Туганайлар

Тарихи эзләр буйлап

27 сентябрь - Бөтендөнья туризм көне Туристлык челтәре көннән-көн күбрәк урыннарны һәм шәһәрләребезне үз эченә ала. Казан үсә, матурлана, даны елдан-ел ераккарак тарала бара. Шәһәребез белән кызыксынучылар арта тора. Россия, чит ил кунакларына шәһәребезнең, Татарстаныбызның тарихи урыннарын күрсәтү кирәклеге туа. Казан шәһәре урамнарында ике катлы кызыл автобусларга игътибар иткәнегез бардыр...

27 сентябрь - Бөтендөнья туризм көне

Туристлык челтәре көннән-көн күбрәк урыннарны һәм шәһәрләребезне үз эченә ала. Казан үсә, матурлана, даны елдан-ел ераккарак тарала бара. Шәһәребез белән кызыксынучылар арта тора. Россия, чит ил кунакларына шәһәребезнең, Татарстаныбызның тарихи урыннарын күрсәтү кирәклеге туа.

Казан шәһәре урамнарында ике катлы кызыл автобусларга игътибар иткәнегез бардыр инде. Алар узган ел Универсиада чорында күзгә ташлана башлаган иде. Әлеге икенче каты яртылаш ачык итеп эшләнгән автобуслар экскурсия маршрутына кертелгән урамнар буйлап май урталарыннан алып сентябрь ахырларына кадәр күренәләр. Шәһәрнең танылган урамнары буенча үтеп: Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы, Благовещенский соборы, Крестовоздвиженский соборы, Кремль урамы, Ирек мәйданы, Иске Татар бистәсе, Кабан күле, хан каберлекләре һәм башка төрле истәлекле урыннарга тукталалар. Музейларга да кереп йөрергә теләгең булса, Интернет челтәре аша музейлар маршрутын сайлыйсың да, рәхәтләнеп танышасың.

"Казан Кремле" - федераль әһәмияткә ия булган Татарстанның тарихи-мәдәни мирасын чагылдырган музей-тыюлык. 2000 елны Казан Кирмәне ЮНЕСКО бөтендөнья мираслары исемлегенә кертелде. Бүген ул өлешчә төзекләндерелгән урта гасыр ныгытмасын хәтерләтә. Кремль территориясендә "Татарларның һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелек тарихы" музей-мемориаль комплексы, Идел буе ислам мәдәнияте музее, Татарстанда Россия Эрмитажының бердәнбер филиалы - "Эрмитаж-Казан" үзәге, Милли сәнгать галереясе, Бөек Ватан сугышы музей-мемориаллары урнашкан.

Казаннан Свияжский, борынгы Болгар калаларына, Раифа монастырена, меңьеллык Алабуга шәһәренә барып кайтырга була. Әлеге маршрутлар читтән килгән туристлар өчен генә түгел, билгеле. Үзенең туган ягы, тарихи бабалары белән азмы-күпме кызыксынган һәр кеше өчен әлеге борынгы шәһәрләрнең тарихи урыннарында булып рухи азык туплап кайту тиешледер.

Безнең үзебезгә узган гасырлар тарихы кызык тоелса, чит илләрдән килгән, күпне күргән туристларга, әлбәттә, безнең хәзерге, чагыштырмача күптән булмаган тормышыбыз, яшәешебез дә кызыклы. Үзенең беренчел матурлыгын саклап калган, акрын гына үз җаена яши биргән урыннарга экскурсияләр оештыру отышлы булыр кебек. "Экологик туризм", "Этнотуризм" дигән тармаклар әлеге теләкне күздә тотып оеша башлады да инде. Зур шәһәрләрнең шау-шуыннан, тормышның цивилизация мөмкинлекләреннән ваз кичеп, бер авылга килеп, чиста һавасын сулап, мичтә пешкән ипи белән үзең сауган сыер сөтен татып карау, кара мунчада каен себеркесе белән чабыну, әлбәттә, онытылмаслык тәэсир ясый торган гамәл. Ул авыл әле кечкенә дә булып, урман, күл янында да утырса... Ә бездә табигатьнең иң матур җирендә урнашып та, бетәм-бетәм дип утырган авыллар җитәрлек, алар арасында керәшен авыллары да байтак. Саф һавасы, чишмә-сулары, урманы... экотуризмны, этнотуризмны оештыру өчен менә дигән җирлек. Теләк, фантазия, тырышлык булса, җирле хакимиятнең фатихасын гына аласы кала, минемчә.

Евдокия ИВАНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: