Туганайлар

"Сугыш балалары"ның җан әрнүләре

Менделеев районы Сәйтәк авылы мәдәният йорты "Сугыш балалары"ның башыннан үткән истәлекләре белән таныштыра

Бүгенге көндә бу авылда Бөек Ватан сугышы китергән ятимлек ачысын, ачлык заманы хәсрәтләрен  күргән тугыз өлкән буын вәкиле яши. Мәдәният йорты аларның һәрберсе белән таныштырып, хатирәләрен тарихка теркәеп чыкты.

Талакова Тамара (Петрова) Вессарионовна

1939 нчы елның 10 мартында Арча районы Сәрдәбаш авылында дөньяга килгәнмен. Авылыбыз “Кызыл юл” колхозы булган. Күрше авылларыбыз Сөрде, Сөлтә авыллары . 60 елларда Татарстанда иң беренче булып оешкан “Северный” совхозы. Гаиләбезгә килгәндә, әниебез Антонина белән Вессарион гаиләсендә без 4 бала булганбыз.Әтием сугышның беренче көннәрендә үк сугышка алына. Яралана. Госпитальдә ята. Яралары төзәлгәч , яңадан сугышка китә.Тагын яралана. Башта госпитальдә дәвалана. Соңыннан инде, булырлыгы булмагачтыр инде , өйгэ кайтаралар. Урын өстендә ятты. Мин сеңлем белән урманга барып җиләк җыеп кайтып, әтиемнең баш очына утырып, аңа җиләк ашата идем. Ләкин әтием алган яраларынан терелә алмый, 1943 елның 15 июлендә үлә. Бүгенгедәй хәтеремдә, өйгә бик күп халык җыелды. Зияратка алып барганда, әтинең гробын ат арбасына куйдылар. Миңа ул вакытта 4, ә сеңлемә 2 яшь иде. Безне гроб янына арбага утырттылар. Без әле бер нәрсә аңламаганбыз инде. Сеңлем белән көлешә-көлешә бардык. Ат арбасына утыру безнең өчен зур бәхет иде. Күпмедер вакыт үткәч, сеңлемне сөйрәп конторга киттем. Бусагадан көчкә-көчкә атлап кердек. Ә контор эчендэ ир-атлар, кайсы чүгәләп, кайсы басып, тәмәке тарталар иде. Ә төтен балта элерлек . Без кердек тә, як-ягыбызга карап басып тордык та, чыгып киттек. Шунда бер авыл агае “Мескен балалар, әтиләрен эзләп йөриләр инде болар диде”. Сугыш бетте. Авыл кырыннан көчле ташу ага иде. Авылга берән-сәрән солдатлар кайта башлады. Басу юлында берәр кеше күренсә, без сеңлем белән шунда йөгерә идек. Күрәсең, хәтеремдә әтиемнең төсмере кереп калгандыр инде. Әти түгел. “Ул абый безнең әти түгел иде” дип. кайтып әнигә әйтә торган идем .Әнием елый . Ул вакытта шул сүзләрем белән әниемнең йөрәген ничек теткәләгәнемне мин аңламадым шул.

Павлова Елизавета Николаевна 1930 елның 19 декабрендә Бондюг районы(хәзерге Менделеев) Максимково авылында крестьян гаиләсендә туа. Әтисе-Николай,гомере буе милицияда,сбербанкта охранник булып эшли. Сугышта була,пленга төшә.

"Тышкы яктан тәрәзәләрне каплар өчен саламнан мато үрә торган идек. Гитлер самолетлары очып йөргәндә өйне күрмәсеннәр, янәсе. Гитлер Богдюг заводын тапмаган , самолетлар белэн шуны эзләгән. Ә Бондюг заводында сугыш кирэк-яраклары эшләнгәннәр. Хәтта Бондюгка шартлаткычлар ташлаганнар, тик безгә әйтмәделәр ,яралы кешелләр булган ди.Ул чакта завод картада булмагандыр", - сөйли Елизавета Николаевна . 

Миронова Елизавета Васильевна. 

1941 елның 18 октябрендә Бондюг (хәзерге Менделеевск) районы Сәйтәк авылында туа. Әтисе Василий Васильевич (1903 елгы) белән әнисе Наталья Григорьевна гаиләсендә алар дүрт бала булалар. Елизавета әтиләре сугышка киткәч туа һәм гаиләдә иң олы бала була. “И-и-и, әниебез бик чибәр булган безнең. Әти аны чишмәгә суга барган җирдән урлап алып кайтып киткән” - дип искә ала Елизавета апа.Өч ел сугышканнан соң әтиләре авыр яраланып өйгә кайта. Казанда операция ясыйлар. Ике җиреннән бомба кыйпылчыклары алалар. Аның хәтеренә әтисенең сугыштан кайткан вакыты истә калган. “ Әти мине яратырга тели иде. Ә мин , син безнеке түгел ,дип куа идем” дип искә Елизавета апа.

Харитонов Андрей Максимович

 Харитонов Андрей Максимович 1935 елнын 26 октябренда Бондюг районы (Менделеев) Сәйтәк авылында крестьян гаиләсендә,Максим белэн Фекланын өченче балалары булып туа.Гаиләләрендә 5 бала булалар. 
 Әтисе-Максим-1904 елгы була.1941 елны сугышка алына,1942 елда сугыштан яраланып өенә кайта. “Әтинен сугыштан аксаклап кайтканы әле бугенгедәй хәтеремдә,тик озак та тормады ,кире сугышка алдылар . Әни гел көтте,ахыргы хатын да соңгы көнгә кадәр саклады,ләкин ул кайтмады.Әтинең улгәнен ишетсә дә,һаман аның куңеле ышанмады”- дип авыр сулап куйды Андрей дәдәй. Кызганычка каршы, әтисе сугыштан кайтмый.

Александрова (Миронова) Прасковья Петровна

 1938 елның 25 октябрендә Бондюг (хәзерге Менделеевск) районы Бигәш авылында Петр һәм Мария Никитична Мироновалар гаиләсендә 14 нче бала булып дөньяга килә. Шуны да әйтеп китәсе килә , ул балалар барысы да туу белән улеп барганнар. Әтиләре Петр әниләренең авырлы икәнен дә белмичә, сугышның беренче көннәреннән үк хәрби хезмәткә алына.1942 елда әниләре ике игезәк - кыз һәм малай бала таба.Кыз бала сәламәтлеге начар булу аркасында туу белән үлә. Әтиләренә бу хәбәрне ишетергә, яңадан үзенең балаларын күрергә насыйп булмый. Ул сугышта һәлак була. Прасковья апа сугышны бары тик “кара кәгазьләр килә иде” дип кенә хәтерли. Ә ул кара кәзагьләрнең һәр өйгә авыр кайгы алып килүен ул аңламаган. 

Воробьев Семен Иванович

Воробьев Семен Иванович 1935 елнын 12 августта Бондюг (хәзергеМенделеевск) Сәйтәк авылында Иван һәм Мария гаиләсендә өченче бала булып туа( туганнары Кирилл, Панфил). Сугыш башланганда ана бары 6 яшь кенә була эле.Әтисе сәламәтлеге начар булу аркасында хәрби хезмэткә алынмый. Сугыш барган көннэр аның хәтеренә бик нык уелып калган. Кечкенә генә булса да, куктә самолетлар оча башласа куркып кача торган булган. «Әле ул вакытта электричество юк. Чыра яндыра торган идек. Бишьле лампа яндыра идек. Әле ансы да керосин булса гына куллана ала идек. Ут кабызырга ярамады. Тәрәзәләрне гел каплап тордык. Моны фашист самолетлары килеп ут ачмасыннар өчен эшли идек»- дип искә ала Семен дәдәй.

Семенова Пелагея Андреевна


Семенова Пелагея Андреевна 1939 елның 12 маенда Бондюг(хәзерге Менделеевск) районы Сәйтәк авылында туа. Гаиләләрендә дурт бала тәрбияләнә. Пелагия апа өченче бала булып дөньяга килә. “Әтием сугышка киткәндә , мин бары 3 яшьтә генә булганмын.Әни дүрт бала белән ялгызы калды.Бик авыр вакытлар. Әниләр көне буе эштә. Ашарга ничектер табырга,гаиләне тукландырырга кирәк. Әтиебез сугышта хәбәрсез югалды. “Балаларым кеше күзенә карап утырмасыннар, әтисезлек хәсрәтен тоймасыннар” дип әниебез үзенең көченнән килгән кадәр тырыршты инде. Төрле чаклар булды. Ашарга ашау, киергә кием булмаган чаклар да булды. ”, -дип искә ала Пелагия апа. 

Тарасова Зоя Семеновна 


Мин 1938 нче елның 15 сентябрендә Бондюг районы Сәйтәк авылында туганмын. 1941 нче елны Гитлер безнең илгә каршы сугыш башлаган. Әтине сугышка алганда , әни авырлы була , сңлем туа. Әти артыннан бер-бер артлы 1923 елгы энесе Никитаны, 1925 елгы Петрны да сугышка алалар. Мин ул вакытта бары өч яшьтә генә идем, кызганычка каршы берсен дә хәтерләмим. Әниләргә кайгылы хатлар килгәч, бик каты җылаганнары гына хәтергә уелып калган.Өч малаен сугышка алганнан соң,боларның әтиләрен дә сугышка алганнар, аннан соң 1927 елгы Иван дәдәй дә запаска алынган. Шулай итеп, бер өйдән бишь кеше сугышка алына.Ә өйдә без тагын абый, әби, әни, мин, сеңлем калдык. Тормыш бик авыр булды.Түләүләр күп. Сөт, йомырка, ит, йон түләттеләр. Үзебез бер нәрсә дә ашый алмадык. Барсы ла түләугә китеп барды диярлек. Әниләр көне буе эштә. Эшкә чыкканчы юа, басудан черек бәрәңге , алабута җыеп алып кайталар. Аларны пешерү өчен утын кирәк. Әниләр үзләре чанага җигелеп, 5-6 чакрым ераклыктагы әрәмәдән, эшкә чыкканчы утынга бара торган булалар иде. Без каршыларына төшә идек. Мичкә ул агачны җагабыз. Җылый-җылый өрәбез, ул янмый. Чи утыннан су агып сүндерә. Сугыш каты бара. Ә авылларда уполномоченныйлар нәрсә бар шуны алып чыгарга тырышалар.. Берсен генә язам. Безнең авылда ул хатын-кыз иде. Хәзер дә күз алдымда тора.Безнең чыбыктан үрелгән сарайда берничә сарык бар иде. . Ул ишек алдына керде, безне этә-төртә сарайга китте, сарыкны тотты. “Сезнең ирләрне ашатырга бу”- ди. Әни килде дә этеп екты. Әби сикерә-сикерә елый, “бир алсын ди, сине утыртырлар, без ачка үлербез”- ди.Ул төрмәгә утрыртам дип янап чыгып китте. Яңадан күзгә күренмәде тагы. 

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: