Татарстанда көчле җил сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый хәбәр таратты.
22 ноябрьдә төнлә һәм көндез, шулай ук 23 ноябрьдә төнлә республика территориясендә көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк, аның тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.
22 ноябрьдә 2.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр төбәктә урыны белән бик көчле җил (тизлеге секундына 25 метрга кадәр) фаразлана.
Бофорт шкаласы нигезендә, секундына 13,9-17,1 метр тизлектәге җил — көчле, 17,2-20,7 метр тизлектәгесе — бик көчле, 20,8-24,4 метр тизлектәгесе — давыл, 24,5-28,4 метр тизлектәге җил көчле давыл дип атала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев