Табиб киңәшләре - коронавирусның яңа дулкынына ничек әзерләнергә?
Табиб сәүдә үзәкләрендә йөрмәскә һәм ковидтан саклану өчен битлек кияргә киңәш итте
Россия төбәкләрендә коронавирус белән авыручылар саны арта. Табиб-терапевт Елена Игнатикова коронавирустан саклану өчен һәркем үтәргә тиешле саклык чаралары турында сөйләде.
Россиялеләргә элек киңәш ителгән барлык саклык чараларын да үтәргә кирәк, бу вакцина ясаткан кешеләргә дә кагыла, диде табиб. Беренче чиратта массакүләм чараларга бармаска һәм сәүдә үзәкләренә йөрмәскә кирәк. Терапевт әйтүенчә, товарларны өйгә китереп бирү сервисыннан кулланырга була.
РИА Новости хәбәр иткәнчә, җәмәгать урыннарында һичшиксез битлек кияргә, аны ике-өч сәгать саен алмаштырып торырга кирәк.
Шулай ук кулларны дөрес итеп юу да саклануның яхшы чарасы булып тора, диде табиб.
Ковидтан саклануның иң нәтиҗәле ысулы вакцина ясату, дип йомгаклады Елена Игнатикова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев