Туганайлар

“Сугышка барып җиткәнче дә күпме газап күргәннәр...” - видео

Казаннан Зинаида Данилова ветеран әтисе Никита Михайловның сугышта күргәннәре турында язып, редакциягә хат юллаган.

Жиңү көне якынлашкан саен күңелем дулкынлана. Сугыш, Җиңү турындагы җырларны тыныч кына тыңлый алмыйм, күз яшьләрем ага да ага...

Меyo тагын әтинең язмаларын ничәнче тапкыр карап чыктым. Башка сыймый торган вакыйгалар... Ничек итеп ул чор кешеләре бөтен авырлыкларны җиңеп чыкканнар, чыдаганнар, түзгәннәр.

Әтием Никита Михайлов сугыш башланыр алдыннан Кайбыч РАЙПОсында сату-алу бүлеген җитәкләгән. 1941 елның июнендә Казанга товарга баргач, сугыш башланган дигән хәбәрне ишетә. 19 августта аны военкоматка чакырып алып, армиягә алынасын әйткәннәр. Аңа 35 яшь була. Авылда хатыны, 4 баласы кала. Олысына 13 яшь булса, кечесенә – яшь ярым. Җитмәсә, аның кулында “ограниченно годный” дигән кәгазе дә була. Сул күзе бик начар күргән. Коммунист булгач, берсүссез ризалыгын белдергән.

Аларның фронтка бару юлларын язып китәсем килә. Районнан 21 кеше чакырулы була. Атлар белән Урмары станциясенә кадәр озатып куялар. Аннан поезд белән Казанга баралар. Казанда аларны Татвоенкомат кешесе каршы алып, Ферма ягындагы урманга урнаштыралар. Монда 4 тәүлек торганнан сон гына аларга киемнәр, һәрберсенә берәр винтовка һәм 5 патрон бирәләр. 26 августта аларны төягән эшелон вокзалдан кузгалып, Ленинград фронты ягына таба юл ала. Бу юл бик озын, бик кыен, бик озак була. Азык-төлек запаслары да бетә. Армеецлар ризасызлык белдерә башлыйлар. Атышу тавышлары да ишетелә. Поезд юлда берничә тапкыр туктап тора. Бертуктаусыз бомбага тоталар. Солдатлар вагоннардан төшеп, урманга таба чабалар. Шартлаулар туктагач, янадан вагоннарга төялешеп, юлны дәвам итәләр. Кеше саны кимегәннән кими: бер эшелонда 83 кеше, икечесендә 97 кеше җитми.

Поезд, кичке якта гына, бик әкертен бара. Һаман фронт сызыгына җитә алмыйлар.Тихвин станциясенә җитәләр. Волхов фронтында каты бәрелешләр бара. Яна килгән армеецларны армия кабул итми, чөнки алар барысы да армиядә беренче тапкыр, корал белән таныш түгел. Шуңа бөтен эшелонны кире борып җибәрәләр. Эшелон начальнигы ипи соратып ала. Кеше саен 50 грамм ипи бирәләр, юлда үзләре нәрсә табалар шуның белән тамак ялгыйлар, авыллар аша үткәндә бәрәңге пешереп ашыйлар.

Боровичи дигән шәһәргә кадәр 3 тәүлек җәяү баралар. Ахыр чиктә аларны гаскәр оешмаларына тапшырала, казармаларга урнаштыралар, мунчалар кертеп, яңа, җылы киемнәр бирәләр.

“Шунда 848 нче полкнын комиссары фронттагы хәлләр белән таныштыргач, пулеметчикларны билгеләделәр. Безнен арада пулеметны күргән кешеләр юк иде. Шуңа күрә, бердәнбер коммунист булгач, мине икенче номерлы пулеметчик иттеләр”, -дип сөйли иде әти.  

Менә шундый юллар үтеп фронт сызыгына килеп җиткәннәр. Сугышка барып җиткәнче дә күпме газап күргәннәр алар.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: