Туганайлар

Ташкирмәндә Качману

19 январь - Качману - керәшеннәр өчен көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе. Чиркәүләрдә изгеләндерелгән су зур көчкә ия һәм ел буе бозылмый. Махсус уелган бәкедә су чумылу җан һәм тәнне сихәтләндерә, җазыклардан азат итә, организмның авыруларга каршы торуын арттыра.

Татарстан буенча, Качману төненә, православныйларга махсус 111 бәке әзерләнгән. Аларда утыз меңләп кеше суда чумылган. Төрле районнарда урнашкан керәшен авылларында да бу көнне чиркәүләрдә бәйрәм келәүләре үтеп, кач манылып, сулар аруландырылды. Кукмара районы Село Чура авылында былтыр ачылган купель янында авыл халкы зур бәйрәм ясаган. Кемнәрдер су чумылган, кемнәрдер коймак белән кайнар чәй эчеп, спорт уеннарында катнашып, җырлап-биегән. Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында да ару суда чумылучылар күп булган. Теләче районы Субаш авылында иртән Изге Троица чиркәвендә келәү итеп, суда чумылганнар. Качману бәйрәмен Субашта шулай зурлап, быел өченче тапкыр үткәрүләре.

Мамадыш районы Юкәче, Тукай районының Княз, Җәйләү авылларыннан, Башкортстан республикасы Бакалы районы авылларыннан да Качману бәйрәме уздырулары турында хәбәрләр алдык. Әлеге хәлләргә чын күңелдән сөенәбез. Аруландырылган су тәннәребезгә дә, җаннарыбызга да сихәт бирсен иде.

Качману уңаеннан, без Лаеш районы Ташкирмән авылында булып кайттык. Бәйрәм икәне әллә каян ишетелә - авылда матур чаң тавышы яңгырап тора. Иртән иртүк халык Гурий Казанский чиркәвенә бәйрәм келәвенә җыелды. Литургия вакытында отец Олег прихожаннар алып килгән суларны аруландырды.

Келәүдән соң, көндезге унбер тулганда халык крестный ход белән Мишә елгасы буена бәкедә чумылырга юнәлде. Эш көне булуга карамастан, кеше шактый җыелган иде. Кыю йөрәкле православныйлар авырулардан, җазыклардан төзәлер өчен су керсә, башкалар, күктән изге көч иңгән су белән, бит-кулларын юып, яхшы теләкләрен теләделәр. Су чумылу урыныннан бераз читтәрәк, махсус изге су алу өчен бәке дә чабылган. Ару су алып кайтып баручы Нина Казанбаева, Качману суының файдасы турында безгә дә сөйләде.

- Үземнең чумылганым булмаса да, ел саен Мишә буена төшеп, аруландырылган су алам. Бүгенге су ел буе бозылмый. Шифасын да тоябыз. Өйдәгеләр авырып киткәндә, оныкларга күз тигәндә, битләрен шушы су белән юып алгач, терелеп китәләр. Терлекләр чирләп китсә дә, гөлләрнең чәчәкләре сулып, начарлана башласалар да бу суның көчен күрәбез. Качману - безнең Ташкирмән өчен олы бәйрәм. Элек бу көнне авылда туйлар уза иде. Дөньялар тыныч булып, бәйрәмнәребез онытылмасын, яшьләребез гореф-гадәтләребезне дәвам итсен иде, - диде ул.

Ташкирмән авылы мәдәният йорты директоры Валентина Казанбаева сөйләвенчә, Качману көнне, күктән көч иңеп, барлык сулар аруланып кына калмыйча, табигатьтә дә искиткеч могҗизалар була икән.

- Ел саен 19 январьга чыккан төндә, бәке ачып, су алырга бара- быз. Бер елны шулай әче җил, буран котыра иде. Калтырап басып торабыз. Һәм менә сәгать унике туларга биш минут кала, бар җирдә тынлык урнашты - җил дә басылды, күк йөзендә йолдызлар да калыкты. Сулар алдык, бит-кулларны юдык, шуннан соң, тагын буран дулый башлады. Бу могҗизага барыбыз да шаккаттык, - дип сөйләде ул.

Валентина Владимировна сүзләреннән аңлашылганча, Ташкирмәндә ару суда чумылучылар ел саен күп була икән. Былтыр Казаннан 34 хәрби егет авылга килеп, бәкедә су кергән. Аларны яшь хәрбиләр белән Казан митрополиясендә хезмәт итүче, шулай ук Ташкирмәннең Гурий Казанский чиркәве настоятеле дә булып торучы Виталий Беляев чакырган булган. "Аллага шөкер, чиркәүдә кәбен койдыру, чумылдыру җолалары да ешаеп китте. Качманудан соң Пручтый көнен көтәбез", - диде Валентина Казанбаева.

Авыл чиркәвендә дүрт ел службалар алып баручы отец Олег белән дә аралаштык. "Керәшеннәр келәүгә аз йөри", - дип зарланды батюшка. Бирегә берке- телгән священниклар келәүләрне урыс телендә генә алып баралар икән. Үзебезнең иман кенәгәләре җамансылап, үги хәлендә укылмый ята.

Керәшен тамырлары булса да, отец Олег тел белми, керәшенчә службалар алып баруны үзе өчен мөмкин дә түгел, дип саный. Ә урысча келәүне кабул итмәүче керәшен әбиләре "үз кешебез булса, безнең өчен яхшырак булыр иде", - дигән фикердә. Ташкирмән авылына туган телдә келәү алып барырлык үз священниклары кирәклеген, монда хезмәт итүче рус священниклары да, авыл халкы да бик яхшы аңлый. Бу чишелеш тапмаган мәсьәлә, ике якның да бер-берсен аңлап җиткермәвенә китерә. Аннан соң, священник йорты булмау да, Ташкирмәнгә даими хезмәткә килүче батюшкаларны авыр хәлгә куя. Бәлки, якын киләчәктә, бу авылга керәшен батюшкасы табылып, туган телдә келәүләр алып барыла башласа, халык та иман йортына юлны суытмас.

 

Шулай ук укыгыз:

Ташкирмәнлеләр ару суда чумылды

 

Керәшеннәр Качмануны бәйрәм итте

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: