Туганайлар

Тарихта үз эзебез бар

Бу үткән гомерне кара әле син, ә. Әле кайчан гына Чаллы керәшеннәре җәмгыяте, гөрләтеп, үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үткән иде. Аннан соң тагын биш ел узып киткән. Хәзер менә чираттагы юбилей кичәсенә әзерләнәләр. Бәйрәм чарасы Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында 26 ноябрь көнне узасы.

"Хөрмәтле чаллылылар да, тирә-күрше авыллардагы, Башкортстан, Удмуртиядә яшәүче карендәшләребез дә бәйрәм чараларына рәхим итсеннәр. Күңелебез киң, бәйрәм шатлыкларын бергәләп бүлешергә без һәрвакыт әзер", - ди "Карендәшләр" халык фольклор ансамбленә йөрүчеләр. "Юбилей кичәсендә тамашачыны бик күп сюрпризлар көтә, җәмгыять башында торучы ветераннарыбызны да (исәннәрен) күрә алачаксыз", - дип вәгъдә итә бүгенге көндә Чаллы керәшеннәре җәмгыятен җитәкләүче Виталий Агапов.

Кемнәр соң ул буш яланда беренче нигез ташын салучылар? Җәмгыятьнең оешып китүе, беренче адымнарын ясавы турында керәшен хәрәкәте активистларының истәлекләрен тыңлап китик.

Анна Асанова - җәмгыятьнең беренче җитәкчесе:

Олы затлар янәшәсендә

"Татар иҗтимагый Үзәге төзелеп, җыелышларның гөрләгән чагы. Республикага мөстәкыйльлек сораган чор. Мин дә ТОЦ утырышларына йөрим, Республикабызның, телебезнең киләчәге өчен борчылам. Күңелем сизә: мин бу җыелышларда бөтенләй үк үз кеше түгел. Үзен минем хәлдәге кебек тоючылар тагын да бар икән. Шунда мин Ямаш Игәнәй, Александр Филимонов, Татьяна Мироновалар белән таныштым. "Ямаш дәдәй, безгә үзебезнең җәмгыятьне оештырырга кирәк, безнең проблемаларны башкалар хәл итмәячәк бит", - дидем аңа. Ул миңа "Татар радиосы" аша карендәшләребезгә мөрәҗәгать белән чыгарга кушты (мин ул чакта радиода эшли идем). Белдерүне ишетеп, беренче җыелышка Ямаш Игәнәй, Николай Антонов, Александр Филимонов, Виталий Агапов, Татьяна Миронова, Түбән Камадан Виктор Шадрин килгәнен хәтерлим. Беренче җыелышта ук оештыру эшләрен үзара бүлештек. Мин радиотапшырулар әзерләүне, Ямаш дәдәй белән Николай - гәҗит чыгаруны, Татьяна ансамбль оештыруны башларга булды. Бераз соңрак, җәмгыятебез теркәлү үткәч, мине Чаллы керәшеннәре җитәкчесе итеп сайладылар. Ул елларны, ул чорны, әллә нинди кыенлыклар аша үтәргә туры килсә дә, бүген дә сагынам. Ямаш Игәнәй, Ирек Диндаров, Николай Антоновлар инде күптәннән юк. Алар турындагы хәтер йөрәгемдә саклана. Кайчандыр шундый затлар янәшәсендә эшләвем белән мин бик бәхетле".

Анна Колчерина - "Карендәшләр" ансамбленең беренче солисты, керәшен хәрәкәте ветераны:

Җырсыз калганда, җырлы булдык

"Гәрдәле авылының язмышы турында ишетмәгән кеше юктыр инде. Авылыбыз җирләре "КамАЗ" төзелеше өчен бирелгәч, хуҗалыксыз, мал-туарсыз, җирсез һәм җырсыз калдык. Әнә шулай, каңгырап йөргән көннәрдә, Ананий Малов белән очрашырга туры килде. "Сине керәшен җыруларын күп белә, диделәр. Берәрсен җырлап күрсәт әле" , - диде ул. Бик рәхәтләнеп җырладым. Үзенә язып та алды, мактау сүзләрен дә тезде, ансамбль репетицияләренә чакырды. Авылдашларымны үзем белән иярттем. Шулай башланды "артист" тормышыбыз. Икенче бер чакны шул ук Ананий: "Керәшен гәҗите чыгарырга йөрибез, булышырсыңмы?" - ди. Ярар, дим. Гәҗитнең учредителе Николай Антонов: "Син инде Анна Игнатьевна, подписка оештырырга да ярдәм итә күр", - дигәч, җиң сызганып, ул эшкә дә алындым. Николай мине машина белән берәр керәшен авылына илтеп куя да, мин, куна-төнә, шул авылда өйборынча йөрим, гәҗиткә язылырга өндим.

Яңа төзелгән ансамблебез белән тирә-күрше керәшен авылларына концертлар белән дә йөрдек. Баянистыбыз - Валериан Васильев дигән бик ипле кеше иде. Райчка Ипеева килгәч, ансамбль җитәкләүне аңа тапшырдык. Ул "Карендәшләр"нең үсүе, танылуы өчен бик зур хезмәт куйган кеше. Аллага шөкер, ансамбль бүген дә эшли. Аның хәзерге җитәкчесе - Татарстанның халык артисты Виталий Агапов. "Карендәшләр" - республикада гына түгел, Башкортстанда да, Удмуртиядә дә көтеп алына торган кунак. Керәшеннәрнең бүгенге хәле өчен сөенеп яшим. Нигез ташын салганда, минем дә көчем керде бит, дип куанам".

Александр Филимонов - керәшен хәрәкәте активисты:

Штурвал - ышанычлы кулларда

Радиодан керәшеннәрне җыелырга чакырган белдерү ишеткәч, тәвәккәлләп, мин дә барырга булдым. Күкрәктә керәшен уты яна-януын, тик безнең өчен бик тә катлаулы, бер адымыңны дөрес атламасаң да, "башың бетә" торган заман иде ул. Әкренләп, бер команда җыелды. Правление төзедек. Җитәкчебез итеп, Анна Асанованы сайладык. 1992 елда "Набережночелнинское культурно-просветительское общество кряшен" буларак, теркәлү уздык. 1993-1995 елларда Райчка Ипеева идарә башлыгы йөген тартты. Бу чорда Чаллы керәшеннәре белән очрашуга язучы Гөргөрине (Григорий Радионов), җырчы Галина Казанцеваны, галим Максим Глуховны чакырдык. Райчка Дмитриевнаның төп эше дә тынгысыз, "Карендәшләр" дә аның өстендә булгач, правление җитәкчелегенә мине сайладылар. Бу урында иң озак эшләүчебез - Николай Ипеев булды. Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәймиев, аңа котлау хаты тапшырганда: "Бусы инде үзебезнең керәшен", - дип, яратып аркасыннан каккан икән, бу инде Николай Петровичның хезмәтенә объектив бәя, дигән сүз. 2009 елдан җәмгыять белән шулай ук бик көчле шәхес - Виталий Агапов идарә итә. Ул үзенә ярдәмгә "Молодежное крыло" да төзеде. Чаллы яшьләренең бүгенге җитәкчесе - Артур Сәләхиев тә талантлы егет. Алар ирешкән уңышлар - барыбыз өченгә дә уртак куаныч. Бүгенге көндә штурвал артына басарлык яшьләр килмәсә, моннан 25 ел элек башлаган эшебезнең бер мәгънәсе дә булмас иде".

Виталий Агапов - Чаллы керәшеннәре җәмгыяте җитәкчесе, Татарстанның халык артисты:

Рәхмәт сүзе

Быел июль аенда Чаллыда беренче тапкыр Питрау бәйрәме уздырылуның 25 еллыгын билгеләп үткән идек. Инде менә "Карендәшләр" ансамбленең, җәмгыять төзелүнең 25 еллык юбилейлары килеп җитте. Чаллы керәшеннәре хәрәкәтенең беренче көннәреннән катнашып киттем, бүген дә әле "у руля". Мин моның белән горурланам. "Керәшен сүзе" гәҗитен чыгарганда, көчемнән килгәнчә, финанс ярдәме кертә алуыма да сөенәм.

Шул чакта минем булышлыгым белән гәҗитнең берничә саны чыккан икән, күпме керәшенне йокыдан уята алганмын, дигән сүз бит бу. Ул еллардан бирле керәшен җәмгыятенә килеп, үз көчләрен калдырып китүче карендәшләребез бик күп. Аларның кайберләре булдыра алганча, өлешен кертте дә, эзен калдырып, китеп тә барды. Ә кайберләре бүгенге көнгә чаклы шул йөкне тартып бара. Александр Филимонов, Нина һәм Петр Кудряшовлар, "Карендәшләр" ансамбленә беренче көннәрдән үк йөрүче Райка түти Асанова - шундыйлардан. Чаллы керәшеннәре тормышында үз эзен калдырган, көчен куйган һәр карендәшебезгә рәхмәт хисләремне җиткерәм. Бәйрәм белән барыгызны да, яраткан туганайларым!

Язып алды: Мария Мартынова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: