Туганайлар

Тамырларыңны белү – чын бәхет!

Татарстан белән чиктәш Киров өлкәсенең башкаласында карендәшебез Вячеслав Тихонов яши. Һәрчак ачык йөзле, бар яхшылыкка куана, үзе башкаларга сөенеч китерүдән тәм таба белүче бу ир-егет өчен узып баручы ел гадәттәгедән үзгә булды. Һәм бу – үтә сөенечле үзгәлек.

– Иң тәэсирле кичерешләрем, хәзер инде хатирәләрем, бала чагым белән бәйле. Мин Киров өлкәсенең Котельнич төбәгендә туганмын. Ә менә өч яшькә кадәр әтиемнең туган авылында үстем. Ул – Малмыж районының үзе кечкенә генә, табигате бик тә матур Носла авылы. Ә аның кешеләренең яхшы күңеллелеге – әйтеп бетергесез! – дип, үтә җылы итеп искә ала Вячеслав самими бала чагын, сафлык үрнәге булып күңеленең иң түрендә урнашканнарны.

– “Әби”, “бабай”, “әттә”, “нәнә” дип сөйләшеп үстем, - дип дәвам итә ул. – Миңа тәүге тәрбияне дә Николай бабам белән Евдокия әбием бирделәр. Авылдашлары аларны бик  якын итеп “Микук абый”, “Әүди тәтә” дип йөртәләр иде. Бу авылда бөтен кешегә дә шулай йомшак исемнәр белән, җылы итеп эндәшәләр. Мин ул вакытта бөтен җирдә дә шулай сөйләшәләр дип уйлыйм бит әле. Үзем инде әбием-бабам телендә теттереп сөйләшәм. Хәрефләр дә таныйм, укый да белә башладым. Әбиемә кушылып һәр кичне иман укыган да итәм. Аның “Ходаем, җарлыка!”  дигәне бик тә күңелемә кереп калды: инде гел русча гына сөйләшә башлагач та, мин аны онытмадым.

Менә шушы, өч яшендә үк әби-бабасының кул арасына кереп ярдәмчеләренә әйләнгән, алардан күреп үзе дә күп нәрсәгә өйрәнгән Славаны әти-әнисе, югары белемле яшь белгечләр булып Вятка Аланына килеп төпләнгәч, балалар бакчасына бирәләр. Аның сабый аңы гына әти- әни белән гаиләдә яшәп, шәһәрдә бакчага йөрүне тулы бәхет итеп кабул итә алмый. Әмма инде малай өчен тормыш яңа кагыйдәләргә нигезләнеп дәвам итә. Өйдә әти-әнисе белән аралашу,  балалар бакчасы, аннан мәктәп – дөнья көтү хәзер бары рус телендә генә.  Аның әби-бабасы теле кирәк тә түгел икән. Башта моның белән килешергә теләмәсә дә, холкына күрә тиз аралашучан, яңа җиргә артык авырлыксыз ияләшүчән бала, озак та үтми, дөм рус теллегә әйләнә.

– Ә менә бернинди пионер лагере дә, каядыр ял итәргә бару да Слава өчен әби-бабасы янына кайтуны алыштыра алмады. Каникулларны Нослага кайту өчен генә дә көтеп ала иде улыбыз, - ди әнисе Галина Николаевна бүген дә.

– О-о-о, Нослага кайту минем өчен һәрчак бәйрәм булды! Әле балалар бакчасына гына йөргән чагымда да олы юл чатыннан авылга чаклы биш чакрым араны җәяү керү дә сөенеч кенә иде. Миңа Нослада бөтен нәрсә дә шатлык кына китерә иде. Әбием, бабаем бик эшчән булдылар. Миңа да эш рәтен кечкенәдән өйрәттеләр. Инде мәктәпкә кергәнче үк су ташып, мунча яга ала идем. Авылда җәйләр буе рәхәтләнеп каз саклыйм. Әбигә сыер карарга булышам. Көтү чиратын да көтеп ала идем. Авыл янындагы күлдә су коенуның рәхәтлекләре! Ә ул бабай белән балыкка йөрүләр! Тагын, әбиемнең токмачлы тавык шулпасы белән кыстыбые тәмен һичкайчан онытасым юк.

Әле дә шуңа шаккатам: шундый кечкенә генә өйдә биш бала үскән. Без оныклар гына җәйләрен дистәдән арта идек. Мин тәрәзәсез өйалдында йокларга ярата идем. Иртәнге бишләрдә бүлмә тактасы ярыгыннан кояш нурлары кереп иркәләп уята – бу да тиңе юк рәхәтлек. Шул кечкенә чагымнан бирле иртән иртә торырга гадәтләндем, – дип әби-бабасына бик тә рәхмәтле булып кадерле бала вакытын искә ала Слава.

Вячеславның оештыру сәләте көчле булуы, тик эшсез тора белмәве исеменә тиңдер диюем белән әнисе килешсә дә, ул үзе:

– Эшсез тора алмавым, кеше, кунаклар яратуым да  – әби-бабаем тәрбиясе, - дип җавап бирә. – Бабайның кулы алтын: ясый белмәгәне юк иде. Алардан бер дә кеше өзелеп тормады. Ә бәйрәмнәрдә бу кечкенә генә өйгә күпме кеше сыя иде! Бар туганнар җыелыша. Гармун уйнап җырлыйлар, бииләр – шундый күңелле була! Ул Питрау бәйрәмендә Носла авылы гөрләп тора иде. Рождествога авылга кайт кач, бар бала-чага җыелып бабам ясаган чанада шууның күңеллелеге әйтеп бетергесез иде.

Бәлки, киләчәге өчен Ходай кушуы булгандыр, урта мәктәпне тәмамлагач, бөтен классташлары Казанга укырга кергәндә, Слава берүзе Кировка китә. Мәктәптә үк төрле кичәләр-күмәк чараларны оештыруда алыштыргысыз булуы белән танылган егет Вятка педагогия университетына психологка укырга кергәч тә, иң актив студентлардан була. Инде югары белем алып шушы шәһәрдә үк эшкә калгач, үзенең күңеле теләгәнне тормышка ашырырга алына. Шулай итеп, Кировның “Халыклар дуслыгы йорты” региональ культура-агарту иҗтимагый оешмасын җитәкләгән елларында “Халыклар дуслыгы парады” проектын эшләп, фестивален беренче елны – шәһәр, икенче елга өлкә күләмендә оештыра. Өченче елны инде бу фестивальдә илнең унбер регионы катнаша. Инде “Яркий город” культура фонды президенты булгач, Кировка Россиянең төрле төбәкләре аш-су осталарын җыярга да өлгерә.  Кешеләрнең аралашып күңел байлыгын арттыруы, төрле милләт вәкилләренең бер-берсенең мәдәниятен өйрәнүе ошый егеткә. Шуңа мондый вакыйга-бәйрәмнәр булдырырлык проектларга бик теләп алына да ул. Әмма бит әле үзе өчен үтә мөһим булган сораулар һаман да җавапсыз кала бирә.

“Безнең милләтебез кем соң?” дигән сорау тынгылык бирми Вячеславка. Әнисе, Киров өлкәсенең Свеча районы кызы – рус милләтеннән. Үзе дә, менә, өлкәнең Нема районы рус кызы Еленага өйләнде. Бернинди дә аерма юк та бит үзе: дин – бер, тел – бер. Хәер, тел берме соң? Ә аның аңына да бала чагында Носла авылында сеңеп калган үзенчәлекле моңлы тел? Вячеслав белә: татар теле ул. Әмма бит аның әби-бабасы, татарча сөйләшсәләр дә, татарлар түгел иде. Керәшен авылы диләр иде Носланы. Ә керәшен дигәндә, ниндидер өнәп бетермәү белән “христиан диненә күчкән татарлар” диләр. Һич килешә алмый моның белән Вячеслав. Уйланган саен, яше арткан саен, тирәнрәк уйлана. Эзләнә торгач, күрше  Татарстан Республикасында Керәшеннәрнең иҗтимагый оешмасы эшләп килүен дә белә ул. Алар башкарган эшләр сокланып туймаслык икән бит. Яшь буынны халыкның милли мирасында тәрбияләүгә дә, әнә, күпме хезмәт куела! Республиканың керәшен культура-агарту газеты “Туганайлар” чыгып килә икән! Өлкәбезгә шулай ук күрше булган Удмуртия Республикасында да керәшеннәрнең милли-мәдәни автономиясе бар икән. Ә Киров өлкәсендә керәшеннәр яшәве, соңгы халык санын алулар буенча, рәсми теркәлмәгән дә. Аларны җитди итеп кабул итүче дә юк. Ә бит Вячеслав өчен иң кадерле җир, кече ватаны булган Носла – керәшен авылы. Әле бит “Сугыш хәбәрләре” дип аталган беренче керәшен газетасы да 1915-17нче елларда Вятка шәһәрендә чыккан. Шуңа да, Киров өлкәсе керәшеннәренең дөньяда барлыгын раслаучы мәдәни-этнографик проект булдыру һәм аны тормышка ашыруга алына Вячеслав. Аның регионара булуы Татарстан һәм Удмуртия керәшеннәре белән тыгыз аралашып, алардан уңай тәҗрибә алу өчен кирәк була. Ә инде милли-мәдәни үзәкнең Носла авылында булуы белән автор бай мәдәни тарихы булган авылга карендәшләре горурланырлык рухи мирасын кайтаруны күздә тота. Шөкер, Вячеславның проекты Россия Президенты грантын да ота.

– Бу проектка килеп җитүем һәм аның тормышка ашуы өчен мин Татарстан керәшеннәре иҗтимагый оешмасы исполкомы җитәкчесе Людмила Белоусовага һәм сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаровка чиксез рәхмәтлемен. Аларның фикерләре-язмалары белән танышып кына мин үземне борчыган мәсьәләләрнең очына чыга алдым. Аннан инде проектны тормышка ашырганда аларның күпкырлы, күләмле ярдәме белән генә ике этнографик экспедиция, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре өчен тирән эчтәлекле семинар уздырып булды, - ди Вячеслав. – Ә инде Нослада Питрау бәйрәме узу – монысын проектның иң югары ноктасы дип саныйм үзем. Һәм анда якташ керәшеннәребезгә сокланып туймаслык сәнгать бүләк иткән “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле коллективына да рәхмәтем чиксез.

Язмышына да бик рәхмәтле Вячеслав. Менә инде йөрәген таш булып басып торган йөк тә төште. Горурланып: мин – керәшен, дип әйтә ала ул хәзер. Әтисе ягыннан туган теле булган татар телен өйрәнүгә дә ныклап тотынган. Әле исәбе – иске керәшен телен дә өйрәнү. Әлегә ике яшь ярымлык кына булса да, үзе кебек иртә теле ачылган, русча инде җөмләләр белән сөйләшүче кызы Варвараның да, ике телне дә белеп, нәсел тамырлары белән горурланып үсүен тели ул.

Руфия ӘДҺӘМОВА, Киров шәһәре

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: