Туганайлар

Табып, югалткан бәхет

Быел җәй көне Мамадыш районы Албай авылында булырга туры килде. Киң күңелле, ачык йөзле кунакчыл кешеләре әле дә күз алдымнан китми. Шулар арасыннан 93 яшьлек Марҗый әби күңелгә бигрәк тә якын булып кереп калды. Аның гыйбрәтле язмышы турында кайта-кайта уйланам. Нурлы йөзеннән ташып торган яктылык минем күңелемә дә күчте, ахры....

Быел җәй көне Мамадыш районы Албай авылында булырга туры килде. Киң күңелле, ачык йөзле кунакчыл кешеләре әле дә күз алдымнан китми. Шулар арасыннан 93 яшьлек Марҗый әби күңелгә бигрәк тә якын булып кереп калды. Аның гыйбрәтле язмышы турында кайта-кайта уйланам. Нурлы йөзеннән ташып торган яктылык минем күңелемә дә күчте, ахры.

Өлкән буын кешеләре белән гапьләшеп утыру - үзе бер гомер. Үткен зиһенле, тормыш сөючәннәре белән бигрәк тә. Андыйлар зарлануның ни икәнен белмиләр, истәлекләрен сөйләгәндә, күз алдында үзгәрә - яшәрә, матурлана баралар. Марҗый әби - Мария Григорьева да - менә шундый әбиләрнең берсе.

Аерылышу-кавышу

Тумышы белән ул - күрше Казаклар авылыннан. Кызы белән кияве йортына кыш чыгарга гына килә. Кияве Ильяның йорты оҗмах өе кебек булса да, туган авылын исеннән чыгармый ул. Ничек чыгарсын ди - Казакларда бит аның иң бәхетле чаклары үткән. "93 яшь - аз гомер түгел, шул гомернең кайсы чагы аеруча кадерле, их, кире кайтарып булса иде, дигәне - кайсы чор?" - дип сорыйм әбидән. Ул миңа: "Сорап торасың тагын, кайсы чорны сагынуым болай да аңлашыла бит инде, " - дигән кебек карап куя. Аннары, әкрен генә, гомер йомгагын кирегә таба тәгәрәтә башлый.

Мәктәптә бик яхшы билгеләренә генә укыган кызны колхоз җитәкчеләренең читкә җибәрәселәре килми. Чистайга бухгалтерлар әзерләү курсларына юллама бирәләр. Әй ул Чистай белән Албай арасындагы юлларда интегүләр, әле аның ашарына да җүнле ризыгы юк бит. Башта Берсутка кадәр барырга кирәк - ат белән барсаң, бер көнең үтә. Аннары, 40 чакрымны су пароходында үтәсең (әгәр пароходка эләгә алсаң). Кайтмыйча да булмый - авылда сөйгән яры - Иваны көтеп тора бит. Марияның укулары беткәч, гөрләтеп туй ясарга исәпләре.

Тормыш без исәпләгән юлдан гына бармый шул. Мария белән Иванның матур хыялларын челпәрәмә китерүче каһәр суккан сугыш чыга. Парлы ак күгәрченнәр чигелгән кулъяулыгын сөйгәненә бүләк иткәндә: "Мин сине 100 ел булса да көтәргә әзер, исән-сау әйләнеп кайт кына," - дип кала Мария. "Мин һичшиксез кайтам. Кушылып, бәхетле гомер итәрбез. Беркайчан да авырлык китермәм үзеңә," - дип вәгъдә бирә Иваны.

Һәм сүзендә тора: 1946 елда исән-имин әйләнеп кайта. 1947 елда туй итәләр. Ул чакта аларның бәхетләренә кемнәр генә кызыкмагандыр да, кемнәр генә көнләшмәгәндер. Тик язмыш аларга бәхетнең кыска гомерлесен әзерләгән булып чыга. Ир канаты астында 4 ел гына торып кала яшь хатын.

Фаҗига

Мәктәптә бухгалтер булып эшләүче Иван Григорьев 1950 елның 31 августында район үзәгенә барырга җыена. Банктан укытучыларга хезмәт хакы алып кайтасы бар. 2 айлык Коляны янына утыртып, 10 айлык Полинасын алдына алып, шактый араны сиртмәле ат арбасында узгач, балаларны хатынына биреп, сәфәрен дәвам итә. Үзе, каерылып борыла-борыла, якыннарына кул болгый. Бергә булуларының соңгы мизгелләре икәнен берәү дә сизенми ул чакта.

Кич белән авылдаш бер хатын килеп, Марияны авыл башына чакыра. "Иваның авырып киткән, арбасында ята," - ди. "Иремнең әллә ни рәвешле итеп, арбада ятканын күрүгә, чалгы белән кискән кебек ауганмын," - дип, ул каһәрле көнен искә төшерә Марҗый әби.

Ни булганын төгәл генә әйтүче булмый. Шунысы ачыклана: ул көнне Иван дәдәй банктан акча ала алмый. Урман аша турыга кайтыр юлга чыга. Аның акчага киткәнен белеп, кемдер сагалап торган, күрәсең. Хисапчы ирнең акчасы бер букча, дип уйлап, шундый җинаятькә баргандыр... Сугышларны кичкән батыр ир шулай, бер шакшы кешенең кулларыннан кыйналып, җан бирә. Марҗый түти 27 яшендә ике яшь бала белән тол кала. Ни өчендер, бу эшнең очына чыга алмыйлар - җинаятьчене тапмыйлар. Күп еллар үткәч кенә, авылдаш бер хатын Марҗый түтигә: "Без Иван дәдәйнең кычкырганын ишеттек. "Үтерәләр, үтерәләр!" - дип кычкырды ул. Тавыш килгән җиргә барырга курыктык. Аннары, ул турыда сүз кузгатырга кыен булды," - дип, ул хәл турында сөйләгән. Башта артыннан йөрүче булмаган, аннары инде вакыты үткән, дигәннәр. Менә шулай тәмамлана Иван белән Марҗый мәхәббәте. Хәер, бу турыда, тәмамлана, дип әйтү дөрес булмас. Ул мәхәббәт бүген дә яши әле. Марҗый түтинең йөрәгендә. 93 ел яшәгән гомеремнең әнә шул 4 ел Иван белән яшәлгәне - иң кадерлесе. Кайтарып була торган булса, елларымның әнә шуларын кайтарыр идем, Иванымны хәзер дә бик сагынам, ди Марҗый түти, атылып чыккан күз яшьләрен сөртеп.

Чибәр, уңган, авторитетлы ялгыз хатынның кулын сорап килүчеләр аз булмый. Тик ул бердәнбер мәхәббәте - Иванына турылыклы булып кала. Улы белән кызына дөрес тәрбия биреп үстерә. Бүгенге көндә Марҗый әби - Полина кызының йортында - өй күрке булып яши. Балаларын да, оныкларын да мактап, алар исәнлегенә иманнар укып утыра. Түбән Кама районының Олы Аты авылы чиркәвенә отец Иоанн исән чакта барып, үлеләр өстендә укырга дип, аның бәхиллеген алган булган. Шуннан бирле, Казаклар авылында үлеләрне озатканда, Марҗый әбине килеп алалар икән. Гомер буе хисапчы булып эшләгән Марҗый әбинең хәтере әле дә бик яхшы: Псалтирьны яттан өйрәнгән. Авыл тормышы, колхоз тормышы белән бәйле вакыйгаларның барысын да елы-көне белән, төгәл итеп әйтеп бирә ала.

Хәсрәт тә, еллар да сындыра алмаган Марҗый түти, елмаеп, йөзеннән якты нурлар чәчеп, әле дә күз алдымда тора. Мең яшә, Марҗый түти!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: