Туганайлар

Таныш булыгыз: керәшен чибәрләре

"Керәшен чибәре - 2016" конкурсанткалары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Бүген сүзебез Наталия Ямщикова турында.

Наталия Кайбыч районы Соравыл (Янсурино) авылында туган. Аңа 22 яшь. Казан кооператив институтының икътисад факультетын кызыл дипломга тәмамлады. Мәктәп, институт елларында "Йолдызлык", "Сандугач керде күңелгә", "Алтын каләм", "Студентлар язы", "Студентлар йолдызы" һәм "Бизнес проект" конкурсларында катнашып җиңүләр яулый.

Хәзер Казанда Ак Барс банкында өлкән специалист булып эшли. Ирланд биюләре белән шөгыльләнә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: