Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда температураның сизелерлек түбәнәюе көтелә

Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мөхитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Бүген, 12 февральдә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә республика территориясендә термометрның терекөмеш баганасы урыны белән -25..-28 градуска, шул исәптән Казанда -25 градуска кадәр түбәнәячәк. Моннан тыш, төбәктә кайбер урыннарда томан төшәчәк, дип искәртә метеорологлар.

Һава шартлары начараю сәбәпле, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы салкыннар вакытында иминлек кагыйдәләре турында искә төшерә.

Элегрәк ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мөхитне күзәтү идарәсе бүген көндез Татарстанда -12..-17 градус салкын булачагы хакында хәбәр иткән иде.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев