Туганайлар

Сөй гомерне, сөй халыкны...

Мамадыш районы администрациясе башлыгы, Республика керәшен оешмасы идарәсе члены, асыл карендәшебез Анатолий Петрович Иванов 7 май көнне гомер бәйрәме, туган көнен каршылый

Иртән капкасын ачып чыгуга, аны берничә кеше көтеп тора. Кемнеңдер рәхмәт әйтәсе бар, кемдер үтенеч белән килә, ө кайберәүләренең йомышлары да юк – бары янәшә атлап, дөнья хәлләрен сөйләшеп, бергә барырга телиләр. Берәү: «Йомышыгыз булса, кабул итү сәгатенда эш кабинетыма килегез»,- дияр иде. Ләкин ул алай әйтә алмый. Хәер, көннең шулай башлануы аны көтеп торучы кешеләргә генә түгел, үзе өчен дә файдалы. Халык белән бергә суларга, аның казанында кайнарга кирәк, дип саный Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Петрович Иванов.

Анатолий Петрович башлап йөргән яңалыкларның барысына да тукталыйм, дисәң, калын китап язарга кирәк булыр иде. Кече авыл көннәре, Питрауны республика күләмендә бәйрәм итә башлау, мәктәпләрдә бизнес-план төзү һәм башкалар. Чиркәүләр төзәтү – тагын бер аерым тема.

Ә бит ул хатынына ныклы таяныч булган яхшы ир дә, балаларын өзелеп яратучы, аларны бәхет итү өчен барысын эшләргә әзер булган әти дә. Тормыш пәрдәсенең бу ягын да күтәреп карыйк әле.

Хатыны Маргарита Семеновна һәм кызы Алена аның турында менә ни диләр.


Мин аның янында бәхетле

- Анатолий белән моннан 34 ел элек 16 мартта таныштык. Безнең Комазан башы авылына бергә хезмәт иткән иптәше янына килгән иде. Икәү генә калмадык, төркем белән йөрдек. “Киләсе атнада мин сине урлыйм”, - ди бу, киткәндә. Сүзен кызыкка борып, көлеп кенә калдым. Ә икенче тапкырында “Волга” машинасы белән килгән 5-6 егет күтәреп алдылар да кабинага кертеп утырттылар. Өйләренә кайткач, йөгерешеп табын әзерли башладылар. Машинадагы яшьләр дә шунда.

- Әзерләмәгез, мин барыбер кайтып китәм, - дим үзләренә.

Таң атканда абыем алырга килде. Анатолий киемнәремне җыеп куйган.

- Кал инде, - дип ялынып, күзләремә карады. Ул күзләрнең зәңгәрлеге, яктылыгы бәгыремне әллә нишләтте. Эредем дә төштем. Абыйга да: “Кайтмыйм, калам”, - дидем. Әти дә нык ачулы иде. Өебезне сүтеп, яңа өй җиткерергә әзерләнгән чак. Күршеләрдә яшибез. Менә шундый вакытта кызыңны урлап китсеннәр әле. Әтине дә шул күзләр йомшатты “Мондый күзләргә ия булган кеше кызымны бәхетсез итә алмый”, - диде ул, ризалыгын биргәндә. Менә шулай 34 ел бергә яшәп ятабыз. Олылап сүзгә килешкәнебез юк. Күп вакытын эштә үткәрсә дә, безнең күңелне күрергә дә җай таба. Кайвакыт үзенә карап торам да: “И, Ходаем бәләкәй генә гәүдәсе белән нинди зур дөньяны күтәрә. Аның бит йөрәге дә бәләкәй инде, түзә генә күрсен, исән-сау гына булсын” – дип эчемнән теләкләр телим.
Безнең тормыш моңарчы гел кайнап торды. Күңелле мәшәкатьләр берсе икенчесен алыштырды. Тормышыбызның һәр мизгеле мәгънәле үтте, дип әйтә алам. Алга таба да шулай була күрсен. Ходай уртак бәхетебезне сакласын. Тукай бер шигырендә: “Сөй гомерне. Сөй халыкны, Сөй халыкның дөньясын”, - дип язган. Бу сүзләр, Анатолийга төбәлеп, ул шул сүзләрне тормышка ашырып яши кебек. Гомерен дә, халкын да, тормышын да яратып. Һәркемгә үрнәк булып.


Безнең папа иң шәбе!

Башкаларны үпкәләтәсе килми, шулай да әйтәм: минем папа дөньядагы папаларның иң-иң шәбе! Шулай, түгәрәк өстәл артында бергәләп җыелганда, еш кына безнең бала вакытларны искә төшереп утырабыз. Башта папаның йөзе бераз моңсулана, аннары ирен кырларына матур елмаю чыга, шуннан соң берәр истәлек сөйли.

Эше буенча никадәр занятой кеше булса да, папа абыем белән икебезне балалар бакчасыннан үзе килеп ала иде. “Мине күрүгә, юлындагы бөтен нәрсәне җимереп, чабып килеп муеныма асылынасың. Үбә-үбә: “Сагынып беттем, шулай озак кайда йөлдең??” — дип, сорау ала башлый идең", - дип сөйли ул.

Абыем белән минем ара бары бер ел. Абыем тугач, ап-ак итеп агартылган мичкә күмер белән, зур итеп:

Әни! Минем улым туды!!! - дип язып киткән ул. Беренче малай – онык тугач, әбием, исеме дә башкаларныкыннан үзгә булсын, дип, Раджив исемен куярга киңәш итә. Ят исемне ишеткәч, әтием бәхәсләшеп тормый:

- Рад-жив – “рад, что жив” була бит, улым тормышны яратып яшәр дип, шатланып риза була. Шулай әбиебезнең Раджив Гандига булган хөрмәте “тормышны яратучы” дигән мәгънә алып, керәшен исеменә әйләнә.

“Кызың туды”, дигән хәбәрне ишеткәч тә, әтием: “Минем Аленушкам туды!”, дип, бөтен урамнарга яңгырарлык итеп, урра кычкырган диләр.

Безне бәхетле итү өчен, әтием белән әнием барын да эшләделәр. Принц белән принцесса кебек үстек. Матур парлар нинди булганын да алар мисалында күрдек. Без әле дә аларның бер-берсенә булган мөнәсәбәтләренә сокланабыз. Ходайдан аларга ныклы сәламәтлек сорыйбыз, бергә-бергә озак гомер итүләрен телибез

Редакциядән:
Анатолий Петровичны гомер бәйрәме белән котлап, нык саулык, күңел көрлеге, авыр һәм җаваплы эшегездә уңышлар, дәрт-дарман телибез. Балаларыгызның һәм оныкларыгызның кочагында, матур гаилә булып, бәхетле гомер итегез!

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: