Туганайлар

Татьяна Ефремова "Таврида" форумында катнаша

"Бәрәкәт" керәшен яшьләре хәрәкәте активисткасы, "Кряшен чибяре - 2016" Татьяна Ефремова кабаттан Кырымда. Бу юлы ул Бөтенроссия "Таврида" форумында катнаша

Бирегә ул үзе йөри торган күпмилләтле "Зәкәрия" ансамбле составында килгән. 29 июньнән 5 июльгә кадәр ансамбль форумның кызыклы мастер-классларында, белем бирү мәктәпләрендә, танылган кешеләр белән иҗади очрашуларда катнашачак.

Бүген, мәсәлән, "Зәкәрия" Россиянең танылган композиторы һәм продюсеры Игорь Матвиенконың мастер-классында катнаша.

"Таврида"  - иҗади кешеләр өчен бөтенроссия яшьләр форумы. Форум мавыктыргыч белем бирү программасын тәкъдим итә. Биредә иҗат кешеләре мавыктыргыч мастер-класслар, белем бирү мәктәпләре, танылган шәхесләр белән иҗади очрашуларда катнаша. Форум 2015 елдан бирле эшли.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: