Яннарымда булса,

Кайгы-шатлыгымда

Ярдәм кулын сузса.

 

Шигырь туа кайчак

Ялгыз калган чакта,

Күрше-күлән елмаеп

Хәл сорашкан чакта.

 

Дөнья матурлыгын

Мин үземчә күрәм -

Шигырь шулчак туа,

Мин шулай дип беләм.

 

 Язга ымсына күңел

Язның киләсен белдереп,

Тамчы тама тып та тып.

Язга ымсынган күңелне

Булмый һич тә туктатып.

 

Сулыйсы килә җиңелчә

Яз исен, бөре исен.

Күрәсе килә җиһанны

Яшелгә төргән төсен.

 

Кар сулары агып төшәр

Тутырып елга, күлне.

Сыерчыклар очып килеп

Сөендерерләр безне.

 

Оялып кына кар астыннан

Баш калкытыр умырзая.

Күктә кояш авыз ерыр –

Менә бит ул яз кая!

 

Килер язым туган җиргә

Ашыкмый, сабыр гына.

Тик уңышлы еллар булсын –

Көтик әле җай гына.

 

Чишмә

Болынның нәкъ уртасыннан

Чишмә ага челтерәп.

Тирә-ягы яшел чирәм,

Чабышып йөри җиргәм.

 

Алган саен чистара ул,

Суын эчкән саен сафлана.

Шул чишмәнең сафлыгына

Барлык юлчы соклана. 

Руфия ӘДҺӘМОВА.

Кирәв өлкәсенең Малмыж районы.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: