Туганайлар

Таныш булыгыз: керәшен чибәрләре

Юлия Дувалова - "Керәшен чибәре-2016"ның тагын бер конкурсанткасы.

Юлия Мамадыш шәһәрендә туган, бүгенге көндә Казанда яши. Быел Казан Федераль университетының финанс-икътисад институтында 3 курсны тәмамлады. Университетта мәдәни чараларда еш катнаша. Йога белән шөгыльләнә. Соңгы вакытта керәшеннәр тарихы белән кызыксына башлаган. Март аенда узган керәшен яшьләре лидерлары Слетында да катнашты.

"Керәшен чибәрендә катнашуымны Мамадыш районы Чия башы авылында гомер иткән әбием һәм бабамның якты истәлегенә багышлыйм",- диде Юлия.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: