Туганайлар

Светлана Матвеева: “Миннән соң да керәшен хәрәкәтенә, авыл тормышына битараф булмаган кешеләр килү сөендерә”

2017 елның май аенда Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы төзелүгә ун ел тула. Бу вакыт аралыгында керәшеннәр тормышында зур үзгәрешләр булды, уңай эшләр башкарылды. Алга таба эшләнәселәре дә күп әле. Әлеге елларда керәшеннәр хакына бар көчен биреп эшләгән оешма һәм аның урыннардагы бүлекчәләренең ун җитәкчесенә ун сорау белән мөрәҗәгать итәргә булдык....

- Светлана Петровна ун ел элек ни өчен нәкъ менә Сезне районыгызның керәшеннәр оешмасы җитәкчесе итеп сайладылар? Сезнеңчә, Сез халык өметен акладыгызмы?

- Үзебездәге барлык чараларны да беренче башлап йөргәнгәдер, һәм керәшеннәр күпләп яшәүче Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы булып эшләгәнгәдер, мөгаен, ул вакытта район башлыгы Җәүдәт Гаффаров Кайбыч керәшеннәрен туплауны миңа тәкъдим итте. Татарстан керәшен иҗимагый оешмасы да әлеге эшкә мине тартты. 2007 елда Хуҗа Хәсән авылы клубында халык белән зур җыелыш җыйдык. Халык җитәкче итеп мине сайлап куйды. Халыкбызны саклап калу, күтәрү, бүтәннәргә танытуда минем дә өлешем керер дигән ният белән, йөрәгем җитеп, бу эшкә алындым. Никадәр генә эшләсәң дә, халыкның бар өметен дә аклап бетереп булмый инде ул. Хәлемнән килгәнчә тырышам.

- Сез үзегезгә нинди команда җыйдыгыз?

- Күбрәк авыл җирлекләре башлыклары, аларның ярдәмчеләре белән эшлим. Клуб җитәкчеләре, мәктәпләр белән тыгыз элемтәдә торабыз. Үзебезнең "Сәүдияр" ансамбле җитәкчесе Любовь Тимофеева белән күп чаралар уздырабыз. Олы Тәрбиттә дә, Мәлкидә дә сабыйлар белән эш оештырылды. Ветераннар советы активы белән дә эшлибез. Хуҗа Хәсән авылыннан Валентина Макарова, Олы Тәрбиттән Василий Уткин, Иске Тәрбиттән Галина Степанова безнең оешма эшендә зур активлык күрсәтәләр. Мин аларның тормыш тәҗрибәсенә, киңәшләренә таянам. Олы Тәрбиттә халыктан җыелган акча хисабына чиркәү төзи башладылар. Төзүчеләре дә үз авылларыныкы. Ир-атлар, эштән кайткач,

чиркәүнең стеналарын үзләре өяләр. Каяндыр кеше яллап, акчага эшләтмиләр. Сиксән яшьлек әбиләргә кадәр кирпеч биреп торырга чыга, раствор изә. Үзләре өчен дип, булсын дип тырышалар. Менә шундый кайбычларда "команда"!

- Керәшен мәсьәләсенең элеккеге һәм хәзерге хәленә Сезнең карашыгыз?

- 2002 елда халык санын алганда, Кайбыч районында керәшен булып язылучылар бөтенләй булмаган. Хуҗа Хәсән авылының тарих укытучысы гына үзен керәшен дип яздырган. Ул чакларда бездәге халык үзенең керәшен икәнен белмәгән дә. "Без кем соң? Телебез татарныкы, киемебез чуашныкы. Чуашка барсак - сез татар, диләр, ә татарга барсаң - сез чуаш, диләр", дигән әйтем бар иде элек-электән. Бу инде безнең авылларның Чувашия Республикасына терәлеп торуыннан, күрше чуаш авылларыннан киленнәр булудан да туган уйлар. Халык кайсы якка карарга да аптыраган. Республика

керәшен җәмгыяте төзелеп, аңлату эшләре алып барылгач кына, Кайбыч керәшеннәре үзләренең кем икәнлекләрен аңладылар. Бүген алар күкрәк кагып, "без керәшен" дип әйтә, республика буенча үзләрен таныта. Хәзер керәшеннәр дөнья буйлап "кайный" бит. Бездә халык бик тырыш. Үзен сүз белән түгел, эш белән күрсәтә. Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасын булдыручы, аны җитәкләүче Иван Егоровка зур рәхмәт. Бу эшләре белән, ул безгә алга барырга ак юл ачты.

- Ун ел эчендә нинди уңышларга ирештегез? Уңышсызлыкларыгыз булдымы?

- Балаларыбыз "Туым Жондозы" фестивалендә актив катнашып, югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. Быел "Сәүдияр" фольклор коллективы халык ансамбле исемен алды. Аларның республикакүләм уңышларына бик сөенәбез. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ансамбль эшенең нәтиҗәләре яхшы, дип, халык исемен алу тәкъдимен хуплады, булышты. Халыкта "мин керәшен" дигән тотрыклы үзаң барлыкка килде.

Республика оешмасы уздырган бар чараларда катнашып бетеп булмый, зур эш алып барыла бит. Чаллы, Алабуга якларында узган идарә утырышларына да, ара ерак булганга, барып җитеп булмый. Минем өчен бу да уңышсызлык, җаваплылык тоям, борчылам.

- Керәшен мәсьәләсе белән шөгыльләнгәндә, керәшен булуыгыз Сезгә каршылыклар китермәдеме?

- Андый каршылыкларга юлыкканым булмады. Бездә керәшен, чуаш, татар, урыс авыллары бер-бер артлы урнашкан. Дуслыкта-татулыкта яшибез.

- Безнең халык ни өчен пассив?

- "Заколдованный круг"тан чыга, "керәшен булып бетә" алмыйбыз. Бездә Хуҗа Хәсән авылы болай да пассив инде ул, ә менә Мәлки, Олы Тәрбит халкы чәчрәп чыга торганнардан.

- Халык белән ничек аралашасыз? Сез халыкка никадәр якын?

- Әлеге сорауга халык үзе я хшырак җавап бирер иде. Минем үз эшем дә халык белән тыгыз элемтәдә булуны сорый. Хәрвакыт хәл-әхвәлләрен белеп торырга тырышам. Керәшеннәр буенча килеп туган сораулар белән беренче миңа киләләр. Бергәләп киңәшләшеп, үтенечләрен район администирациясе һәм республика керәшен оешмасы җитәкчеләренә җиткерәм. Мәдәни чараларга әзерләнгәндә дә, миңа киләләр. Бу очракларда керәшен җәмгыяте оештырган чараларда, конференция-семинарларда туплаган белемнәрем белән уртаклашам. Мәсәлән, конкурска барасы баланың ата-анасы безнең як керәшеннәренең костюмнары буенча мөрәҗәгать итә. Үземдә булган материаллардан, китаплардан бергә карыйбыз, өйрәнәбез. 13 декабрьдә бездә "Туым Жондозы" фестиваленең сайлап алу туры узды.

- Сезнең районда керәшеннәрне берләштерү, туплау өчен нишләргә кирәк?

- Балалар, яшьләр белән эшләргә. Безнең як яшьләре башкаларга караганда пассиврак. Казанда оештырылучы форумнарда катнашсалар да, ныгытып шушы хәрәкәткә кереп китә алмыйлар. Үзләре чиркәүгә дә йөриләр, олы бәйрәмнәрдә төнге келәүләргә дә киләләр.

Интернет битләрендә аралашсалар да, күмәкләшеп бетә алмыйлар. "Туганайлар"га безнең яктан хәбәрләр җибәреп, язып торучы булса, яхшы булыр иде. Редакциядәге кечкенә генә коллективның Татарстан һәм Россия буенча таралган бөтен керәшенне колачлап бетерергә

көче җитми, бу мөмкин дә түгел. Кайбыч керәшеннәре турында язмалар азрак булгангадыр, бәлки, безнең яклар "Туганайлар" турында белеп тә бетерми. Шуның өчен, редакциягә бездән дә актив хәбәрче кирәк, дип саныйм. Әлегә андый кеше юк. Ике як та бер-берсенә ярдәмләшеп яшәгәндә генә, тиешле нәтиҗә күренә бит. Аннан соң, безнең төбәкнең төрле авыл керәшеннәре белән зур бер мәдәни чара оештырасым килә. Шундый

җыеннарда кешеләр бер-берсенә ныграк тартыла, якыная, аралаша.

- Сезне нәрсә борчый, нәрсә сөендерә?

- Халкыбызның борынгы гореф-гадәтләренең бүгенгәчә саклануы сөендерә. Авылыбызның бер яшь егете Казаннан укып тарих укытучысы булып кайтты. Керәшеннәрнең үткәне, бүгенгесе белән бик кызыксына. Аңа зур өметләр баглыйм. Миннән кала да керәшен хәрәкәтенә, авыл тормышына битараф түгел кешеләр булуы сөендерә.

- Иҗтимагый башлангычларда керәшен мәсьәләсе белән шөгыльләнү авырмы? Сезне халык, район җитәкчеләре хуплыймы?

- Кайбер кешеләр минем иҗтимагый башлангычларда эшләп йөргәнемне аңлап та бетермидер инде ул. Авыл советы бюджет акчасына гына яши, ә иҗтимагый хәрәкәтнең бер тиене юк. Борчу-сорауларым булса, беренче булып районга шалтыратам. Район башлыгы Альберт Илгизәрович Рәхмәтуллин һәрвакыт хуплап ала, әйдәгез эшлибез дип, өндәп тора. Кирәк чагында транспорт белән дә булышалар. Клубларда мәдәни чараларны авыл җирлеге һәм үз көчебез белән уздырсак, зурракларына "Ак Барс Кайбыч" холдинг компаниясенең "Кубня" агрофирмасы спонсорлык күрсәтә. Ярдәм күрсәтүчеләрнең барысына да рәхмәтлемен. Бергә-бергә тырыша торгач, ун ел узып та киткән!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: