Туганайлар

Тапкан да нәнә, үстергән дә нәнә

Ноябрь аенда узучы Әниләр бәйрәмен көтеп алам. Бу көнне мин үземне бәхетле анага санап бик куа­нам

Чөнки иртәнге сәгатьләрдән үк улларым, киленнәрем бәйрәм белән котлап күңелемне күтәрәләр. Эштән соң, күчтәнәчләрен алып, кичке ашка җыелалар.

Әнисез калганда миңа нибары яшь ярым булган. Әниемнең йөзен бердәнбер фотосыннан гына күреп беләм. Дәдәйләрем сөйләве буенча әнием бик сөйкемле, пөхтә, эшчән, бала җанлы кеше булган. Авыр сугыш елларында дүрт баланы ачтан үтермәс өчен, заманына күрә затлы булган кием-салымнарын, беләзек, алка, муенсаларын баерак яшәүче авылларга барып икмәккә алыштырып бетергән. 1946 елны, мине тапкач, әнинең хәле көннән-көн начарлана башлаган. Авылыбызның яшь балалары булган әниләре чиратлашып мине дә имезгәннәр. Евдокия Гаврилова, Наталья Кривоносова күптән инде гүр ияләре. Аларның балалары белән без гел элемтәдә, алар миңа үз туганнарым кебек.

Мине үстерү авырлыгы олы түтием Машага төшкән. Нәнәм үлгәндә аңа 16 яшь була.

Әтиебез Иван Петрович Тимофеев биш бала белән Албай авылы хатыны Анастасия Алексеевага өйләнгән. Сугышта яраланып, сугыш беткәнче Мәскәүдә хәрби заводта эшләгән. Аның да сәламәтлеге бетеп, озак яши алмады. 1952 елны 44 яшендә кисәк кенә гомере өзелде. Нәнәбез биш баланы ташламады, әтине соңгы юлга озатып, безнең семьяда шактый вакыт торды.

Тормыш алга таба барды. Уртанчы дәдәйне әтинең энесе үз семьясына, Свердловск өлкәсенә алып китеп укырга урнаштырды, армия сафларына хезмәт итәргә озатты.

Олы түтей Пермь шәһәрендә төзелеш эшләрендә эшләп, кием-салымнарны посылка белән җибәреп торды. Олы дәдәем механизатор булып эшләп, өебезне икмәкле итте. Йортыбызга килен төшкәч, нәнәбез авыру дәдәсен хәстәрләргә үз авылы Албайга кайтып китте. Нигә ул мине үзе белән алып китмәде икән дип, йөрәгем әрнеде – чөнки мин аны, ул мине бик ярата идек. Нәнәм белән элемтә өзелмәде, 5 класстан Албай мәктәбендә укыдым. Дәресләрдән соң, көн саен булмаса да, нәнәм янына барып килә идем.

Ел артыннан ел узды, 14 яшемдә туган йортымнан олы түтей янына Пермьгә киттем. Җәй көне ел саен диярлек каникулда авылыма кайттым. 18 яшемдә авылыбызның иң яхшы егетенә кияүгә чыктым. 54 ел бергә гомер итәбез. Әти- әниләребезне искә алмаган көн юктыр. Дәдәмнең балалары да “Албай әби” дип – нәнәмне искә төшерәләр. Үз нәнәмнең дә, мине үстергән үги нәнәм Анастасия Корниловнаның, мине имезеп гомеремне саклап калган авыл нәнәләремнең каберләренә барып баш иеп — барысын да сагынып искә алабыз. Бүгенге яшьләргә теләгем шул: әниләрне рәнҗетмәгез, әниләрне саклагыз, әниләрдән дә якын кеше юк бу дөньяда!

Пелагия МИХАЙЛОВА,

Мамадыш районы,

Түбән Әрнәш авылы баласы

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: